Логотип «Мәйдан» журналы

Сынмас рух ныклыгы

1945 елның 9 май иртәсе. Кояшлы, ямьле көн туып килә.Ул чактагы Шөгер районына керүче Бәкер авылында яшәүче Зөбәрҗәт һәм Фаварис Галәүтдиновлар гаиләсе күптән инде аяк өстендә. Тик төпчекләре Хәйдәр г...

1945 елның 9 май иртәсе. Кояшлы, ямьле көн туып килә.


Ул чактагы Шөгер районына керүче Бәкер авылында яшәүче Зөбәрҗәт һәм Фаварис Галәүтдиновлар гаиләсе күптән инде аяк өстендә. Тик төпчекләре Хәйдәр генә уянып бетә алмый. Кечкенә ич әле ул, нибары өч яшь ярым тирәсе генә үзенә. Ник өлкәннәр белән бергә торсын соң ул. Йоклый рәхәтләнеп. Сепараторда сөт аертырга кергән күрше-күлән хатын-кызларының үзара гәпләшүләренә дә әллә ни исе китми аның. Боларына инде күнегеп беткән, андый күңелле ыгы-зыгы гына йокысын качыра алмый һич тә. Тик менә борынын кытыклаучы, моңарчы бер дә таныш булмаган тәмле ис тынгы бирми малайга. Бәй, тавышлар да башка вакытлардан аермалы буларак, бик нык яңгырый түгелме? Күз ачып йомганчы сикереп торып тәрәзә янына килсәме! Әллә күпме халык җыелган ишегалдына: кайсы көлә, кайсы елый, бер-берсен кочаклашалар. Бар да диярлек – хатын-кызлар һәм яшүсмерләр, авылның кулына корал тотарлык ирләре – фронтта чөнки, ил азатлыгы өчен кан түгә.

  – Сугыш беткән улым, халык шуңа шатлана, тор инде! – ди мич янында мәш килеп коймак пешерүче һәм авылдашлары тарафыннан яратып Матур апа  аты белән йөрүче әнисе.

  Киләчәктә тормыш юлын махсус хезмәтләр белән бәйләячәк, ике дистә ел дәвамында олы бер Чаллы каласы хакимиятендә җаваплы вазифалар биләячәк Хәйдәр Галәүтдиновның күңеленә Бөек Җиңү бәйрәме тәмле коймак исе һәм авылдашларының шатланышкан мизгелләре белән мәңгегә төенләнеп калган. Аннары инде беренче перәннек исе, беренче чын колбаса исен тоячак әле ул. Ә теге чакта Олы Җиңү хөрмәтенә кем йомыркасын, кем онын, я булмаса маен алып килеп, аларның өендә җыелып коймак пешерүләре туган җиргә, туган илгә мәхәббәтне чагылдырган һәм Ватанга тугрылык хисләре бөреләнүгә этәргеч бирүче тәүге патриотик тәрбиянең чаткылары булган икән. Аннан килеп, авыр тормыш еллары әнә шундый якты хатирәләре белән дә кадерле. Җиңүдән соң тагын ике ел буена авыл малайларының фронтовикларны каршылаулары да шул шатлыклы мизгелләрнең дәвамы ич. Сугыштан исән кайтучыларның туганнары бер монпансье яисә бер тиен акча бирә сөенче алучы малайга. Һәркемнең күзе Бөгелмә тарафларына һәм якындагы Келәү станциясенә төбәлгән. Тик ни аяныч, күпләр яу кырында ятып кала, исән кайтучыларның да күбесе инвалид: кем кулсыз, кем аяксыз, кем ияксез дигәндәй.

  – Мин үзем сау-сәламәт кайтучыларны хәтерләмим. Бүген аларның барысы да мәрхүмнәр инде. Урыннары оҗмахта булсын. Без барыбыз да аларга бурычлы. Без – сугыш һәм тыл ветераннары тәрбиясе күреп, нәкъ менә алар йогынтысында тәртипле, эшчән, намуслы булып, аларның бөтен яхшы сыйфатларын сеңдереп үскән буын. Ул чактагы буыннар арасындагы эзлекле, уңай мөнәсәбәтне һич икеләнмичә, бүгенге җәмгыятькә үрнәк итеп куярлык. Шул буын вәкилләренә олы рәхмәтемне белдерәсем килә, – дип искә ала бүген Хәйдәр Фаварис улы ул кырыс, мәрхәмәтсез чорның чын батырларын һәм ил азатлыгы өчен башларын салган корбаннарны.

