БИШЕНЧЕ БҮЛЕК

Бәхилләшү

Кәримә кибетен ачты,сатучы килгәнне көтеп алды да сумкасына күчтәнәчлек тәм-томын салып, туган йортына юнәлде. Әнисе, яшенә күрә, әйбәт кенә яшәп ята. Гомер буе фермада эшләп, пенсиягә чыкты, ялгызы ике кызын аякка бастырды. Ничәмә-ничә тонна сөтне кул белән савудан кәкрәеп калган куллары вакыты-вакыты белән тыңлаудан баш тартса да, үз-үзен йөртә әле.

Җәннәт апасының хәле көннән көн авырая барганын, үзе әйтмәсә дә, Кәримә күреп тора. Ашаганы – сыек шулпа белән җылы сөт. Анысын да бал калагы белән генә. Кәримә: «Кая, бир, үзем ашатыйм», – дисә дә, һаман калтыранган куллары белән үзе ризыкланырга, күбрәк, янында кеше булмаганда ашарга тырыша. Газапланганын күрсәтәсе килми торгандыр

Үзгәрде Җәннәт, бик үзгәрде. Үзе дә, тышкы кыяфәте дә. Заманында шайтанны да аздырырдай мут күзләрендәге очкыннардан сүлпән тонык караш кына калып бара. Мәмрәп торган җиләк кебек сусыл, күперенке иреннәре төссезләнеп эчкә убылган.

synar-kanatlar

Кайчандыр ачлы-туклы яшәп, дөнья арбасын тартып, иртә картайган авыл хатыннарының җенен котырткан тутырган тавык кебек гәүдәсе бүген бушап калган. Ябык гәүдәдә җылы да тормый. Катлы-катлы кофтасы, җиңсез сырмасы өстеннән иске мамык шәлен урап куйган.

Ул үзенең көннәре санаулы икәнен чамалый. Күренердәй табибларга күренде инде. Берсе дә өметләнерлек сүз әйтмәде. Вакытың җитсә, бернәрсә дә алып кала алмый икән.Соңгы вакытта сөйләшүенең дә атасы-анасы юк. Күптән гүр иясе булган әти-әнисен искә төшерә, үзе генә калганда, әллә кемнәр белән сөйләшеп тә ята шунда. Җүләр дисәң, җүләр түгел; акыллы дисәң, хәтерең калыр.

Беркөнне Җәннәт Кәримәне үз янына чакырып алды.

– Кызым, тыңла әле сүземне, – диде, тынын көчкә алып. – Китәргә вакытым җитеп килә, ахры, минем. Көн дә әрвахлар белән саташам. Чакыралар. Тик бу дөньядан киткәнче эшләп бетерәсе эшләрем, сөйләшәсе кешеләрем бар. Әнкәңне чакырып кайт әле. Аның мине күрәсе киләдер, димим. Шулай да чакыр. Килмим дисә, ялын. Ходай хакы өчен дип ялварды, диген. Миңа аның белән сөйләшмичә китәргә ярамый. Зинһар, килсен. Барып әйт.Бүген үк. Хәзер үк.

Сәлимә, барса да барды, бармаса да барды, дигәндәй, бүген-иртәгә бу дөнья белән алыш-бирешен өзәсе кешенең үтенечен аяк астына салырга күңеле тартмады. Мәңге үтмәс тоелган рәнҗеше еллар узу белән тоныкланган иде инде. Аннары, Кәримәне үз куллары белән диярлек Җәннәт йортында калдырды бит. Тавыш-тынсыз гына Җәннәт аны ирсез дә, кызсыз да калдырды.

