Логотип «Мәйдан» журналы

Сынау

Иртүк торып ишегалдына чыгуга, Фатыйхны агач башларында ярыша-ярыша сайраган сыерчыклар каршы алды.

Җылымса гына талгын җил исә, сукмак кырыйларында калган карлар эри, алар инде юкарып беткән –мәшәкатьле җиргә текәлгән язгы кояш тырышып кар ашый. Әй, рәхәт тә соң! Кояшлы яз кар-бозларны гына түгел, күңел түрендә яшеренеп яткан авыр уйларны да эретә сыман. Кояшка чагылган күзләрен кыскалап, Фатыйх тирә-якка карады: якындагы агач йортларның түбә кыегына ялтырап торган очлы боз сөңгеләре тезелгән. Үзләренең өй алдындагы тәбәнәк коймалары кыйгая башлаган икән, ныгытасы булыр, кечкенә сарай алдын себереп куярга, ихатаны тәртипкә китерергә кирәк. Тик әлегә һич вакыты юк, бу арада ялсыз эшләде ул, кич эштән кайткач чыкса гына инде. Уңайлыклары урамда булган бу ике подъездлы иске йортта дүрт гаилә яши алар, йорт алдын үзләре карап тора. Соң өйләнде Фатыйх, кырык яше тулганда гына туган ягына кайтып, үзеннән уналты яшькә яшьрәк чибәр, иркә татар кызын очратты ул. Танышкач, бәхет кошы тоткандай шатланды, өйләнешеп матур гына тормыш кордылар. Әле дә шулай яшәп яталар. Менә хәзер дә ишек ачылуга чаршау артыннан хатынының ягымлы тавышы ишетелде:
– Фатыйх!
– Әү, җаным!
– Син тагын эшкәме? Ял көнендә дә эшләдең бит.
– Эшкә инде... Эшләмәсәм, балаларны кем туйдырыр?
– Ә миңа син киткәч күңелсез!
– Син бит ялгыз түгел .Чәең әзерме? Кызлар, мәктәпкә җыендыгызмы әле?
Хатыны җәһәт кенә өстәл әзерләде. Иренә көндезге ашка дигән ризыгын төрде. Әнисе янында мәш килүче кечкенә Әнвәр тиз генә әтисенең алдына менеп кунаклады да иркәләнеп кенә аның муеныннан кочаклады. Фатыйх балаларын бик ярата, алар да әтиләре өчен үлә язып торалар. Ун яше тулган Флүрә белән сигез яшьлек кече кызы Галия дә өстәл янына килеп утырдылар. Фатыйх кызларының башларыннан сыйпады, аркаларыннан сөеп алды. Аларга сәер генә карап торган хатын, ире килә башлагач, ничектер, читкәрәк тайпылды.
– Йә, миңа кузгалырга вакыт, – диде ир, – балаларны озат, әйбәт кенә торыгыз! Вахта автобусы килеп җитәр, мин чыгыйм .
Соңгы вакытта хатынында ниндидер үзгәреш сизә башлады ул, әллә яз шулай тәэсир итә инде? Аның шаян күзләре артыграк ялтырый сыман, дәртләнеп, бер басасы урынга биш баса, үзалдына елмаеп та куя. Кайчакта онытылып, үз уйларына чумгандай, берни ишетми. Бу нидән шулай, һич төшенә алмый ир.
Ул тукталышка чыгып басуга, маңгаена НГДУ дип язылган кечкенә автобус килеп туктады. Буровойга сменага баручылар җыелып бетә язган иде. Автобусның ишеге шапылдап ябылды. Урыннан кузгалып китүгә, ирләр, көндәгечә гәп куерта, кызык табып төрле хәлләр турында сөйләшә-көлешә башладылар.
Аз сүзле Фатыйх аларга кушылмады. Ул кичә Мәскәүдә яшәүче абыйсыннан килгән хатны исенә төшерде.
