Логотип «Мәйдан» журналы

«Табиблар намус белән хезмәт итсен иде»: шагыйрә Лилия Сәлахетдинова бәби көтә

Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева «Интертат»ка биргән интервьюда: «Ни кызганыч, мин аңа сау-сәламәт бала бүләк итә алмам шул. Ул, әлбәттә, үзенекен тели. Әмма… Бер авыру өстенә тагын берне алып кайту а...



liliyaselexЛилия Сәлахетдинова-Тимергалиева «Интертат»ка биргән интервьюда: «Ни кызганыч, мин аңа сау-сәламәт бала бүләк итә алмам шул. Ул, әлбәттә, үзенекен тели. Әмма… Бер авыру өстенә тагын берне алып кайту ахмаклык булмасмы, дигән сорау бар ич әле. Мин бу ачы хакыйкатьне инде күптән кабул иттем, әмма Ришатка авыр. Кешеләр дә: «Бәби алып кайтасызмы әле?» — дип сорап куя. Нәрсә уйлап язалардыр инде?! Сәламәт булмавым билгеле бит», — дигән иде.




Әмма шушы көннәрдә Лилия авырлы икәнен әйтте, шатлыгы белән уртаклашты. Тимергалиевларны чын күңелдән котлыйбыз!





«Табиблар намус белән хезмәт итсен иде»






«Ярдәм» мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов белән элемтәгә кердек.




«Лилиянең тормышы — үзе бер могҗиза. Ул хаҗга барды, кияүгә чыкты, хәзер менә бала көтә. Ул баласын, Аллаһка ышанып, сорады.




Лилия балага узгач, хастаханәләргә йөри башлады. Әмма табиблар аны яхшылап карамадылар. Алар үзләренең иңнәренә авырлык, җаваплылык алудан курыккандыр. «Баланы төшертергә кирәк», — диделәр. Әмма Лилиянең әни буласы килә. Аллаһка шөкер, бала да сау-сәламәт.




Ничек булса да, Лилиягә ярдәм итәргә кирәк. Баланы үтерү — ул гөнаһ. Хәзер сәламәтлек ягыннан да зыян килергә мөмкин. Сабыйга инде 14 атна. Табиблар риск бар, диләр. Әмма «бәллүр» хатын-кызларның бала табу очраклары бар», — диде хәзрәт.











«Лилия хастаханәгә адвокат белән йөри»






Хәзер Лилия Сәлахетдинова махсус адвокат белән эшли.




«Хатын-кызлар консультациясенә Лилия адвокат белән йөри, чөнки ул документларны аңламый. Аңа табиблар: «Сезгә кирәк булган анализны бары тик Мәскәүдә генә ясыйлар. Ул анализлар туксан көннән соң гына әзер була», — дигән. Ә баксаң, ул анализны Казанда да ясыйлар икән. Өстәвенә, туксан көн түгел, ә бер атна дәвамында анализлар әзер була. Юрист ярдәме белән барысы да ачыкланды. Шуны сорыйм: табиблар намус белән хезмәт итсен иде. Әгәр хастаханәгә ятарга кирәк икән, Лилия ятсын. Акча кирәк икән, анысын да табарбыз. Бәлки җиде айда табар. Лилия бала тапса, без аңа кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез. Аллаһ Тәгалә үзе ярдәменнән ташламасын», — дип сөйләде Илдар Баязитов.


 
Фото: Солтан Исхаков, Салават Камалетдинов

«Интертат»

Комментарийлар