Логотип «Мәйдан» журналы

«Табигатьнең бер төредер минем күңел дә...»

 ЭкспромтКама да ул, Чулман да...Бигрәк матур чыннан да...Карап туймалы түгел,Хисне тыймалы түгел...Сизелми акканы да,Ярларга какканы да...Гомерләр дә ага шул,Сизелми дә кала шулГомерләрнең аккан...

 

Экспромт


Кама да ул, Чулман да...
Бигрәк матур чыннан да...
Карап туймалы түгел,
Хисне тыймалы түгел...
Сизелми акканы да,
Ярларга какканы да...
Гомерләр дә ага шул,
Сизелми дә кала шул
Гомерләрнең акканы,
Кояшларның батканы...
Ә Чулман ага, ага
Ерак диңгезгә таба...
Агар ул бездән соң да,
Агар ул сездән соң да...
08.08.2017
02_robert_minnullin


Уйларым


Яшәсәң иде, уеңны
Уйлар-уйламый гына...
Яшәп булмый шул дөньяда
Уйлар уйламый гына.
Уйларым минем тезгенсез:
Сулда да ул, уңда да...
Уйларым әллә кайларда:
Тегендә дә, монда да...
Уйларымны кысам бик еш
Йөрәгемә, учыма.
Тырышсам да чыга алмыйм
Уйларымның очына...
Җырлар язам, уйларымны
Уйдырып, уеп кына.
Күңелдәге уйларымны
Булмый ла тыеп кына...
10.08.2017
 
* * *
Юл өстендә – кызгылт кояш...
Тияр-тимәс кенә...
Кап-кара киемнәрен төн
Кияр-кимәс кенә.
Кояшның аның эше шул:
Көн дә шулай бата...
Шунсы әйбәт: кояш батса,
Кабат таңнар ата.
21.08.2017
 
* * *
Әйттем бит: тагын таң ата,
Кояш карый үрелеп...
Көн елмая, шул кояшның
Нурларына төренеп!
Кем ашыга бакчасына,
Кем ашыга эшенә...
Гаҗәп көн бит, матурлыкны
Аңлый белгән кешегә.
Белеп торам: баш очында
Гел кояш тормас инде...
Бу көнне, бик теләсәң дә,
Кабатлап булмас инде...
22.08.2017
 

Казанымның төнге утлары...


Карап торам балконымнан
Төнге Казаныма.
Карап торам Казанымның
Төнге базарына...
Төнге Казан, төнге базар,
Беләм инде, алдый.
Алдаганны минем күңел
Аңлый инде, аңлый...
Аңласам да алданасым
Килә минем бүген...
Күзәтәм мин Казанымны,
Казанымның күген...
Казанның бөтен чынлыгы
Төнгә яшеренгән...
Күз чагыла төсләреннән:
Зәңгәр, яшеленнән...
Әкиятләрдә дә булмас
Мондый гүзәл кала...
Төнге Казан гына шулай
Гүзәл була ала!
Казанны да, галәмне дә
Бер итеп йөрмәле...
Казанымның галәм белән
Кавышкан бер мәле...
Казанның төнге утлары
Илһам – язларыма...
Бәхет телим милләтемә,
Газиз Казаныма!
25.08.2017
 

Эскәмия


Монда кемнәр утыргандыр...
Кемнәр кемне көткәндер...
Кемнәр кемне кочкандыр да,
Кемнәр кемне үпкәндер...
Күпме парлар танышкандыр,
Кавышкандыр аннары...
Монда үткәндер төннәре,
Аткандыр ал таңнары...
Күпме серләр сөйләнгәндер,
Күпме хис түгелгәндер...
Бөтен тирә-юнь тылсымлы
Сөюгә күмелгәндер...
Эскәмиянең, билгеле,
Һәммәсе дә исендә.
Тик тышка гына чыгармый,
Һәммәсе дә – эчендә.
Мөгаен, шул гашыйкларын
Сагынып яшидер ул.
Сер саклый беләдер шул ул,
Шуңа да дәшмидер ул.
28.08.2017
 
 
 

Моңланган чаклар була...


Бик моңланган чаклар була,
Уйланган чаклар була,
Кулларыңа гармун алып
Уйнаган чаклар була.
Мин тартуга моңнар тула
Гармунның күрегенә,
Гармунымның күрегенә,
Үземнең күңелемә...
Моңнар тулы гармунымның
Тышы да һәм эче дә.
Күңелдәге моңны гына
Ишетми бер кеше дә...
Югыйсә, гармундагы моң
Минем моңнарым бит ул.
Шул моңнарны тибрәндергән
Күңел кылларым бит ул...
Хәзер инде моңланмаган
Чакларым сирәк була...
Моңланганда шушы иске
Гармуным кирәк була.
09.01.18
 
Шагыйрьнең башка шигырьләрен журналның август (№8, 2018) санында укый аласыз.

Комментарийлар