Логотип «Мәйдан» журналы

Талчыбык

Озын буйлы кыз булу гелләрем дә рәхәт түгел.

Үзем озын, үзем ябык, икегә бөгелсәм дә физкультура дәресендә сафның иң азагында торган Әнәс хәтле бар буем. Дөрес, югарыдан нәрсәдер алырга, озын-озын атларга кирәк булганда ярап тора. Шуңа күрә мин сыйныфта иң шәп йөгерешче һәм чаңгычы. Баскетбол белән волейболны да әйбәт уйныйм. Тик менә малайлар-кызлар мәсьәләсендә... Үзегез аңлыйсыз инде! Безнең 7 нче сыйныф кызлары малайларны «бүлеп», «үзләренеке» дип йөртәләр. Хатлар язышалар, дәрестә укытучы күрмәгәндә партадан партага сәламнәр йөри. Ә миңа пар юк. Һаман да шул буй аркасында. Бөтен малайлар миннән кыска! Хәтта өлкәнрәк сыйныфларда да озынраклары сирәк.
Әнием: «Бигрәк ябык инде син, кызым. Тәнеңдә карга чукырлык та итең юк. Әллә ул спорт белән шөгыльләнүеңнән туктыйсыңмы соң», – ди. Әйе менә! Шушы озын буй тагын таза да булса! Әбәү! Әнә түбән очта озын, таза Мәфтуха апаны «Дирижабль Мәфтуха» дип йөртәләр. Юк инде! Анысы, мине дә коры калдырмыйлар. Әнә беркөнне дүртенче сыйныфның теленә борыч сипкән баласы Рөстәм миңа: «Тётя Стёпа, достань воробья», – дип, белер-белмәс урысчалап кычкырган була. Өйгә кайткач әниемә сөйләгән идем, ул, гадәтенчә, мине юата: « Кайгырма, кызым, син менә тиз-тиз үстең дә, инде янадан буең үсмәс. Мин үзем дә, синең кебек, яшьтәшләремнән озынрак булып йөрдем-йөрдем дә, мәктәп бетергәндә сыйныфташларым мине куып җитте», – ди. Ә физкультура укытучыбыз Данис абый сафта иң беренче, бөтенесеннән кимендә бер башка озынрак булып сураеп торганыма читенсенүне аңлый.
– Бөкрәймә, Әдилә, матур, зифа сыныңны төз тот! Синен гәүдәң модель кызларныкы кебек, билләһидер, оялма, – ди.
Менә шулай, бөтен юанычым-куанычым спортка әйләнеп бара минем. Дәресләремнең бүтәннәрен дә тырышып, карап йөрим анысы. Кешедән ким укымыйм, өчле алганым да юк. Ләкин физкультура дәресендә спорт ярышларында минем белән пар булырга атлыгып торган малайлар минем кыз кеше икәнемне бөтенләй оныта бугай. Алар миңа килеп үзләренең зар-моңнарын сөйли, хәтта кызлар белән килеп чыккан аңлашылмаучылыклары турында зарланалар, акча сорап та торалар. Менә шулай, гап-гади дус кына. Мин аларны «сатмыйм», серләрен кешегә сөйләмим.
– Шәп кыз син, Әдилә! Егет буласың калган, – дип тә куялар.
Беркөнне геометрия дәресендә арткы партада утыручы Сөмбел аркама төртте. Борылып карауга миңа кәгазь кисәге тоттырды. Йөрәгем әллә нишләп китте! Хат, беренче хат! Кемнән икән? Кыска буем дип тормыйча, кайсы язды икән? Дулкынлана-дулкынлана ачып җибәрдем һәм ачу белән кире Сөмбелгә аттым. Бичара Сөмбел! Ул гаепле түгел инде, билгеле. Ринаттан иде ул язу. Геометриядән соң керәсе рус теленнән бирелгән өй эшен күчерергә дәфтәр сораган, аңгыра, тормоз! Әй сүктем эчемнән. Ачуымнан дәфтәрне дә җибәрмәдем. Мине ул көнне Сөмбел дә, Ринат та аңламадылар.
– Нинди корт чакты сине? – дип кызлар сораша башлагач, тизрәк читкә качу ягын карадым.
Нинди корт имеш? Озын буй корты чага мине! Аңламасалар да аңламаслар икән!
Ачуым тиз килә дә тиз басыла үзе. Икенче көнне инде без берни булмагандай сөйләшеп-көлешеп йөрүче кызлар, малайлар идек. Физкультура дәресенә кергәч, Данис абый яңа хәбәр җиткерде. Күрше мәктәп укучылары безгә баскетбол ярышына килә икән. Бик көчле командалар ди, кызларныкы да, малайларныкы да бар. Безнең мәктәптә укучылар аз булу сәбәпле, җыелма командага өлкән сыйныф кызлары янына мине дә куштылар. Көн саен әзерләнәбез, күнегүләр үткәрәбез, дулкынланып көтәбез. Атна-ун көн дигәндә, командабыз бик бердәм, аңлашып уйный башлады. Мине Данис абый әле һөҗүмче, әле сакчы итеп сынап карады. Аннан көлеп: «Сакка дисәң дә, һөҗүмгә дисәң дә шәп синең озын торыкларың», – дип ачуымны да чыгарды. «Ярар, ярар, борыныңны салындырма, мин бит яраткански гына әйтәм, мактыйм ич мин сине», – дип гөнаһын юды.