Сугышта, Көнчыгыш фронтта генерал дәрәҗәсенә ирешкән, Кенигсберг шәһәре коменданты булып хезмәт иткән Фәүзи абыйсы, энесе Мәсгуть чакыруы буенча, башкалага барып урнашкан иде. Кечкенәләре Сабит та шунда сыенды. Хәлләрне белеп торалар, хат язарга вакыт та таба Фәүзи абыйсы. Һәрвакыт энеләре өчен борчылып яшәделәр алар. Борчылмаслык мени? Вакыйгаларга бай булды Фатыйхның катлаулы бу тормышы... Ул автобус барган көйгә хәтер сандыгын ачты...
Балачак хәтирәләре бүгенгедәй күз алдында Фатыйхның. Нык тормышлы тырыш татар гаиләсендә үсте алар. Андыйларны күралмаучылар күп булгандыр, дөньяларын пыран-заран китергәнче дип, әти-әниләре биш бала белән җыенып, Урта Азия якларына китеп барды. Зур апалары Ленинабад шәһәрендә кияүдә иде. Фатыйхның кечкенә чагында апаларында кунакта булуы, лагман дигән озын токмач ашавы, искиткеч матур, биек карлы тауларга карап торуы исендә әле. Абыйлары да бардымы икән, анысын хәтерләми дә инде. Абыйлары яхшы укыды, аларга карап, энеләре тырышты, һөнәр алды. Туган илгә кайту иде аларның теләге. Шулай гомер җебе йомгакка җыйнала башлаган иде...
Яше җиткәч, 1939 елда СССРның кораллы көчләре составында Фатыйх фин сугышына эләкте. Акфиннәр белән күп бәрелешләрдә булды ныгыган егет, Бөек Ватан сугышына тәҗрибәле солдат булып керде ул. Кырык беренче елның салкын декабрендә яңа ачылган Волхов фронтына эләкте ул. Сугышның бетмәс-төкәнмәс авырлыгын – ядрәләр астында сазлыкларда су еруларын, ут яңгыры астында шуышуларын исенә төшерде, һәлак булган иптәшләрен күз алдына китерде. Фашистлар әзерләгән «Ленинградны камап алу операциясе»н өзәр өчен көчле оборона ясадылар алар. Ладога күленнән көньяктарак булган Ленинград фронтының 67 нче армиясе белән кушылуларын, коридор ясап, Ленинград белән элемтә булдыруларын онытып буламы соң? Волхов фронты...
Ә язмышының иң фаҗигале өлеше Фатыйх яраланып тоткынлыкка эләккәч башланды... Хурлыклы авыр көннәр, айлар, еллар... Фашистлар тоткынлыгында күргән коточкыч җәфалар, интегүләр, түзалмаслык авыр эш, ачлык! Лагерь сакчылары күрмәгәндә, яшеренеп чүп өемендәге бәрәңге кабыгын, ризык калдыкларын алып суыру, үлем белән тартышу, дизентерия белән интегүләр. Чебен урынына кырылган ач тоткыннар... Искә төшерергә дә куркыныч боларны! Хәтерендә... Үтәли сызлау, авырту чигәләрне кыса. Кашлар, күзләр, керфекләр күтәреп булмастай авыр. Ниндидер тимер белән суккандай, металл кыршау белән кыскандай, баш үтереп чатный, этләр өрүе ишетелә. Кемдер аны селкетә, нәрсәдер сорый. Фатыйх аңына килеп, күтәрелергә тырыша... Концлагерьны Американың хәрби часте камап алган икән! Бу 1945 ел башлары иде. Әйе, соңгы чиктә союздаш хәрбиләр коткарды аларны ач үлемнән. Америка солдатлары ярым үлек хәлендәге хәрби тоткыннарны, машиналарга төяп каядыр алып киттеләр, аннары пароход белән көньяк Америкага – Бразилия дигән илдәге пальмалар үсеп утырган җылы бер утрауга илттеләр. Хәтта ниндидер пособие билгеләп, ашау паеклары бирделәр, әкренләп кеше хәленә кайтардылар. Азат ителгәннәр арасында төрле телләрдә сөйләшүче чит ил кешеләре күп иде, ә Советлар Союзыннан булган урыс, украин, татар, белорус, казахлар бергәрәк булып, оешып яшәделәр. «Сират күперен» кичеп исән калган, бераз аруланган, хәл кергән Фатыйх та, иптәшләре белән бергә илгә кайту теләге белән яна башлады. Туган җирен, туган телен сагынды ул. «Тагын сугышка кереп, дошманнарны дөмектерергә!» дигән уй тынгы бирмәде аңа. Безнең гаскәрләрнең фашистларны үз җирендә тукмавын белеп шатланды элекке солдат. Ә язмыш дигән явыз бары тик үзе язган юлдан гына йөртә икән бит. Менә чит җирдә калырга теләмәүчеләрне пароходта Италиягә китерделәр. Фатыйхлар андагы тормышны күреп шаккаттылар, гаҗәпләнделәр.
