Әлеге сорауга Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казанның 1нче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин җавап бирә.

%d0%ba%d0%bb%d0%b5%d1%89

Татарстан — талпан өчен эндемик регион булып санала. Бу паразит бөҗәк бездә еш очрый. Талпан керү үзеннән-үзе куркыныч булмаса да, ул кешегә ике төрле авыру йоктыра ала: вируслы энцефалит һәм боррелиоз. Икесе дә зәһәр, куркыныч авыру.

Талпаннан профилактика чаралары бар. Беренчедән, талпан керә алмаслык итеп киенергә кирәк. Икенчедән, урманда, болында йөргәндә (агачта гына түгел, үләндә дә була ала) талпан иң ярата торган урыннарны тикшереп тору мөһим: чәч араларын, колак артын, муен, култык астын һәм касыкны (пах).

Талпан керсә, аны чыгару өчен медпунктка яки травмпунктка мөрәҗәгать итәргә була. Үзең алырга керешсәң, бик сак булу сорала: борын төбеннән үк, тирегә иң якын җиреннән эләктереп, салмак кына чыгарырга кирәк. Интернет кибетләрдә талпан чыграу өчен махсус элмәкләр дә сатыла. Талпанны алганда аны сыту яки башының өзелүе канга инфекция керүгә китерә, шуңа күрә аны тере килеш чыгарырга тырышырга кирәк. Паразит бөҗәктән котылгач, кулларны яхшылап юу мәҗбүри.

Талпан чыккач, ярасын антисептик белән эшкәртеп алырга кушыла. Алынган бөҗәкне анализга тапшырып, анда боррелиоз, энцефалит бармы икәнен белеп була. Анализ берничә көн ясала. Дөрес, бу анализ бик төгәл саналмый һәм дөньяның күп кенә илләрендә аны үткәрүне кирәк дип тапмыйлар.

Талпан белән бергә канга керә торган бу инфекцияләрдән түбәндәгечә сакланып була.

Боррелиоз — начар дәвалана торган зәһәр авыру. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы талпан кергәч әлеге авыру башланмасын өчен беренче өч тәүлек эчендә бер тапкыр доксициклин дигән антибиотик эчәргә куша. Башка антибиотиклар боррелиозга каршы эффектив түгел дип санала. Әлеге дару бездә 8 яшьтән, чит илләрдә, мәсәлән, АКШта аны туганнан башлап куллану рөхсәт ителгән. Талпан анализлары 100% төгәл булмаганга, мин дә бу профилактика юлын хуп күрәм. Антибиотикның дозасын, әлбәттә, табиб билгели.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы вируслы энцефалиттан профилактика чаралары юк дип саный, шуңа күрә Көнбатыш илләрендә соңгы елларда иммуноглобулин кертүне туктатканнар. Бездә кулланыла торган энцефалит иммноглобулинының ярдәм итү-итмәве төгәл өйрәнелмәгән. Бары табиб белән киңәшләшеп кенә әлеге даруны куллануны хәл итеп була. Башка профилактика чаралары да бик эффектив түгел, шуңа күрә энцефалиттан саклануны алдан уйлап куярга кирәк. Бу — вакцина ясату. Бигрәк тә урманда эшли торган яисә табигатьтә еш була торган кешеләргә файдалы булачак. Вакцина кешегә берничә еллык көчле иммунитет бирә. Шунысы әйбәт: вируслы энцефалит бик йогышлы авыру түгел. Талпанда бу авыруны анализ күрсәтсә дә, еш кына кеше сәламәт кала, авырып китми.

 

Фото: https://pixabay.com/
«Интертат»

Комментарий язарга