  Кечкенә чагында үзенең исән калуы да бер фронтовикның тәвәккәллегенә, аның гуманлык хисләренә бәйле булуы да хәтер түрендә. Әнисе сөйләгәннәре буенча, Рәис абыйсының ялгышы белән аның өстенә мичтә яңа гына чуенда пешкән аш түгелә. Сигез айлык малайны салкын сулы чиләккә тыгып кына алалар да, Шөгердәге районның үзәк хастаханәсенә илтәләр. Ул инде хәрби госпитальгә әйләндерелгән. Ана кеше бер тәүлек буе, туктаусыз елаган баласын күтәргән көе: «Исән калмый инде бу бала, үлә инде», – дип сөйләнә-сөйләнә коридорда йөри. Ник бер табиб чыгып карасын да, ник берсе ярдәм итсен! Ярый әле, шунда култык таягына таянган бер миһербанлы фронтовик битараф  калмый – палатасыннан чыгып сүз ката. Мөгаен, бик гайрәтле кеше булгандыр, хәлнең нәрсәдә икәнен ачыклауга, медперсоналны аякка бастыра. Шуннан соң гына кечкенә Хәйдәргә ярдәм күрсәтәләр һәм үлемнән йолып калалар. Кызганыч, ул миһербанлы яугирнең исеме билгесез калган, әнисенең дә зиһене таралган чак – сорарга өлгермәгән. Бер җәһәттән, Хәйдәр Фаварис улының, сугыш вакытында балалары белән тол калып, илне, армияне тукландырып торган һәм Бөек Җиңүне якынайтуга саллы өлеш керткән хатын-кызларыбызга олы хөрмәт йөзеннән һәйкәл куярга кирәклеген искәртүен ассызыклап китү дә урынлы булыр.

  Сугыш тәмамлану гына тормышка җиңеллек киттерми, әлбәттә. Нужа бабай иңсәләргә менеп кунаклаган, ачлык, ялангачлык тиз генә китәргә җыенмый: ишектән кусаң, тәрәзәдән керә. Кайгы-хәсрәт дигәннәре дә янәшәдә генә, гел сиздереп, бимазалап тора. Ат караучы булып эшләүче Фаварис абзый гаиләсен дә урап үтми олы хәсрәт: 1947 елның октябреннән 1948 елның мартына кадәрге кыска гына вакыт эчендә өч сыерлары егылып үлә. Авыл җирендә яшәүчеләр өчен иң олы кайгыларның берсе бу. Гаиләдә җиде җан, дүртесе – балалар.  Сыерсыз нишләмәк кирәк?! Ярый инде, колхоз рәисе ярдәм итәргә ышандыра. Тик бер шарт белән. Өч туган: Мөдәррис, Рәис һәм Хәйдәр җәен ферма көтүенә чыгарга тиешләр. Сыерларга печән чабып, көзгә югалтусыз керсәләр, гаилә буаз калган таналы булачак.

  Дүрт яше тулмас борын кул арасына керә башлаган Хәйдәргә алты гына яшь була ул чакта. Әнисенең: «Тор, улым, тор! Син җиңел торасың», – дип көтү куарга уятулары һаман исендә әле. Әнә шулай алты яшендә көтү дә көтәргә туры килә аңа. Бай яшәмәсәләр дә, кеше арасында ким-хур булмыйлар, тырышалар, кечкенәдән хезмәтнең тәмен белеп, авырлыкларны җиңеп үсәләр. Укудан да сынатмыйлар. Туган авылда башлангыч белем алгач, бер каршылык туа тууын. Сәбәбе дә шактый җитди шул: күршедәге Иске Иштирәк авылындагы җидееллык мәктәпкә барыр иде, андагы бер укытучыны өнәми. Шуңа да, кырт кисеп: «Чкалов мәктәбенә барам», – дигәненә әти-әнисе каршы килми. Әтисе, киресенчә: «Рус телен белмәсәң, Келәү белән Бөгелмәдән ерак китә алмыйсың, улым», – дип, төпчек малаеның бу адымын хуплый гына. Чкалов исемен йөртүче мәктәп район үзәге Шөгердә урнашкан, ара – тугыз чакрым. Бәкер авылында яшәүче ике малай һәм бер кыз беренче булып шул мәктәпкә сукмак сала. Иртән иртүк торырга кирәк, аркада – киндердән теккән сумкалар. Кыр казлары кебек тезелешеп чыгып китәләр юлга өчәүләп. Әйтүе генә җиңел. Интернатта урын – ятим балаларга гына. Хәйдәрнең үзенә андый мөмкинлек бер генә мәртәбә тәти: берничә ай интернатта яшәп алу бәхете тия. Бик салкын яки буран котырган көннәрне ерак танышларында кунып калгалаган чакларын исәпкә алмаганда, гел кайтып йөрмәле. Югыйсә, физик хезмәт белән чыныгып үскән авыл балалары өчен дә көн саен унсигез чакрым юл үтү җиңел гамәлләрдән түгел бит. Җитмәсә, кайттым да, ял итәргә яттым, дип юанырлыгы да юк: дәрес хәзерләргә, мал-туар карарга, йорт эшләрен башкарырга кирәк. Чөнки әти-әниләре көнне-төнгә ялгап колхоз эшендә бил бөгә.

