Логотип «Мәйдан» журналы

Табигый күнне ясалмадан аера беләсезме?

Табигый күннән ясалган эшләнмәләр беркайчан да модадан чыкмастыр, мөгаен. Кибеттә сумка, куртка яисә башка берәр товарның табигый күннәнме, юкмы икәнлеген беләсегез килсә, «Как сделать. Расскажем и на...


Табигый күннән ясалган эшләнмәләр беркайчан да модадан чыкмастыр, мөгаен. Кибеттә сумка, куртка яисә башка берәр товарның табигый күннәнме, юкмы икәнлеген беләсегез килсә, «Как сделать. Расскажем и научим» сайты тәкъдим иткән алымнардан куллана аласыз.


naturalnaya-kozha

Күн өслегендәге рәсем


Эшләнмәнең өслегендә бизәк була. Табигый күндә алар кабатланмый, ясалмада — кабатлана, чөнки ул махсус техника ярдәмендә төшерелә.


Кисәкләре һәм ачык өлешләре


Ясалма күннең текстиль нигезенә күнгә охшаш катлам ябыштыралар, шуңа күрә эшләнмәнең кисәкләренә һәм ачык өлешләренә игътибар белән карагыз. Табигый күн кисәге җепселле структурага ия, ә ясалмада — шома.


Сынаулыгы булу


Сыйфатлы күн эшләнмәләрен әзерләүчеләр товар янына сынаулык (пробник) беркетәләр. Кайбер алдакчылар сынаулыкны табигый күннән, эшләнмәсен ясалма күннән куярга мөмкин. Сынаулык һәм эшләнмәнең үзен чагыштырып карагыз.


Җылылык бирү


Күн эшләнмәсенә 15-20 секундка уч төбегезне куегыз. Әгәр шул вакыт аралыгында сез җылылык сизсәгез, димәк, эшләнмә табигый күннән ясалган. Кул тирләп чыкса, эшләнмәнең өстендә дымлы эз калачак, бу ясалма күн булачак.


Суга реакция


Эшләнмәнең өстенә бер-ике тамчы су салыгыз. Табигый күн суны сеңдерәчәк, әзрәк каралачак һәм су кипкәнчегә кадәр каралып торачак. Ясалма күннән су агып төшәчәк.


Ис


Күн эшләнмәләрен ачыклаганда, ис ярдәмендә тиренең табигыйлеген ачыкларга ашыкмагыз. Еш кына ясалма күн табигый тиренең калдыкларыннан эшләнә, шуңа да аларны ис ярдәмендә генә аерып булмый.

 
Фото: https://pixabay.com/

«Интертат»

Комментарийлар