Көләме күзләрем, елыймы –
Дөньяга ышанып караган:
— Син бигрәк бәхетле, – дияләр.
Бәхетем үземә тап-таман.
Канатлар, бөгәрләп, яшергән
Булса да… сөйгәндәй аркамнан:
– Син, – диләр, – әй, рәхәт язмышлы…
Язмышым үземә тап-таман.

Ә, шашып, таныйсы килгәндә
Кайсы – дус, кем дошман… арадан,
Берәве төшерә битлеген:
Үз йөзе үзенә тап-таман.

Луиза ЯНСУАР

Фото: https://pixabay.com

 


Комментарий язарга