  Район үзәгенә йөреп укуның тагы бик үзенчәлекле булган икенче ягы да бар. Туган авылдан чыгып бер чакрым юл үтүгә урман башлана. Анысын чыгу өчен өч чакрым атлыйсы. Бүреләр ишәйгән еллар. Берничә мәртәбә соры ерткычлар өч фидакарьнең юлына төшә. Хәйдәрнең үзен, бик матур киенеп йөрүче, яраткан әбисенең, бүреләр очраса нишләргә кирәген кисәтүе ярап куя. Сөйкемле, чын татар әбисе буларак күңел түрендә сакланып калган ул. Кызганыч, малайга 6 яшь тулганда вафат була. Әмма: «Бүрегә артың белән борылма, күзенә кара, куркып йөгерергә тырышма!» – дигәннәре  күңел түренә салынган. Бүреләр озатуында, аларның күзенә карап, авылга чаклы артлары белән кайткан чакларны ничек онытасың, ди?! Анда инде этләр өрә башлый, сугыштан кайткан ике абзый, бер көпшәле мылтыкларын күтәреп чыгып, һавага ата-ата бүреләрне куа.

  Авырлыклар аша киләчәккә юл салалар шулай. Ниһаять, унынчы классны тәмамлап чыгалар, кулларында киләчәк язмышларын билгеләүдә хәлиткеч роль уйнаячак  кадерле документ – аттестат. Фаварис абзыйның төпчек малаена хәрби очучы булу турындагы хыялын тормышка ашырырга җай туа. Олы өметләр белән документларын Энгельс каласындагы хәрби очучылар әзерли торган училищега юллый, медицина тикшерүе үтә, укырга керү өчен тиеш булган башка таләпләрне дә үти. Кыскасы, бар да тәртиптә. Тик бераздан хәрби училищега керү өчен паспортың да булуы шарт икәнлеге ачыклана. Ул елларда монысы һич тә җиңел чишелә торган мәсьәләләрдән булмый авыл җирендә яшәүчеләр өчен. Яше җиткән балаларның язмышларын җирле түрәләр хәл иткән заман. Әти-әнисенең колхоз рәисе белән авыл советы рәисе янына кат-кат барулары бернинди нәтиҗә дә бирми. Тегеләр кырт кисәләр. Дәлилләре дә саллы: «Сезнекедәй булдыклы егетләрне югалтып, авылны бөлдерер, бетерер хәлебез юк». Шулай итеп, тагы бер Бәкер баласының балачак хыялы челпәрәмә килә. Кем белә, бәлки ул да райондагы Сугышлы авылында туган Советлар Союзы Герое Мисбах Хәлиуллин шикелле туган төбәкне, милләтне данга күмгән хәрби очучы дәрәҗәсенә ирешкән булыр иде...

  Мәгәр бу урында тормыштагы бер хакыйкатьне искәртеп китү кирәктер. Бер яктан караганда, күпләрнең балачак хыяллары зәңгәр томаннар артында адашып кала, һәм бу һич тә сер түгел. Тик менә яшәеш канунарының гаять дәрәҗәдә могҗизалы һәм эзлекле булуы шаккатыра. Беренче карашка, тормыш юлында еш очрап торган аерым вакыйгалар, эпизодлар бер-берсенә каршы килгән кебек тоелырга мөмкин. Әмма ул алай түгел. Аларда без фәкать тоемлый гына ала торган эзлеклелек салынган. Мөгаен, нәкъ менә шул могҗизалы сүз язмыш дигән хикмәтле төшенчәне аңлата торгандыр да инде. Нәтиҗәдә, һәр ихтыяр көченә ия шәхес үзенең күңеленә якын булган яңа шөгыльгә алына, алга олы максатлар куеп яши һәм бер-бер артлы үрләр яулый, тормышта үз урынын, үз бәхетен таба. Ягъни балачак хыялын алыштырырлык мөмкинлек туа. Хәйдәр Фаварис улы Галәүтдинов мисалында тулысынча раслана әлеге яшәеш хакыйкате.

  Авылдагы хәлләрне ишетеп, Төркестан хәрби округында хезмәт иткәннән соң Ташкент каласында төпләнеп калган олы абыйсы Мөдәррис кайтып төшә һәм, әллә ни баш ватып тормыйча, энесен үзе белән алып та китә. Унҗиде яшьлек үсмернең кулында туу турындагы таныклыгы белән аттестатыннан башка документы булмавы да андый тәвәккәл адымнан тыеп кала алмый. Үз-үзенә нык ышанган, күрәсең: танышлары аша энесен Ташкент өлкәсенә керүче Келесс каласындагы кирпеч заводына эшкә урнаштыра. Дустының фатирында вакытлыча яшәп торырга урын да табыла. Өч ай дигәндә, энесенә паспорт юнәлтә һәм Ташкентка ук алып кайта. Анда да эше сөйләшенгән: балык консервалары чыгара торган заводка бик теләп кабул итәләр хезмәт белән чыныгу алган үсмер егетне. Бергә эшләүче үзбәк милләтеннән булган Рәсүл әкәнең кодалап торуы нәтиҗәсез калмый: белемгә омтылучы Хәйдәрнең күңелен Әстерхан каласындагы балык сәнәгате тармагына караган институтка керү хыялы бөтереп ала.