– Менә ничек яшиләр икән чит илләрдә...
– Оҗмахта яшәгән кебек болар.
– Әллә монда гына калабызмы соң? – диде бер украин егете.
– Ни сөйлисең, мин илгә кайтам!
– Мин дә, мин дә, – диештеләр бар да.
Фатыйх үз туганнарына күрсәтергә дип открыткалар, рәсемле журнал, кечкенә сувенир алды. Гыйбрәт алырлык нәрсәләр күп иде монда! Шулай итеп, кырык бишенче елның җәендә, әллә ничә ил аша үтеп, сагынып төшләргә кергән кадерле Туган ил чигенә аяк бастылар алар. Тоткынлыкта булганнарга илдә караш бик начар икәнен ишеткәннәр иде, тик болай ук булыр дип уйламадылар. Озаклап сорау алулар, халык дошманы дип кыйнаулар җанны да, тәнне дә телгәләде. «Сатлык җан» кләймәсе сугып, Себергә, Красноярский краена, лесоповалга җибәрделәр Фатыйхларны. Ун елга хөкем ителгән егет, зәһәр суыкларда бот төбеннән кар ярып, тайгада урман кисте, лесоповалда агач әзерләде, җәй көннәрендә Енисей елгасыннан сал агызды. Ачлыкта, авыр хезмәттә тоткынлыкның җиде елы үтеп китте. Рухын сүндермәде, сәяси тоткыннар белән бергә Советлар Союзының матур киләчәгенә ышанып яшәде ул. Илдәге сәясәт үзгәргәч, амнистиягә эләгеп, унөч елдан соң гына туган җиренә кайтып керә алды Фатыйх .
Аның күңелсез уйларын бүлдереп, автобус буровойга килеп туктады. Нефтьчеләр шау-гөр килеп эш урыннарына юнәлделәр. Урман буендагы скважина өстенә корылган ике таянулы корылма вышкалар янына торбалар төялгән машиналар килә башлады. Ирләр скважина янына җыелды, торбаларны забойга төшерергә әзерләделәр.
Кичкә таба көчле җил чыкты, караңгы соры болытлар бөтен күк йөзен каплады. Бераздан язгы яңгыр сибәли башлады. Менә алда Яңавыл күренде. Бистә кырыендагы өйләр, куркынган кебек җиргә сыенган. Кайбер тәрәзәләрдә күренер-күренмәс булып утлар җемелди, күңелгә шом сала. Эштән арып кайтып кергән әтиләрен өйдә балалары каршы алды.
– Әниегез кайда?
– Ул өйдә юк!
– Әти, ул бүген бер абый белән китте. Еракка!
– Ничек инде, нинди абый тагын?
– Күрше апаларның туганы белән.
Фатыйх йөгереп күршеләренә менеп китте. Чынлап та бер айлап элек аларга Үзбәкстаннан ниндидер чибәр генә егет килгән иде бит! Кабаланып килеп кергән күршесенә Разыя барын да сөйләп бирде: үлгән иренең энесе кунакка килгәч, алар яшерен генә очрашып, аның хатыны белән сөйләшеп йөргәннәр икән! Өч баласын калдырып, гыйшык эзләп китүче хатыны турында менә шунда гына белде Фатыйх! Кире фатирына төшкәндә бу коточкыч яңалыктан ул югалып калды. Хәле китеп диварга сөялде, күзләреннән яшь бәреп чыкты. Ничек болай булды соң бу? Нигә шулай сыный аны бу явыз язмыш?
