Логотип «Мәйдан» журналы

«Таң җиле назлый күңелне»

Әгерҗем – туган төбәгемӘнвәр Закиров музыкасыБерәүләр китә сәфәргә,Берәүләр көтә кунак.Күпләр кайта туган яккаЕрак җирләрдән урап.Кушымта:Әгерҗем – туган төбәгем,Назлап тирбәткән бишек.Гүзәл калам, хө...

Әгерҗем – туган төбәгем
Әнвәр Закиров музыкасы
Берәүләр китә сәфәргә,
Берәүләр көтә кунак.
Күпләр кайта туган якка
Ерак җирләрдән урап.
i-45
Кушымта:
Әгерҗем – туган төбәгем,
Назлап тирбәткән бишек.
Гүзәл калам, хөр яшә син,
Җырдан җырларга күчеп.
Җилбер-җилбер җилләр исә,
Кошлар сайрый тирәктә.
Әгерҗенең бер гүзәле
Ялкын салды йөрәккә.
Кушымта.
Яшең өлкән, халкың күркәм,
Төренгәнсең гөлләргә.
Хисем ташый, дәртем арта,
Урамыңда йөргәндә.
Кушымта.
Киң кырларың, болыннарың
Яшел келәм ябынган.
Җылы җилләр, назлы җилләр
Исә кыйбла ягыннан.
 
Тирсә иртәләре
Бату Мулюков көе
Таң кояшы нурын сипте,
Гөлләрне иркәләде.
Алсу нурларга төренде,
Кошлар җырына күмелде
Тирсәнең иртәләре.
Кушымта:
Кичләр-иртәләр
Моңсу үтәләр.
Сөйгәнемнән хатлар алдым,
Тиздән кайтып иркәләр.
Таң җиле назлый күңелне,
Өметләр алда гына.
Күңелдә язлар гына тик,
Булырсың яннарымда син
Тирсәнең таңнарында.
Кушымта.
Ямьле җәйләр җитәр әле,
Сагышлар үтәр әле.
Булырбыз бергә гомергә,
Җыр булып яшәр күңелдә
Тирсәнең иртәләре.
Кушымта.
 
Иж буйлары
Фәйзи Камилов көе
Иж буйлары зәңгәр төтен сыман,
Ижның суы якын микәнни?
Бөдрә урман аны сөя, ахры,
Ярларына иелеп иркәли.
Шуны сизгән кебек, ак дулкыннар
Яр битләрен юып үтәләр.
Сөйгән ярын күреп, кемнәр шулай
Дулкынлана икән бу кадәр?!
Иж буйлары матур – тугай-тугай,
Гөлләр үсә тирә-ягында.
Сагындырып искә төшәсең син,
Ярларында йөргән чагымда.
Йөрәгемә минем тынгы бирми,
Сулар дулкын каккан шикелле.
Ник кайтмыйсың, иркәм, ник кайтмыйсың?
Ямьле язлар җитте бит инде.
Безнең яктан искән таң җилләре
Чәчләреңне синең тарасын.
Ак дулкыннар шавын сиңа илтсен,
Якынайтып хисләр арасын.
 
Мин сиңа табындым
Әнвәр Закиров көе
Юксыну-сагыштан
Кайгыга сабышкан,
Сабырым җуелган чакларым.
Ятларга юлыкма,
Бер генә минут та
Соңлама, соңлама, аппагым.
Өзелеп сагындым,
Мин сиңа табындым,
Моң булып керәсең төшләргә.
Онытмам, дидең син,
Вәгъдәләр бирдең син
Гыйшкыбыз кабынган кичләрдә.
Ургылып-ургылып,
Агылган нур булып
Кабындың яшьлегем юлында.
Сөюнең назлары,
Өметле язларым –
Тик синең, тик синең кулыңда.
 
Җырчы күңеле
Арслан Батыршин көе
Тургай сайрый нарат тугаенда
Таңнан алып айлы төнгәчә.
Җырчы күңеле ничек канатлансын,
Иж буйлары илһам бирмәсә?!
Тургай жырын кемнәр сөяр иде,
Яшьлек дәртен алып килмәсә.
Күңел тели аңа тиңләшергә,
Җырларыннан аның көнләшә.
Тургай сайрый нарат тугаенда,
Илһам биреп һәрбер күңелгә.
Җырчы күңеле тели халкы белән
Сөйләшергә тургай телендә.
 
Адаштым
Гафият Нигъмәтуллин көе
Очраштык та урман сукмагында,
Өнсез-һушсыз калып бер мәлгә.
Үсмер генә бер кыз идең әле,
Мин ул чакта сине күргәндә.
Урман ешлыгына кереп киттең,
Ташлап миңа серле карашың.
Ә мин, тиле, сине эзли-эзли,
Шул ешлыкка кереп адаштым.
Шул көннән соң сине гомерем буе
Күңелемнән җуя алмадым.
Күз карашың белән сихерләдең,
Күз карашың белән алдадың.
Урманнарга кереп югалдың да,
Күз алдымнан китми карашың.
Мин урманда түгел, тормышта да
Гомер буе яшим адашып.
 
Ак хыялым
Әнвәр Закиров көе
Ак хыялым ал таңнарда
Тирбәлә рәшә кебек.
Ул мине чиксез-кырыйсыз
Җирләргә дәшә кебек.
Дулкында кораб тирбәлә,
Ак хыялдай ак җилкән.
Җилкәнне җил ега, диләр,
Хыялны ега микән?
Ак хыялым – ак канатым,
Давылларга тиң көче.
Ак хыялын юрга итеп,
Дөнья гизә ир кеше.
 
Хисләргә бирелә идем мин
Илнур Фәйзуллин көе
Хисләргә бирелә идем мин,
Хыялга күмелә идем мин.
Үрелеп буйларым җитмәстәй
Гөлләргә үрелә идем мин.
Мәхәббәт җылысын тойсам да,
Ул чакта бөредә идем мин.
Күпләрнең канатлы хисләрен
Рәхимсез язмышлар чикләгән.
Йөрәкнең серләрен чишәргә
Нигәдер кыюлык җитмәгән.
Ул көннәр еракта калса да,
Күңелдә сагышлар бетмәгән.
Ташкындай кайнады хисләрем,
Давыллар дулады үзәндә.
Җитмәде, кыюлык җитмәде
Шул асыл чәчәкне өзәргә.
Үләннәр каплаган үзәнне,
Каплаган без йөргән эзләрне.
 
Тарбасма
Гафият Нигъмәтуллин көе
Челтер-челтер сулар ага,
Басмалары асылмалы.
Сикереп төшеп сулар эчтем,
Сусауларым басылмады.
Тарбасмага басып кына,
Сулар алдың чиләгеңә.
Сулар алдың, су сипмәдең
Ялкынланган йөрәгемә.
Әкрен генә кояш чыга,
Башын салып болытларга.
Тарбасмага чыгып карыйм
Бик сагынган минутларда.
Үтә айлар, үтә еллар,
Агым судай ага гомер.
Тарбасмада аерылыштык,
Арабызда хатлар йөрер.

Комментарийлар