  Тик ул хыялын да тормышка ашыру насыйп булмый. Бар да әти-әнисенең кыш чыгарга дип җылы Үзбәкстанга килүләренә бәйле. Кунакка килгән әнисенең сәламәтлеге бер дә яхшырмый. Бәлки әле туган якны юксыну хисе дә сәбәпче булгандыр: февраль аена керүгә, Фаварис абзый белән Зөбәрҗәт апа юл хәстәре күрә башлыйлар. Төпчек малайларына исә, әти-әнисен озатып кайту өчен, алар белән бергә юлга чыгудан башка чара калмый. Авылга исән-имин кайтып җитәләр, Хәйдәргә кире китәр вакыт та җитә. Тик менә әнисенең генә төпчек малаен һич тә җибәрәсе килми чит-ят җирләргә. Бәлки туган нигездә төпләнеп калыр дип тә өметләнгәндер. Улы исә, билгеле инде, ана сүзен аяк астына салып таптамый – авылда калырга дигән карарга килә. Абыйсы почта аша җибәргән документлары кулына керүгә, хәрби комиссариатка барып исәпкә баса. Ә анда эшне тиз тоталар: белемле, яшь кенә булуына карамастан шактый дөнья күреп өлгергән егетне  ДОСААФ курслары буенча алты айга шоферлыкка укырга җибәрәләр. Кулына таныклык алып Куйбышев исемендәге колхозга кайта һәм дүрт айлап авылда эшли. 1961 елның ноябрендә армиягә чакыру кәгазе килә. Шунысы кызык: 11 ноябрьдә Бәкердән берьюлы җиде егет армиягә китә. Хәйдәр үзе Урал хәрби округына керүче Түбән Тагил каласы янында ракета гаскәрләрендә хәрби хезмәтен башлый.

  Дөньяда вазгыять шактый кискенләшкән чор. 1962 елның 17 августында Хәйдәр Галәүтдинов хезмәт иткән ракета частен тулы хәрби тревога буенча күтәрәләр. Бу инде сугышчан әзерлек дигән сүз. Өч тәүлек буена юньләп йокы күрмичә, полкны бөтен техникасы белән эшелоннарга төяп, көньяк-көнбатыш тарафка кузгалып китәләр. Анысын да кояшка карап кына чамаларга мөмкин. Чөнки эшелонның юлында «яшел ут» яна: кала-станцияләрне җилдереп кенә үтеп китәләр. Тревога вакытында үзләрен яхшы яктан күрсәткән шоферларга, шул исәптән Хәйдәр Галәүтдиновка, машина кабинасында барырга рөхсәт бирә командирлары. Беренче пункт – Украинаның Николаев каласы. Анда диңгез суднолары көтә, алда – Одесса каласы. Диңгез буендагы шул данлыклы калада икешәр пар гражданлык киемнәре алып, Куба тарафларына төбәп олы сәфәргә кузгалалар. Азатлык утравына якынайган саен хәл кискенләшкәннән-кискенләшә, палубага ике кешедән артык чыгу тыела. Дошман ягы да йокламый: АКШ очучылары, самолетларының канатлары судноларының мачталарына тияр-тимәс биеклектә генә өзлексез очып, күзәтеп торалар. Алар нәрсә күрә соң? Палубаларда – авыл хуҗалыгы техникасы, берән-сәрән генә гражданнар киемендәге кешеләр күренгәли. Кайберләрен сакал баскан, һич тә хәрбиләр дип уйларлык түгел. Кыскасы, чит-ятлар өчен алар – изге ният белән Кубага шикәр камышы җыярга ярдәмгә баручы авыл хуҗалыгы вәкилләре.

  Күп авырлыклар чигеп, Куба утравына барып төшәләр һәм позицияләргә басалар. Ул чакта ефрейтор чинындагы Хәйдәр Галәүтдиновның бер үзенә ике техника: йөк машинасы һәм ракета тягачы. Хәрби бурычны үтәгәч, Балтыйк диңгезе аша СССРга кайталар һәм поезд белән Балтийск каласыннан Украинаның Житомир өлкәсенә килеп урнашалар. Билгеле инде, озакка сузылган командировкадан соң кыска вакытлы ял көтә үзләрен: якташыбыз 1963 елда туган якта булып килә. Шул елны беренче мәртәбә, СССР Саклану министры Советлар Союзы Маршалы Родион Малиновский боерыгына ярашлы рәвештә, хәрби һәм сәяси әзерлек отличникларына, хәрби училищелардан тыш, гражданлык югары уку йортларына да экстерн рәвештә имтиханнар тапшыру мөмкинлеге тудырыла. Соңгысына эләгү өчен шактый көч сарыф итәргә туры килүен гайре табигый дип булмый: алар полкыннан рапорт язган 17 кешенең өчесенә генә эләгә рөхсәт кәгазе. Аларның да араларыннан берсен сайлап алырга кирәк. Старшина тәкъдиме белән шобага салалар. Бәхет исә Бәкер егетенә елмая.