Һава җитмәгәнгә ул ишек алдында чыкты, нишләргә белми озак торды: хатынын беренче очраткан кичне исенә төшерде, үзенең гашыйк булуы, беренче балалары тугач ничек шатланганы күз алдына килде. Әйе, бу кырыс тормышның авырлыгын хатын җилкәсенә салмаска тырышты ул, һәрчак ярдәм итте, яратып яшәде бит аны Фатыйх! Ничек болай булды соң бу? Һаваның салкынлыгы да сизелмәде, ялан өс тораташтай басып, уйланып тик торды. Ә уйларның иге-чиге юк! Нишләгән ул... Үзгәрешне тойды бит... Димәк, балаларны калдырып... Балалар! Алар нишли анда? Ашыгып фатирына юнәлде ир, балаларына ашарга әзерләде, тик тагын йөрәге әрнүгә, ачуына түзалмыйча: «Сатлык җан! Оятсыз, фәхишә! Кайтырсың әле, соң булыр!» – дип тәрәзә төбен йодрыклары белән төйде. Шушы сабыйларны ни йөрәге белән калдырып китә алган ул? Хайваннар да үз балаларын ташламый! Ә ул... гашыйк булган имеш... Бер сүз әйтмичә качып киткән бит! Ояты ни тора! Нишләргә? Балаларны ничек карарга? Ә эшен югалтырга ярамый аңа. Ир башын учлары белән кысып, төн буе уйланып утырды.
Икенче көнне эшеннән ял алды ул. Мәшәкатьләре бик күп иде, өйдә, балалары янында булды Фатыйх: балалар бакчасына юллама алуга иреште, улын медосмотр үткәреп, белешмәләр җыйды, кызларын карады, юатты. Бәхет кошының канатын гына тотып калган иргә яшәр өчен җайлашырга кирәк иде.
Атналар, айлар үтә торды, Фатыйх өметләнеп көтсә дә, хатын кире кайтмады. Дүртенче яшендәге улы төннәрен елап әнисен таптыра. Төрлечә юатырга тырыша әтиләре:
– Улым, елама, без бит ирләр, ә ирләр еламый, түзә, газап-михнәт турында кычкырып йөрми! Без бергә, үзебез дә булдырабыз, әйеме?
– Кечесен балалар йортына бирмисеңме соң?
Күршеләре улын балалар йортына тапшырырга үгетләп караса да, ул мондый киңәшне тыңларга да теләмәде. Йөрәк ярасын кешегә ачып салырга күнекмәгән ир тормыш авырлыгын кешегә күрсәтәме соң? Ә Әнвәрне балалар бакчасында калдырып эшкә китү Фатыйх өчен зур газап! Бала чытырдап аның муеныннан кочаклый да җибәрмичә елый. Тәрбиячеләр төрлечә юатып карыйлар, ят уенчыкларга да исе китми малайның. Озак интектеләр алар, күрше Разыя апалары ярдәм итәргә тырышты. Кызлар бөтенләй күңелсезләнеп калды. Кешеләргә булган ышанычлары юкка чыкты балаларның.
– Өйдә ашарга пешереп көтүче булмагач, мәктәптән кайтып, кичтән әзерләнгән салкын ризык белән тукланалар, балакайларым! Җылы, юньле ризык күрмиләр инде!
– Әллә өйләнеп карыйсыңмы? Әйдә, бик ипле бер хатын белән таныштырам! – диде дусты.
Фатыйх якын да килмәде.
