Логотип «Мәйдан» журналы

Табиблар атеросклероз һәм Альцгеймер авыруы үзара бәйле икәнен ачыклаган

Табиблар атеросклероз һәм Альцгеймер авыруы үзара бәйле дигән фикергә килгән. Фото: Султан ИсхаковБу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы...

Табиблар атеросклероз һәм Альцгеймер авыруы үзара бәйле дигән фикергә килгән.



026 Фото: Султан Исхаков



Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгеч-кардиологы, ТР фәннәр академиясе академигы Альберт Галявич хәбәр итте.

“Күптән түгел, фәнни публикация вакытында, атеросклероз белән Альцгеймер авыруының бәйләнештә булуы ачыкланды. Әгәр дә кеше Альцгеймер авыруы белән чирләргә теләми икән, аңа канындагы холестерин күләмен тикшереп торырга кирәк”, - диде Альберт Галявич.

  • Атеросклероз – кан тамырлары авыруы. Бу авыру вакытында кан тамырларына холестерин җыела һәм, тамырларда төерләр барлыкка килеп, алар кан агышын тоткарлый. Әлеге авыру нәтиҗәсендә инфаркт һәм инсульт барлыкка килергә мөмкин.



  • Альцгеймер авыруы (альцгеймер төрендәге сениль деменция) – деменциянең иң еш очрый торган төре, нейродегенератив авыру. Бу авырудан кешенең хәтере саега, интеллекты кими, ахыр чиктә ул шәхес булудан туктый.



Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/27/175986/

Комментарийлар