  Документларын Казан дәүләт университетының юридик факультетына тапшыра. Ә инде сынауларын уңышлы тапшырып укуга кабул ителгәннәр исемлегендә үз фамилиясен күрү, тормышындагы иң бәхетле, иң шатлыклы көннәренең берсе булып күңел түрендә уелып кала. Әле бит сынауны үтә алмаучыларның, яңадан үз частьларына кайтып, хәрби хезмәт срокларын тутырып кайтырга тиеш булуларын да исәптән чыгарырга ярамый. Өч елга якын бергә хезмәт иткән иптәшләре алдында кемнең булдыксыз булып күренәсе килсен?! Мәгәр уку җиңел генә бирелми. Авылдан килердәй ярдәм юк. Әти-әнисенең, ул чактагы бик кечкенә булган пенсия акчаларына өмет баглап ятып та булмый. Хәйдәр Фаварис улы да, югары стипендия алып торуына карамастан, күп авыл малайлары шикелле көндезләрен укый, кичләрен эшли: балалар бакчасында – каравылчы да, ике ел дәвамында завод ишегалдын җыештыручы да була. Баржалардан һәм вагоннардан цемент, күмер, хәтта виноградка кадәр бушатырга туры килгән чаклары бүгенгедәй күз алдында аның. Өч ел буена, җәйге каникул айларында Казахстанда студентлар отрядында эшләп акча «суга».

  Казанда укыган еллары тагын бер гаять әһәмиятле вакыйга белән күңеленә бик якын Шөгер төбәге егетенең. Икенче курста укыган чагында ул булачак тормыш иптәше Лена Гата кызын очрата. Дөрес, алар мәктәп елларыннан ук таныш булалар, тик кабат очрашу һәм кавышу өчен шактый урау юллар үтәргә туры килә. Лена – чыгышы белән шулай ук Шөгер районы кызы, туган авылы – Урта Чишмә. Әтисе сугышка киткәндә аңа бер яшь тулмаган була әле. Батыр яугир яу кырында ятып кала, дүрт баланы тол ана берүзе аякка бастыра. Лена белән Шөгердә параллель классларда укыйлар. Бер-берсен яхшы беләләр. Әмма кыз 7 класстан соң медучилищега укырга кергәч, хат язышып торуларын исәпкә алмаганда, юллары аерыла. Ә инде «Дружба» кинотеатрында Хәйдәр белән Ленаның көтмәгәндә очрашуларын язмыш дими ни дисең? Дуслыклары олы мәхәббәткә әйләнә һәм 1968 елның 28 апрелендә өйләнешәләр. Утыз ике ел бергә яшиләр, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Бик тату, аңлашып, ыгы-зыгысыз гомер кичерүләрен бүген дә сагынып искә ала Хәйдәр Фаварис улы. Кечкенәдән дөньяның ачысын-төчесен күп татыган Лена ханым иренең хезмәте буенча гел күченеп йөрүләренә бер генә мәртәбә дә ризасызлык белдерми.

  1968 елда университетны кызыл дипломга тәмамлый. Шуннан алдарак кына, диплом эшен яклар алдыннан, факультет деканы Яков Соломонович Аврых  аны үзенә дәшә һәм Дзерженский урамында урнашкан Дәүләт иминлеге комитетына сөйләшергә барырга тәкъдим итә. Нәтиҗәсе шул: 1 апрель көнне өч яшь белгечне – Хәйдәр Галәүтдиновны, Әмир Гумановны һәм Евгений Ломовцевны, ТАССР Министрлар Кабинеты карамагына җибәрү боерыгына ярашлы рәвештә, КГБ органнары штатына кабул итәләр. Хезмәт юлын Казанда башлый. Хатынының бер ел медицина институтында укыйсы бар, шуның өстенә авырга да узган мәле. Димәк, Татарстан башкаласында калудан да кулайрак юл юк яшь гаилә өчен. Тик менә фатир ягы гына сөенерлек түгел – ким дигәндә ике ел ярым көтәсе. Әле җитмәсә, 1961 елдан республика КГБсын җитәкләгән генерал-майор Абдулла Бичуринның органнарда беренче адымнарын гына ясаучы хезмәткәргә аерым тәкъдиме дә бар икән. Ул аны Бөгелмәгә барырга күндерә. Анда алты ел ярым хезмәт иткәч, Азнакайда эшне җайга салу өчен, үзе оештырачак бүлеккә башлык итеп үрләтәләр. Бер үк вакытта бик еш Чаллыга командировкага да йөрергә туры килә ул елларда. 1978 елдан Мәскәүдә – Ф.Э.Дзерженский исемендәге академиядә укый, дүрт еллык курсларны ике елда тәмамлый. Алман теленнән имтиханны, Алманияга барып, үзе әйтмешли, «чын алманнарга» тапшырып кайта.

  Бу инде – Мәскәүдә җәйге Олимпия уеннары үткән, аеруча илнең махсус хезмәтләре өчен гаять катлаулы ел. Югары махсус белемгә ия офицер ул көннәрне Шереметьево аэропортында иминлек сагында тора. Соңыннан Мәскәүдә төпләнеп калырга да җай чыга. Хатыны, балалары да риза. Бар да алар теләгәнчә булыр да иде бәлкем, әлеге дә баягы, фатир мәсьәләсе кулдан тота. Аптырап торышлы түгел: иң яхшысы – Казанга кайту. Махсус боерык әзер, алдагы көнгә контейнерга заказ да бирелгән. Әмма юлга кузгалырга бер көн калып барганда, кисәк кенә Галәүтдиновны СССР КГБсына чакыртып алалар. Казаннан генерал Бичурин сөйләшергә тели икән. Бу юлы нияте – махсус югары белем алган офицерны Чаллыга кайтырга ризалаштыру. Хәйдәр Фаварис улының уңышларын югары бәяли, Казанда тиз генә фатир булмаячагын да телгә ала дөньяны күп күргән генерал. Сүз арасында гына, Ак калада гаилә өчен өч бүлмәле фатир әзер булуын да искәртергә онытмый. Кыскасы, саллы һәм акыллы дәлилләр китерә. Каршы килерлек, карышып торырлык түгел.