– Юк инде, – диде ул, – балалар үзләрен икенче кат ятим итеп хис итмәсен, үги ана белән интекмәсен! Шулай ялгызы тырышты ул. Кызларны алдына утыртып зурларча сөйләште, юатты, аңлатты. Кич йокларга яткыргач, яннарына утырып әкиятләр сөйләде, ял көннәрендә кинога алып барды. Беркөнне ул:
– Флүрә, Галия, сез инде зур кызлар! Ләгәнне алыгыз әле! Хәзер эссе су салабыз да менә болай итеп кер юабыз, сабынлап ышкыйбыз! Башта ак әйберләрне, аннары башкаларын. Аннары тагын бер кат шулай юабыз, соңыннан салкын су белән берничә кат чайкыйсы! – дип күрсәтеп, бу эшне кызларга тапшырды. Шулай кер юарга, ашарга пешерергә өйрәтте ул аларны. Ә җәйгә кызларга пионерлагерьга юллама алды.
– Әйдә, улым, апаңнар янына барып кайтыйк, көтеп яталардыр!
Ял көнендә улын күтәреп урман аланына, яннарына барды. Авылдагы әбиләре теге вакытта кызы кайгысыннан урынга егылган иде, инде ул да терелеп йөри башлаган икән, оныклар җәйнең бер аен авылда үткәрде. Тик әниләренең беркемгә дә бер хәбәре дә юк иде.
Каеннардан өзелеп төшкән яфраклар сары келәм булып сукмакларга түшәлгән бер чорда, Флүрә белән Галия әниләрен сагынуга түзалмый елап алгач, бәхәсләшеп киттеләр. Флүрә апасы төшендә әнисен яшел болын уртасында күрүен, үзенең кочак җәеп аның каршысына йөгерүен, тик килеп җитәм дигәндә генә әнисенең юкка чыгуын сөйләде. Сеңлесе:
– Ул кире безнең янга кайтырга җыенадыр, апа, – диде.
– Кайтырга уйласа, бер тапкыр булса да хат язып җибәрер иде әле!
– Ул кайтырга дип безгә бүләкләр, күчтәнәчләр алып йөридер!
– Көтеп тор, алган ди менә! Әти берәр апа белән танышсын да безгә икенче әни алып кайтсын иде ичмасам! Мәктәптәге Галина Петровна нинди әйбәт! Үзе шундый ягымлы, ничек яшәвебезне гел миннән сорштырып тора.
– Ул бит марҗа! Әнвәр аңа «мама» дип эндәшермени? Их, үзебезнең әни булса! Галия тагын күз яшьләренә төелде, апасы аны кочаклап юата башлады.
– Әйдә, Галия, кер юа башлыйк, Әнвәрнең бакчага кияргә дигән киемнәре пычранган, әле алар кайчан кибә...
Әтиләренең вакыты җитмәвен аңлаган кызлар эшкә тотынды. Алар инде кул арасына керә, йорттагы эшләрне эшләү, ашарга пешерү мәктәптә уку белән үрелеп бара. Ә Фатыйхның тавык чүпләп тә бетерә алмаслык йорт эшләре белән хатын-кыз турында уйларга вакыты юк идеме, әллә алар затыннан күңеле бизгән идеме, тормышлары элеккечә дәвам итте. Бәлки өч бала янына килергә теләүче дә булмагандыр. Яки балалар хакына ул шулай эшлидер...
Сирәк кенә булса да, гаилә тормышында күңелле вакыйгалар да булгалап тора. Ай саен Мәскәүдән абыйларыннан посылкалар алу, аларны ачу шатлыклы бәйрәмгә тиң иде. Бүген дә яңа, матур киемнәр, тәмле күчтәнәчләр, ботка пешерергә дип җибәрелгән ниндидер ярмалар, йорт өчен кирәкле әйберләр тулы тартманы ачтылар, боларны күрү белән балалар сөенде, шатланып сикереште, кул чапты. Кипкән җимешләр, алма, чия каклары, сырлы прәннекләр нинди тәмле! Посылка килгән көннәр чынлап та зур бәйрәмгә әйләнә. Туганнары ташламый аларны... Фатыйх керфекләренә кунган яшьләрен балаларына күрсәтмәс өчен озынча ябык йөзен читкә борды. Йокларга яткач та чаршау белән капланган караңгы почмактан кызларның шатлыклы пышылдавы ишетелде.