Ни дип чакырды икән инде? Салихны аздырып, үзенеке иткәненә дә ярты гасырдан артты. Шул гомер бер авылда яшәделәр. Көн саен ук булмаса да, очрашып тордылар. Салих аны да бәхетле итмәде. Ул берәрсен бәхетле итә алды микән соң? Үзе бәхетле була алды микән? Ташлап калдырган балалары, хатыннары, инде дә килеп, соңгы елларда бәгырьсез баласын күрергә зар-интизар булып дөнья куйган әнисенең рәнҗешләре аны бәхетле яшәтте микән? Анысы Сәлимәгә караңгы. Дөньяның тагын бик күп яклары караңгы аңа. Гомер кичте, тырыша-тырмаша балалар үстерде, кайнанасын карап, бәхиллеген алып, бакыйлыкка озатты. Нәрсә күрде инде ул, нинди рәхәт күрде? Икенчеләй караса, шөкерана кылырлыгы да бар кебек.Шул Җәннәтне генә ал.Ул нигә иреште? Күз явын алырдай чибәрлеге бар иде. Күпләр сыер тизәге ерып йөргәндә, ул ак эштә булды. Тамагы тук, кыяфәте матур иде. Тик ана бәхете дә татый алмый үтте гомере. Кәримәне үз баласыдай карап үстерсә дә, карында тугыз ай бала күтәрү, шаулап күкрәккә сөт төшкәнен тою, бала имезү рәхәтлекләрен татый алмады бит ул. Салих белән яшәгән берничә елны санамаганда, ялгыз канат булды, салкын түшәктә йоклады. Кешенекен урлап, бәхетле булып булмый шул, булмый. Берәрсенекен урлыйм дисәң, үзең өчен бәхетсезлеккә әйләнә дә куя ул. Аңламый дисеңме шуны үзе? Аңлый,бик аңлый. Дөнья белән алыш-бирешен өзәр алдыннан аның белән сөйләшәсе килер идемени, югыйсә.

Кәримә, ишегалдына алданрак узып, ишекне ачты.

– Бу – без, Җәннәт апа, әнкәй белән.

Түр яктан ыңгырашкан тавыш ишетелде.Сәлимә, чишенеп, эчкә узды. Иркенлек, муллык булса да, өй эчен моңсулык сарган. Мондый чакта бусаганы атлап кергәнсең икән, кем булуына карамастан, әйтелә торган сүзләр бар.

– Ни хәлләрең бар, Җәннәт ? Авырып киткәнсең икән.

Җәннәт нидер әйтте.Күгелҗем-сары төскә кергән йөзгә карап тору авыр иде.

Кәримә карават башына килеп басты.

– Җәннәт апа, әнкәй яныңда утыра. Аңа нәрсәдер әйтмәкче идең бит.

– Күрәм, кызым.Әйтәсе сүзләремнең рәтен таба алмый торам. Син мине мендәргә күтәребрәк яткыр да безнең икебезне генә калдырып тор әле. Миңа синең алда сөйләшүе авыр булыр.

Кәримә, коры сөяккә калган карчыкны күтәреп утырткандай итте, ике яктан ике мендәр белән терәтеп куйды.

– Менә шулай. Рәхмәт, балам!

Кәримә, бүлмә ишеген ябып, алгы якка чыгып китте.

– Сәлимә… Моңарчы… синең алдыңа кичерүеңне сорап бармадым. Синең алдыңда гаепле икәнемне белсәм дә… баш иеп, сүз кушасым килмәде. Син минем кемлекне беләсең. Кәпер Гайнетдин кызы булып яшәдем… гомер буе. Синең алда гаепле мин. Гаебемне аз гына булса да йола алганмындыр. Кәримәне кулымнан килгән кадәр җил-яңгыр тидермичә, караңгы чырай катмыйча үстердем. Кеше кимәгәнне киде, кеше ашамаганны ашады. Эшкә өйрәттем. Әдәпсез-әхлаксыз да булмады. Сезне дә оныттырмадым… Ялгызлыгы гына менә…

Җәннәткә сөйләве авыр иде, тавышы өзек-өзек чыга. Буылгандай туктап кала да тагын сөйләп китә.

– Салихның сезне ташлап китүендә мин гаепле. Кеше сыман минем дә ир хатыны булып яшисем килде. Мин кемнән ким, дип уйладым. Миңа китмәгән булса, барыбер башкага китәр иде. Булдыра алсаң, бәхиллә син мине, Сәлимә. Дөньяныкы дөньялыкта калсын. Әҗәл, үз вакыты җиткәч, алып та китәр.Бәхиллегең аңа түгел, миңа кирәк…

– Ходай кичерсен, Җәннәт. Аннан узып мин ни әйтим. Буласы булган инде. Үткәннәрне актарып торма. Миңа да авыр, сиңа да җиңел түгелдер.

