Логотип «Мәйдан» журналы

Табиблар ярдәмендә ата-ана булачак баласының тышкы кыяфәтен үзгәртә алачак

Галимнәр геннар баскычында кеше эмбрионының тышкы кыяфәтенә үзгәрешләр кертә алачак.Моңа эмбрион ДНКсы молекуласына төзәтмәләр кертә алучы геннарны үзгәртү технологиясе ярдәмендә ирешелде, дип яза vis...

Галимнәр геннар баскычында кеше эмбрионының тышкы кыяфәтенә үзгәрешләр кертә алачак.
Моңа эмбрион ДНКсы молекуласына төзәтмәләр кертә алучы геннарны үзгәртү технологиясе ярдәмендә ирешелде, дип яза vistanews.ru.
Белгечләр фикеренчә, әлеге геннарга тыкшыну туачак бала өчен файдага гына булачак. Хәзерге этапта геннар белән теләсә нишләргә була - фәнни хезмәтләр мондый процедураларны үткәрергә мөмкинлек бирә. Нигездә, алар нинди дә булса нәселдән килүче авыруларның геннарын бетерү өчен кулланыла, ягъни бала рак, Альцгеймер һәм башка генетик чирләр белән беркайчан да авырмаячак. ДНКны үзгәртеп, туачак сабыйның тышкы кыяфәтенә дә төзәтмәләр кертергә мөмкин булачак. Мәсәлән, күзләренең яисә чәч төсен, яки баланың буен үзгәртү мөмкинлеге булачак.
Белгечләр кеше эмбрионнарының генетик материалын үзгәртү буенча экспериментлар Фертилизация һәм кеше эмбриологиясе буенча идарә тарафыннан катгый контрольдә тотылырга һәм пациентның ризалыгы алынгач кына үткәрелергә тиеш, дип белдерә. Шул ук вакытта барлык катнашучылар көтелмәгән эффектлар килеп чыгу мөмкинлеге сәбәпле, шулай ук контроль астында торырга тиеш.
 

Комментарийлар