Тагын ямьле җәй җитте, каникуллар башланды. Галия белән Әнвәрне авылга, әбиләренә илтеп куйгач, олы кызын Ленинградка экскурсиягә алып китте. Фатыйх. Менә нинди икән ул Ленинград! Шәһәрнең матурлыгына Флүрә сокланып туймады. Аларның бистәсе бик ярлы икән бит! Әтисе белән тарихи урыннарны, музейларны карадылар, күтәртеп куелган күперне күрделәр, су трамваена утырып йөрделәр, Петергофта да булдылар. Берничә көнгә сузылган бу сәфәр күңелдә онытылмас тәэсир калдырды. Өйгә кайткач та кыз Ленинградны озак оныта алмады, Ленин яшәгән шәһәр турында иптәшләренә сөйләде, алып кайткан открыткаларын күрсәтте.
Икенче елны алар, сыйныфларындагы бөтен иптәшләрен кызыктырып, җыйнаулашып Мәскәү шәһәренә юл тоттылар, абыйларында булдылар, Мәскәү белән таныштылар.
– Сиңа Советлар Союзы Герое дигән исемне ник бирделәр, Мәсгутъ абый? Алтын йолдызыңны карарга ярыймы? Балалар аны сорауга күмде.
– Фәүзи абый, Калининград немецләр шәһәре булганмы, ул ямьлеме?
– Юк, балалар, үзебезнең Мәскәү ямьлерәк!
Абыйлары, җиңгәләре аларны әйбәтләп кунак иттеләр, кич циркка да бардылар әле. Андагы искиткеч матурлыкны, утлар яктысында күз күрмәгән хайваннарның чыгышларын караган балалар шатлыктан җиде кат күктә иделәр!
– Бүген Кызыл мәйданга барабыз! – диде әтиләре шатланышкан кызларына.
Ленин мавзолее янында чират күп иде, анда кермәделәр, кызыксынып, тирә-юньне карап йөрделәр. «Славянский базар» дигән җирдә ашап та чыктылар әле. Шулай вакыт узганын сизмәделәр дә. Өченче көнне үзләрен алырга җибәрелгән машинага утыртып, әтиләре аларны Сабит абыйларына алып китте. Сабит төсле металлургия өлкәсендә зур белгеч икән, хәзер аны металлургия буенча министр урынбасары итеп үрләткәннәр!
– Әти, абыйларның өйләре нинди матур, нишләп безнеке дә андый түгел? Әнвәр әтисенең чал төшкән чәчләрен сыйпап җавап көтте. Мондагы бай, җитеш, матур тормышны күреп, яхшы укуның мөһимлеген аңлап кайтты алар. Әтиләре дә Казанга университетка керергә җыенган булган да бит, укый алмаган шул...
Фатыйх бар тапкан акчасын җәлләмичә, балаларын «дөнья белән» таныштырды, анасыз үсү ачысын оныттырырга тырышты.
Тагын бер елдан, кызлар үсеп җитүгә, туганнары белән киңәшеп, Фатыйх ике кызын да Иваново шәһәренең һөнәр училищесына укырга илтеп кертте. Шәһәрнең Мәскәүгә якын булуы хәлиткеч роль уйнады монда. Тик әтиләреннән, энеләреннән аерым яшәүне бик авыр кабул иттеләр алар, ярты елдан кире кайтаруларын үтенеп абыйларын интектереп бетерделәр. Тормышта авыр сынаулар үтеп, балалары өчен генә яшәгән кадерле әтиләрен ялгыз калдыру җинаятькә тиң булып тоелды алар өчен! Кызлары аны бик яраталар. Яратмаслык мени? Ул үзен кайгыртмады, алар диеп яшәде, ач-ялангач итмәде, тәртипле итеп үстерде!