  – Бөек Ватан сугышында катнашкан генералның яхшылыгына каршы килә алмадым, бары тик гаиләм белән киңәшләшер өчен бер тәүлек вакыт сорадым, – ди Хәйдәр Фаварис улы, үзе ул чактагы сөйләшүне хәтерендә яңартып.

  Чынлап та, ике дистә елдан артыграк республика КГБсын җитәкләячәк Абдулла Хәлил улының теләгенә каршы килү бик үк дөрес гамәл булып бетмәс иде. Аларның язмышы чын мәгънәсендә аның кулында булуы да хакыйкать ич. Хәйдәр Галәүтдинов генералның дәлилләре белән килешә һәм 1980 елның 26 августында гаиләсе белән Чаллыга кайтып төшә. Мавыктыргыч, маҗаралы хезмәт белән ун ел үтеп киткәне сизелми дә кала. Үзгәртеп корулар башлангач, үз заманында Юрий Андроповның «Чекистлар – халык белән бергә!» дигән белдерүе көн кадагына менә. 1990 елдан КГБның Чаллы бүлегеннән алты хезмәткәр кала Советына сайлауларга үз кандидатураларын чыгара. Араларыннан, халык ышанычын казанучысы – бәйсез кандидат Хәйдәр Галәүтдинов кына. Ә бит ул сайланган округта бер урын өчен сигез кандидат көрәшә. Дөньяның буталган, болганган чагы – араларында кемнәр генә юк. Бераз алга китеп өстисе килгәне шул: ул үзе яшәгән әлеге округтан тагын өч мәртәбә депутат булып сайлана, көндәшләренең саны беркайчан да биштән ким булмый.

Әлбәттә, аның депутатлыкка сайланыр алдыннан рапорт язуын һәм 1995 елга чаклы хәрәкәттәге резерв офицеры саналуын да ассызыкларга кирәктер. 5 марттан ул – Чаллы кала Советы депутаты, сайлауларда җиңеп чыккан 140 халык вәкиленең берсе. 1992 елның 27 февралендә, кадрлар сайлауда бик нәзакәтле һәм приципиаль була белгән кала җитәкчесе Рәфкать Алтынбаев бай тормыш тәҗрибәсе туплаган Хәйдәр Фаварис улын үзенең урынбасары итеп тәкъдим итә һәм ул кала Советы сессиясендә шул вазифага раслана. Ил өчен гаять катлаулы, фаҗигале 1990 елларда һәм аннан соң да Хәйдәр Галәүтдиновның Чаллы өчен эшләгәннәре бәһаләп бетергесез. 2004 елгача ул – Чаллы халык депутатларының кала Советы рәисе урынбасары, 2004–2005 елларда рәис вазифасын башкара. 2006 елның 1 гыйнварыннан 2010 елга кадәр – Чаллы кала муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары.

Гомеренең унсигез елын Чаллы каласы, аның халкы мәнфәгатьләрен кайгыртуга багышлый. Шуңа да аны гадел, гади, туры сүзле, милли җанлы, булдыклы булганы өчен бик күпләр үз итә, бүген дә сагынып искә алалар. Мисал өчен, миллиард сумнарга төшереп БСМПга капиталь ремонт ясауда һәм аны иң заманча җиһазлар белән тәэмин итүдә, кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүдә аның да саллы өлеше бар. Игелекле эшләре болар белән генә чикләнми, әлбәттә. Кала Советында эшләгән вакытта барлык башлангычларны яхшы кешеләр кулына тапшыру, аларны мөһим булган уңай юнәлешләргә борып җибәрү өчен салынган тырышлыгы нәтиҗәләре күз алдында. Алар бүген дә актуальлеген югалтмый. Әмма хәзер күп нәрсәләргә игътибар гына җитеп бетмәве күңелен борчый. Мисаллар эзләп ерак йөрисе дә түгел. Каланы эре сәүдә челтәрләре белән шыплап тутыру, уен аппаратлары куелган «клуб»лар ачу, торак йортлар янында техник хезмәт күрсәтү үзәкләре, заправкалар төзү, калада инженерлар әзерләүче вуздан «колак кагу» һәм башка тискәре күренешләр Хәйдәр Галәүтдиновның җанына тия, күңелен кыра.

