Логотип «Мәйдан» журналы

Тамак төбе кымырҗый башласа...

Салкын тисә, вирус эләктерсәң, иң башта тамак авырта башлый. Тизрәк терелим дисәң, вакытында чарасын күрергә кирәк.Тамак төбе кымырҗый башлау белән көненә берничә тапкыр үлән төнәтмәсе белән чайкатырг...

Салкын тисә, вирус эләктерсәң, иң башта тамак авырта башлый. Тизрәк терелим дисәң, вакытында чарасын күрергә кирәк.ulenner
Тамак төбе кымырҗый башлау белән көненә берничә тапкыр үлән төнәтмәсе белән чайкатырга кирәк. Ромашка, шалфей яки календула үләненнән ясаган төнәтмәнең ярдәме тиз сизелер. Моның өчен стаканга бер аш кашыгы үлән салып, өстенә кайнап торган су коясың да 15-20 минут каплап тотасың.
Муенга җылытылган компресс куюның да файдасы бар: марля кисәген җылытылган көнбагыш маена манып аласың да авырткан урынга ябасың. Өстенә балавызлы кәгазь яисә пленка каплап, җылы шарф белән уратып куясың.

Фото: afrodita-spa.ru

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Tamak-t-be-kimir-iy-bashlasa-545522/

Комментарийлар