Шундый авыр еллар үтте, күп сулар акты, тормыш ачысын, хыянәтнең ни икәнен үз җилкәләрендә татып үскән балалар да инде үсеп буйга җитте, һөнәр алды, тормыш корды. Дөньялар җиңеләя башлады. Зур фатирга күчкән, нефтьче булып эшләп лаеклы ялга чыккан Фатыйх кече кызы, аның гаиләсе белән яшәп ята. Үзләрен иң авыр чакта ташлап киткән җилбәзәк хатынның тормышы турында берни белмичә яшәделәр алар. Ул үзе дә инде төштә күргән кебек кенә булып тоела иде. Кызлары үзләре әни хәзер, улы – Әнвәре дә өйләнде. Оныклары белән мәш килгән, сынауларга бирешмәгән әтиләренең тырышлыгы аркасында матур гына яшәп яталар алар.
Менә тагын сайрап торган сандугачлары белән ямьле яз килде. Яңарыш, үзгәрешләр көтеп яшәгән иң матур чор бит ул яз вакыты! Сөю һәм наз, сагыш һәм бәхет, горурлык һәм дулкынлану, төрле мәшәкатьләр белән гомер үтә торды. Бер көнне ире белән базарга чыккан Флүрә озын күлмәк кигән, яшел яулык япкан, үзенә карап хәрәкәтсез торган бер кара гына хатынга игътибар итте. Нәрсә карап каткан ул? Йөзенә карагач аны таныды кыз... Кайткан! Әни дигән кеше кайткан! Картайган, күз төпләрен, йөзен җыерчык баскан! Үзе бер сүз дә әйтми, яшьле күзләрен тутырып карап тора! Тышкы яктан үзгәрешсез калса да, Флүрә шуны аңлады: яшьлегендә йөрәк парәләрен ачы язмыш кочагына ыргытып киткән, яратып яшәгән ирен кайгы дәрьясына ташлаган бу җаһил ана өчен алар тормышында урын юк иде инде!
Апасы Галиягә бу яңалыкны әйткәч, тегесенең һич исе китмәде, сөяркәсе белән кайткандыр инде, дип кенә куйды. Разыя әбисе Әнвәргә кич үзәк почтада әнисе көтүен әйтсә дә, аның очрашырга һичбер теләге булмады.
– Мин андый кешене белмим, – диде ул күрше әбигә. – Без элек аңа кирәкмәгән кебек, ул да безгә кирәкми хәзер! Безнең әтиебез бар!
Әтисенә дару алырга килгән Әнвәр ашыгып даруханәгә кереп китте.
Берничә айдан соң Флүрә, әнисенең егерме чакырымдагы бер авылга барып иске йорт алуын, ялгызы шунда яшәп ятуын ишетте. Сораулары ай-һай күп иде аның. Беркөнне түзмәде, шул авылга китте. Әнисе бакчада җыелган чүп өемен яндыра иде, капкадан кергән Флүрәне таныгач, кызына каршы атлады, тик кинәт аяк буыннары хәлсезләнеп, сөрлегеп китте. Флүрә тотып калмаса егыла иде. Шулай бер-берсенең күзләренә караган килеш, алар бер мәлгә сүзсез басып тордылар.
– Кызым, балакаем, килдеңме? – диде ул. Күзләреннән аккан кайнар яшьләре җыерчыклы бите буйлап аска, иягенә, аннан иске фуфайкасына акты. Газиз ана кочагында иркәләнергә теләгән балалык хыялларын искә төшереп, Флүрә дә яшьләрен тыя алмады... Сораулар тел очында калды. Икәүләп, бер-берсенә тотынышып, бакча буендагы иске эскәмиягә чүмәшүгә, әнисе торып җиргә тезләнде дә башын кызының алдына куйды:
– Кичерегез мине, балам, булдыра алсагыз, Алла хакына кичерегез! Зур ялгышлык эшләдем мин... Сезне дә бәхетсез иттем, үзем дә бәхетле булалмадым! Гаепле мин сезнең алда! Бу гаепне, гөнаһны күтәрерлек көчем калмады... Әнисе һаман елый иде.
Чүп өемен ялмап алган утка караган Флүрәнең дә шул мизгелдә барлык әрнүләре, күз яше белән аккан балалык рәнҗешләре утта янып юкка чыккандай эри иде инде.
 

Ралия КӘРИМОВА

 

Фото: vk.com

 

 

 

 

 

Комментарийлар