Авыру карчыкның тагын нидер әйтәсе килде, кулын алга сузарга теләгәндәй талпынды. Сәлимә сүзен аңламады, үзенә таба күтәрелгән кулны гына тотып алды. \ Җәннәтнең йөзенә елмаюга охшаган хәрәкәт сызылып үтте. Аннары күзен йомып, иреннәре арасыннан авырлык белән:

– Ардым мин, – дигән ике сүз чыгарды.

Кичкә таба Кәримә, кабат әнисен алырга, машиналы күршесен җибәрде. Җәннәт дөнья куйган. Белгән кадәр Коръән укып,төнен мәетне саклап чыктылар. Икенче көнне, бөтен йоласына туры китереп, Җәннәтне җирләп тә куйдылар. Сәлимә ахырга кадәр кызы янында булды.

 

АЛТЫНЧЫ БҮЛЕК

Солдат сөйгәне

Кайтып, өстен алыштырырга өлгермәде, артыннан бастырып диярлек, Ясминә карчык килеп керде.

– Кайттыңмы? Тәрәзәдән карап көтеп торган идем, югыйсә, кай арада гына узып киткәнсеңдер. Ул арада капкаң шыгырдады да кердем әле менә.

– Кайттым. Үлсәң, озатуы озак түгел лә инде аның. Берәүне дә җир өстендә калдырмыйлар. Яшәве генә авыр.

– Әйе, җир өстендә ничек яшәдең, дип сораучы юк. Барысы да Ходай Тәгалә хозурына баргач.

Карчыклар диван читенә утырып,дога кылдылар.

– Чәем кайнаган. Әйдә, эчмичә дә сине көтеп тордым. Ашыгып кайтмадың тагын, Кәримә янында булыйм, дигәнсеңдер инде.

– Бала бит. Җанны ярып чыккан. Кеше ни генә сөйләсә дә, минеке бит ул.

Ясминә ахирәтенең кайтуын коймаклар пешереп көткән икән. Элеккечә, мичтә куз өстендә пешкән коймаклары телеңне йотарлык иде. Сиксәннең теге ягына чыгып, тормышның төрлесен күргән ике карчык, бүгенге тормышларына шөкерана кылып, тегесен-бусын сөйләшеп, ашыкмый гына чәйләп, бик озак утырдылар. Сүз тагын мәет озату темасына кереп киткәч, Ясминә сорап куйды:

– Күңелең йомшап бардыңмы Җәннәтне озатырга, Кәримә хакынамы? Канлы яшьләреңне аз түктермәде бит ул синең, тәмуг кисәве, әстәгыфирулла, әллә ниләр әйтерсең әле…

Ах,бу сорау! Аның Сәлимә күңелендә йөрүенә дистә еллар инде. Тик җавап кына таба алганы юк. Кичердеме ул аны?

– Үзем дә белмим, ахирәт. Кичә иртән Кәримә аркылы чакыртып, бәхиллегемне сорагач та берни дә әйтә алмадым. Күңелемдә рәнҗеш саклап, ничә еллар үз-үземне елаттым. Кемгә авыррак булганын бер Ходай гына белә. Кичермәсәм нәрсә үзгәрә дә, кичерсәм нәрсә була? Хәзер бәндә алдында бирәсе түгел, тегендә бирәсе җавапларыбызны барлый башларга вакыт инде безгә.

– Анысы шулай. Мин менә озатырга бара алмадым. Нигә икәнен үзең беләсең бит инде. Аягым тартмады. Гөнаһлы булсам булганмындыр. Үземне көчлисем килмәде. Болай да елыйсы килгәндә, көлгән булып үтте гомер.

Ясминә белән Җәннәтнең үзара алыш-биреше еракка – кырык икенең  көз көннәренә барып тоташканын Сәлимә әйбәт белә. Ясминә аннан берничә яшькә кечерәк. Шулай булса да  гомерләре янәшә үткән, күрәсе бергә күрелгән. Аерма бик азда.

– Күңелең киң шул синең, Сәлимәкәем. Никахлы иреңне тартып алса да, ачуыңны онытырга тырышасың. Ә мин булдыра алмадым менә. Синең балаларың бар шууул! Калганы барыбер ваграк мәсьәлә…

– Бүгенгедәй хәтеремдә: кар бер явып,бер эреп газаплады бит ул елны. Сибгатуллага сугышка китәргә повестка килгән көнне дә кичтән кар яуды. Повестка да, кары да көтелмәгән хәл түгел иде инде.