Үз шәхесенә карата кылынган кайбер начар гамәлләр дә соң дәрәҗәдә гаҗәпләнү, аптырау хисләре уятырлык. Ә бәлки рәнҗетерлектер дә. Аларның кайберләрен гыйбрәт өчен бәя итеп китү һич тә артык тоелмастыр. Әйттик, 2010 елдагы сайлаулар алдыннан ул башкача депутатлыкка чыкмаячагын һәм үз урынына кандидатура эзләргә кирәклеген бер ел алдан  кисәтеп куя. Андый адымга үз сүзендә торучы, гадел, ышанычны аклый торган кешенең генә бара алуы аңлашыла торгандыр. Октябрь ахырында узган яңа чакырылыш сессиясендә соңгы мәртәбә катнашкан чагында, үзенә карата мөнәсәбәтнең дә шуннан чыгып күрсәтелергә тиешлегенә тамчы да шикләнми үзе. Ни хикмәт, шул көнне аны кешечә озату кирәклеген искә алучы җаваплы түрә табылмый.

  Тагын бер үтә сәер, мантыйкка сыешмый торган вазгыять. Татарстан Дәүләт Советының 90 еллыгына әзерлек уңаеннан, Хәйдәр Фаварис улы инициативасы һәм аның турыдан-туры катнашы белән кала Советы тарихына бәйле булган вакыйгаларны шәрехләп, җентекләп күрсәткән бай материал туплана. Баксаң, Чаллы тарихында андый истәлекле вакыйга беренче мәртәбә 1921 елның 26 маенда үткән икән. Димәк, туксан ел эчендә булган хәлләрне мөмкин булган кадәр тулырак итеп бәян итәргә кирәк. Моның өчен ел ярым вакыт сарыф ителә, әллә күпме хезмәт куела, күпме шәхесләрне барларга, аларның язмышларын ачыкларга туры килә Хәйдәр Галәүтдиновка һәм аның кул астындагы хезмәткәрләргә. Санкт-Петербургтан, Казаннан, Уфадан кыйммәтле документлар табып кайтарталар, Чаллы кала Советы эшчәнлеге белән бәйле шәхесләр, аларның туганнары белән элемтәгә керәләр. Ни гаҗәп: бүген озак эзләнүләр һәм зур хезмәт куеп төзелгән шул, күз карасыдай саклап кына тотарлык стенд эзсез юкка чыксын әле! Бернинди кысаларга да сыймый ич мондый мәгънәсезлек. Ярый, мэриядә урын «табылмаган» икән, кала музееның иң түрендә торырга тиешле кадерле тарихи экспонат лабаса ул. Мондый мөнәсәбәтне аңлавы да, аңлатуы да бик читен. Нәрсә, битрафлык яисә мәнсезлекме бу? Әллә инде үткәннәргә төкереп карау галәмәтеме? Югыйсә, уйлый, фикер йөртә белгәннәр, үткәнәрне хөрмәт итмәүчеләрнең киләчәкләре булмаячагын яхшы белергә тиешләр иде сыман! Аянычы шунда: 2011 елның нәкъ 26 май көнендә Чаллыда чираттагы сессия үтә. Тик анда: «Калада мондый беренче сессия моннан туксан ел элек үткән!» – дип тантаналы төстә белдерүчесе һәм тарих өчен мөһим булган датаны искә төшерүчесе табылмый. Әгәр стенд үз урыныда калса, берәрсе искәрми калмас та иде, бәлкем.

  Ни әйтсәң дә, Чаллы каласы өчен күп эшләр башкарган шәхескә карата мондый мөнәсәбәтне гадел дип булмый һәм андый ямьсез гамәл өстә, кыйммәтле кәнәфиләр биләүчеләрне җитәкче буларак бер дә бизәми. Әмма запастагы КГБ полковнигы андый гаделсезлекләрдән өстен кала, вакланып йөрми. Эшсез торырга да күнекмәгән Хәйдәр Фаварис улы. Ул унбиш көннән артык ял итә алмый, улы Илдар, кызы Эльза һәм хатыны Әлфия ханым белән киңәшләшкәннән соң, 2010 елның 15 ноябрендә «Кама беконы» җәмгыятендә кадрлар бүлеге башлыгы вазифасына алына. Шуннан бирле – икмәк үстерүчеләр, җәмгыятьне азык-төлек белән тәэмин итүчеләр сафында. Хуҗалык зур, кадрлар мәсьәләсе кискен тора. Ял иткән көне – якшәмбе генә. Ялсыз эшләгән чаклары да еш кабатланып тора. Әле менә терлек сую һәм ит эшкәртү цехы ачканнар, инде колбаса цехын эшләтеп җибәрү өчен мәш килеп йөргән көннәре.

