Логотип «Мәйдан» журналы

Табиб көзге күңел төшенкелеген җиңү өчен киңәш бирде

Иртәнге күнегүләр, яшел чәй һәм хуш исле майлар көзге күңел төшенкелеген һәм йокыны җиңәргә ярдәм итәчәк. Бу хакта «Мәскәү» шәһәр яңалыклары агентлыгына башкаланың сәламәтлек саклау департаментының өл...

Иртәнге күнегүләр, яшел чәй һәм хуш исле майлар көзге күңел төшенкелеген һәм йокыны җиңәргә ярдәм итәчәк. Бу хакта «Мәскәү» шәһәр яңалыклары агентлыгына башкаланың сәламәтлек саклау департаментының өлкән халкына беренчел медицина ярдәме буенча баш белгече Андрей Тяжельников сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
devushka-v-osen
Аның сүзләренчә, иртәне бераз гына зарядкадан башларга кирәк. Бу канны кислород белән туендырырга һәм уянырга ярдәм итәчәк.
Ул шулай ук иртәнге кофе алдыннан бер стакан чиста су эчәргә, иртәнге ашка әфлисун согы өстәргә тәкъдим итте.
Моннан тыш, белгеч эш көне вакытында кофены яшел чәйгә алыштырырга, шулай ук бинаны җилләтергә һәм урамга чыгарга киңәш итә.
Аның сүзләренчә, өстәмә энергияне чикләвек һәм җиләк-җимеш бирә. Лимон, лаванда, розмарин, ясмин һәм наратның хуш исле майлары да кәефне яхшырта. Тяжельников ял көннәрендә артык йоклауны хупламавын, чөнки бу режимны бозарга мөмкин булуын әйтте.
«Көндез артык йокы төнге йокының сыйфатына начар йогынты ясый, режим бозыла, эш көннәрендә аны яңадан торгызу авыр була», — дип сөйләде ул. Шуңа күрә белгеч көндезге йокыны җәяү йөрү белән алыштырырга тәкъдим итте.
 
Фото: https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/09/195014/

Комментарийлар