Логотип «Мәйдан» журналы

Сырны өйдә ясыйбыз

Үзең әзерләгәне тәмле дә, файдалы да була.Кемнәрдер кибеттә сатылган сырны бик яратып бетерми, күпләр өчен аның хаклары да тешләшә. Ә менә өйдә үзең ясаган сыр тәмле дә, файдалы да була. Моның өчен яр...

Үзең әзерләгәне тәмле дә, файдалы да була.
domashnij-syr
Кемнәрдер кибеттә сатылган сырны бик яратып бетерми, күпләр өчен аның хаклары да тешләшә. Ә менә өйдә үзең ясаган сыр тәмле дә, файдалы да була. Моның өчен ярты килограмм эремчек, ½ стакан сөт, 2 аш кашыгы акмай, ярты чәй калагы сода, бер йомырка, тәменчә тоз, аз гына укроп кирәк булачак.
Кәстрүлдәге эремчеккә сөт кушып, болгата-болгата утта тотабыз. Эремчеге аска төшеп, сүле калыккач, марля җәелгән сөзгечкә салабыз. Шул арада кәстрүлдә акмайны эретеп, чәй содасы һәм тоз кушып болгатабыз. Май тулысынча эреп бетәргә тиеш. Шуннан марлядагы эремчекне алып, кәстрүлдәге май өстенә салабыз да яхшылап болгатабыз. Төбе көймәсен өчен бутап торырга кирәк. Туглаган йомырканы кушкач, тагын 10 минут чамасы пешерәбез. Сары төстәге катнашма килеп чыгарга тиеш. Пешеп җитәр алдыннан вак кына туралган укроп та кушып җибәрергә мөмкин.
Уттан алгач, катнашманы пыяла яки керамик формага салабыз. Суыткычта тоткач, бик тәмле сыр әзер була.
 
Фото: Newsmir.info

https://kiziltan.rbsmi.ru/

Комментарийлар