Хатыны Әлфия ханым дигәнгә дә ачыклык кертеп үтик. Ходай Тәгалә бер сынаганны кат-кат сыный диләр. 1999 елның июнендә Хәйдәр Фаварис улы Лена ханымны югалта. Авыру көтмәгәндә, кинәт башлана, 1997 елның октябрендә Казанда ашыгыч операция ясыйлар. Гаилә, бер булып бөтен мөмкинлекләрне файдаланып, Лена ханымның гомерен саклап калу өчен көрәшә, әмма яман чир көчлерәк булып чыга шул. Утыз ике ел буена тормыш йөген бергә тарткан яраткан хатыны, балаларының әнисе, үзләрен ятим калдырып, бакый дөньяга күчә. Мондый яшьтә тол калган ир-атларга тормыш көтүләренең никадәр катлаулануын аңлатып торырга хаҗәт юк. Хәйдәр Фаварис улы балалары белән яши. Хатынын югалтуга дүрт ел тулып килгәндә, көтмәгәндә язмышы Әлфия Минһаҗ кызы Нәбиуллина белән очраштыра. Бар да бик гади вакыйгадан башлана: Әлфия ханым, кайберәүләрнең җавапсызлыгы аркасында, авыр хәлгә юлыга. Хакимияттәге бер түрә исә, соңгы чиктә ярдәм итүен үтенеп, аңа Хәйдәр Фаварис улы янына барырга киңәш бирә. Ә ул беркайчан да авырлыклар каршында калганнар язмышына битараф була торган кешеләрдән түгел. Бу юлы да кулыннан килгән кадәр булыша. Бер дә юкка гына «Игелек кыл да суга сал, кеше күрмәсә балык күрер», димиләр шул. Кылган изгелеге үзенә олы юаныч булып әйләнеп кйта: бераздан Әлфия ханым белән гаилә коралар, тату гына яшәп китәләр.

  Бүген Хәйдәр Фаварис улының тагын бер олы юанычы – яраткан оныгы, кызының кызы, кечкенә Ленасы бар. «Татлылырадан татлы – ни?» – дип сорасалар, һич икеләнмичә: «Оныгым!» – дип җавап бирер идем, – ди ул. Әлфия ханымны да үз итеп: «Әбием», – дип кенә дәшә икән оныклары. Туганнарына килгәндә, абыйлары вафат инде. Ундүрт яшеннән урман кисәргә йөргән һәм үзен тәрбияләп үстерүгә зур ярдәм күрсәткән Мөкәрәмә апасы исән, Бәкер авылында яши. Нигезләрен дә югалтмаганнар: төп йортта – Рәис абыйсының төпчек малае гаиләсе. Кыскасы, язмышыннан бик канәгать Хәйдәр Фаварис улы Галәүтдинов. Тормышы һич тә заяга узмаган. Ул – Татарстанның атказанган юристы, Чаллының мактаулы гражданы, СССР Кораллы көчләре ветераны, 1 нче, 2 нче, 3 нче дәрәҗәдәге «Мактауга лаек хезмәте өчен», «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә», «Татарстан каршындагы хезмәтләре өчен» медальләре кавалеры. Хәер, саный китсәң, бүләкләренең, мактаулы исемнәренең исәбе-хисабы юк. Беркайчан да «чабатасын түргә элмәгән», туган теленнән ваз кичмәгән, олыны олы, кечене кече итә белгән, һәрчак ачык йөзле, мөлаем Хәйдәр Фаварис улы Галәүтдинов бүген дә алгы сафта, һаман ил, Ватан, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып яши. Тынгысыз җанлы, ару-талуны белмәс, татарның олы шәхесләреннән берсе дәрәҗәсенә ирешкән, шәһәрдәшләребезнең олы ихтирамын казанган Хәйдәр агага сәламәтлек, тыныч картлык, балалар һәм оныклар бәхете теләү һич тә гайре табигый тоелмастыр. Ул боларга лаек!

  Ә инде сүзебезне озак еллар буена кала хакимиятендә төрле җаваплы вазифалар башкарган һәм 2009 елдан Чаллы Башкарма комитетының Автозавод районы хакимияте башлыгы булып эшләүче Раушан Мәсгут кызы Усманова фикерләре белән төгәлләү һич тә артык тоелмастыр:

  «1997 елда мин мэриягә эшкә килгәндә, Хәйдәр Фаварисович кала Советы рәисе урынбасары булып эшли иде. Шунысы үзенчәлекле: мэриядә бер генә эшнең дә аның актив катнашыннан һәм киңәшеннән башка үткәнен хәтерләмим. Җәмәгатьчелек белән элемтәләр идарәсендә эшли башлауга ук аның шәхесенә, зирәклегенә игътибар иттем. Ул бер вакытта да кабинетында озаклап утырмас, кәгазьләр белән бәйле бөтен мәсьәләләрне бик тиз чишәр. Иң мөһиме: үз командасына эшне ышанып тапшыра, кушканнарының үтәләсенә шикләнми. Әгәр син үзең тирәсендәгеләргә ышанасың икән, димәк, алар – профессионаллар. Ул һәрвакыт кешеләргә карата игътибарлы мөгамәләдә булды. Аппарат җитәкчесе булып эшләгән елларымда Хәйдәр Фаварисович Галәүтдинов минем гакыллы остазым иде, кала тормышына бәйле күп нәрсәләргә өйрәтте. Ул һәрвакыт аек акыл белән эш-гамәлләр кыла, һәрвакыт пөхтә, тавышын беркайчан да күтәрми, иң четерекле хәлләрдә дә югалып калмый. Ул чын мәгънәсендә акыл иясе, авыр чакта – ярдәмче һәм киңәшче».

Комментарийлар