Логотип «Мәйдан» журналы

Тамак авыртуын ничек дөрес дәваларга?

Тамак авыртуын ничек дөрес дәваларга кирәклеге турында «Россия 1» телеканалында «О самом главном» программасын алып баручы Сергей Агапкин аңлатты. Бу хакта «Интертат» яза.Өзлегүләр булмасын өчен салкы...

Тамак авыртуын ничек дөрес дәваларга кирәклеге турында «Россия 1» телеканалында «О самом главном» программасын алып баручы Сергей Агапкин аңлатты. Бу хакта «Интертат» яза.
tam
Өзлегүләр булмасын өчен салкын тиюне башлангыч стадиядә үк дәваларга кирәк дип киңәш итә белгеч.
Бу очракта нинди ысуллар ярдәм итәчәк? Күпләр куллана торган «әбиләр алымы» нәтиҗә бирәме?
Тамак авыртуның беренче билгеләре ангина, фарингит, паратонзиллит кебек җитди авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Тамак авырту урта колак ялкынсынуы билгесе дә булырга мөмкин. тамакта ялкынсыну процессы вируслар, бактерияләр китереп чыгарырга мөмкин. Тамакны дәваламасаң, инфекция лайлы тышчалар буйлап аскы тын юлларына — бронхларга, трахеяга һәм үпкәләргә таралырга мөмкин. Ә бу ютәл китереп чыгара. Хроник тонзиллит һәм ангина кискенләшү аркасында йөрәк өзлегергә мөмкин. Гадәттә ангина булганда, авырту тойгылары температура белән бергә була.
Чайкату. Ромашка — табигый антисептик. Бу үлән төнәтмәсе белән чайкату авыруның иң башында ярдәм итә. Сода. Тамакта авырту китереп чыгара торган флора түбән селтеле тирәлеккә бирешә торган була. Димәк, тамакны содалы су белән чайкату хәлне яхшырта. Әмма сода эремәсе куе булса, йоткылыкның ялкынсынган лайлалы тышчасын ярсытачак. Тамак чайкату өчен дөрес пропорцияләр түбәндәгечә: 200 мл кайнаган суга бер аш кашыгы сода кирәк. Тамак авырта башлау белән үк һәр ике сәгать саен ромашка төнәтмәсе яки содалы су белән чайкатырга кирәк.
Компресслар, җылыту. Җылы компресслар аркасында микроциркуляция яхшыра, авырту кими. Болай эшләгәннән соң авырту бетә һәм хәл яхшыра яки хәл начарлана. Мәсәлән, ангина, паратонзиллит һәм башка бактериаль инфекцияләр булганда җылыту бик тискәре нәтиҗә бирә. Авыру бик тиз һәм сизелерлек арта, температура күтәрелә, авырту көчәя.
Җылы эчемлекләр эчү. Каршылыклар юк. Табиблар баллы сөт эчәргә киңәш итә.
Суыра торган дарулар һәм спрейлар. Аларның бер өлеше табигый компонентлардан, мәсәлән эфир майларыннан тора. Кайберләрендә аз дозада гына антисептик матдәләр, антибиотиклар бар. Аларны куллану үз-үзен аклый. Теләсә кайсы даруныкы кебек үк боларның да «побочка»лары бар. Антисептикларны даими куллану йоткылык микрофлорасын бозарга мөмкин. Спрейларны һәм суыра торган даруларны рәттән дүрт-биш көннән дә озаграк кулланырга ярамый!
Һичшиксез авыруның динамикасын күзәтергә кирәк. Температурага, гомуми халәткә игътибар итү мөһим. Әгәр өйдә дәвалану чаралары бер-ике көндә ярдәм итми икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк!
 
Фото: https://pixabay.com/

Комментарийлар