Логотип «Мәйдан» журналы

Табигать баласы

Мин таулардан аска ташланамын,ШаҺит моңа күзем карасы.Яшел океаннар кочагындаЙөзәм, яшим – җәйнең баласы.Кырау булып туңам-калтыранам,Балан, миләш нигә соң ачы?Черек яфракларның чыбылдыгынЕрып чыгам –...

Мин таулардан аска ташланамын,
ШаҺит моңа күзем карасы.
Яшел океаннар кочагында
Йөзәм, яшим – җәйнең баласы.
Кырау булып туңам-калтыранам,
Балан, миләш нигә соң ачы?
Черек яфракларның чыбылдыгын
Ерып чыгам – Көзнең баласы.
Карлар булып түбән ташланамын,
Ап-ак хәтта йөрәк ярасы.
Сәлам-хатны көртләр күкрәгенә
Уеп язам – Кышның баласы.
Бүген менә күккә ашкынамын:
Барасы да миңа барасы!
Йолдызларга таҗ кидерү өчен
Сәфәр чыгам – Язлар баласы…
 

 Рашат НИЗАМИ


Фото: vk.com


Комментарийлар