Билгеләнгән көнне дәресләр бетүгә мәктәп автобусына утырып көндәшләр килеп төште. Әстәгыфирулла! Әллә тагын бөтен мәктәпләрен төягәннәр! Әй чыгалар, әй чыгалар автобустан. Мәктәп ишек алды тулды. Җанатарларын да алып килгәннәр икән. Без аларны чәй белән сыйламакчы идек, алар: «Ашагач уйнарга авыр. Соңыннан», – дип ашханәгә дә кереп тормадылар.
Уен – уен инде. Яндык-пештек. Малайларыбыз җиңелгәч, безгә авыррак булды. Җиңәр өчен бөтен көчне куярга туры килде. Данис абый мине сакчы итеп куйса да, ике мәртәбә өчәр очколы тупны кәрҗингә салдым, бер тапкыр штраф та алдым. Олы кызлар янында сынатмадым. Команда җиңүендә үземнең өлеш булганга сөенеп, залдан чыгып килгәндә, кемдер:
– Әй, Талчыбык, тукта әле, – дип эндәште. Күзгә юешләнеп төшкән маңгай чәче астыннан күтәрелеп карасам, «тегеләр» командасының җип-җирән, ут төсле чәчле, миннән дә озын Наил исемле малай басып тора. Үземә эндәшкәнен аңламыйча китеп барырга уйлаган идем: «Шаярып эндәшүем, синең исемең ничек? Бигрәк шәп уйнадың, молодец!» – дип, ике колагына кадәр җиткереп олы авызын ерды. Чибәр булмаса да кояш кебек якты иде бу малай. Тик мин эндәшергә сүз таба алмадым, тизрәк кызлар янына кереп югалдым. Талчыбык, Талчыбык! Кара әле, нинди матур исем! Кич буе шул малайның кыяфәте күз алдымнан китмәде, аны уйлаган саен ике битем аның ут төсле чәче шикелле яна башлый. Йокларга яткач та гел боргаланып, күзгә йокы керми яттым.
Иртән укуга китәргә җыенганда кәрәзле телефоным смс барын хәбәр итеп, чыңлап куйды. Кемнән генә булыр икән? МЧС буран дип хәбәр итә микән? Телефонымны алсам, анда: «Сәлам, Талчыбык. Хәерле иртә. Наил». Әнием дә ишеткән икән: «Кемнән СМС килгән?», – ди. Юраганны дөрескә чыгарып: «МЧСтан ул, әни», – дидем дә, үземнең ялганымнан кызарып, тизрәк мәктәпкә йөгердем. Аяк җиргә дә тими! Телефонымны алып йөри торган гадәтем юк. Ләкин бүген алмаганыма үкенүләрем! Йә инде, ул тагын язса яки шалтыратса? Әни күрсә, тыңласа?
Дәресләр башланганчы линейкага җыйдылар. Кичәге җиңү белән котладылар, ләкин минем истә гел телефон гына. Каян белгән, кемнән алган минем номерымны? Ике дәрестән соң тәнәфескә чыккач, барысы да аңлашылды: минем күрше Зөфәр, унынчыга җитеп акыл кермәгән малай, яныма килде дә: «Һе, Талчыбык имеш», – дип, китеп барды. Белә иде ул минем телефон номерын. Үзенеке юк чакта гел алып тора иде. Юк, номерымны биргәнгә гел дә ачуым килмәде. Дәрестән соң өйгә очып кайтып кердем. Әнием аш бүлмәсеннән минем телефонны тотып килеп чыкты:
– Кызым, бу телефоның нишләгән, шалтырый да «Талчыбык», ди.
Мин әни кулыннан җәт кенә телефонымны эләктердем дә, бүлмәмә йөгердем. Кирәкле саннарны җыеп:
– Мин Талчыбык. Ләкин мин СМС алышырга да, телефон аша сөйләшергә дә яратмыйм, – дидем.
– Ә ничек синең белән сөйләшергә соң?
– Син миңа укытучылар күрмәгәндә дәрестә хат язып җибәр.
– Ә син язарсыңмы соң?
– Тәртибеңә карарбыз! – дигән булдым.
Менә шуннан бирле мин беркемнән дә көнләшмичә, күрше мәктәпкә хат язам. Ул гел: «Сәлам белән Талчыбык», – дип тәмамлана.
 

Вәсимә ХӘЙРУЛЛИНА

 

Фото: https://ru.freepik.com/photos/city'>City фото создан(а) halayalex - ru.freepik.com

 

Комментарийлар