– Унсигезем тулганны гына көтеп торалардыр инде минем дә. Каласың бит, җаный, – ди торган иде, икәү генә калган саен. Әй озак та йөрдек ул кичне. Ап-ак кар төшә акрын гына. Вакыт-вакыт тулган ай да, безнең бергә чакны күреп каласы килгәндәй, чыраен ачып ала иде. Кул очларыннан тотынышып кына барабыз. Әллә ниләр әйтеп каласы килә, әйтеп кенә булмый – оялта.

– Көтәрсең бит мине? – дип кабат-кабат сорады җаныкаем. Ә мин, җебегән, «Көтәрмен!» дип телем белән әйтергә дә оялдым. Яңа яуган карга гына язып куйдым «Үлгәнче көтәрмен» дип.

Иртәгә фронтка чыгып китәсе дигән көнне иртән иртүк, гомер булмаганны, өйгә үк килеп керде.

– Чык әле, сөйләшик, – ди.

Чыктым.

– Әйдә бүген үк Әгъдәс бабайны чакыртып никах укытабыз. Күңелем әллә нигә урынында түгел. Мине әткәй-әнкәй янында көтеп торсаң, күңелгә тынычрак, кайтуым ышанычлырак булыр, ди.

– Син нәрсә, Сибгатулла, – дидем. – Урын өстендәге әнкәемне калдырып, нинди кияүгә чыгу, нинди никах ди ул?

– Мин үземнекеләр белән сөйләштем. Аны да безгә алып кайтырбыз. Бергә-бергә җиңелрәк тә булыр.

– Авыру анасын тагып кияүгә чыккан кызны күргәнең бармы соң синең? Кеше ни әйтер? Җитмәсә, үзең иртәгәдән сугышка чыгып китәсең. Язган булса, кайткач кавышырбыз. Минем сине болай да көтәчәгемне беләсең бит, – дидем.

Озак сатулаштык. Ахырда миңа үпкәләп кайтып китте. Кызу кеше иде бит мәрхүмкәем. Бүтән якыннан күрешмәдек. Иртәгесен янына барырга йөрәгем җитмәде. Капка төбенә солдат озатырга җыелган халык: «Җәннәт бер минутка да аннан  калмады. Күптән кызыгып йөргән иде, теләгенә ирешкән, янында кундырып чыгарган», – диделәр. Ул вакытта егетләрнең кызлар янында кунып чыгу гадәте бар иде бит инде, үзең беләсең. Кыз үзе теләмәсә, эш үбешүдән ерак китми торган иде. Гөнаһларына керә алмыйм. Тик Сибгатулланың хаты барыбер аңа түгел, миңа килде. Баштагы хатларына җавап бирмәдем. Аннары Җәннәт Сибгатулланың әти-әниләреннән адрес алып, минем турында теләсә нәрсә язганын белгәч кенә җавап бирәсе иттем. И-и, ахирәткәем, сугыш эчендә йөргән җанымнан кадерле кешегә ачулана алмадым инде, үпкәләсәм дә. Бик килештереп яза да белә торган иде инде үзе. «Сиңа үч итеп кенә кердем мин ул көнне Җәннәт янына. Үзем аның янында, күңелем синең янда булды», – дигән булып язган иде беренче хатында ук. Шулкадәр ышанасым килде әлеге сүзләренә. Кәперәеп йөргән Җәннәткә дә шулай дидем: «Бер-ике ай да үтмәс, син аны онытырсың. Ә мин аны көтеп алырмын». Шулай булды да. Минем өчен Сибгатулладан башка ир-егет заты дөньяда гел булмады. Ә Җәннәт ничә кешене бәхетсез итте. Бер уйлаганда, аның минем алда гаебе дә юк сыман. Минем кочагымнан тартып алмады алуын. Тик барыбер, кочак җәеп каршы алмаган булса, Сибгатулла ул көнне минем янга барыбер кире килер иде кебек. Бәлки, мин дә аның шартына ризалашкан булыр идем. Килмәде шул әйләнеп. Үкенечләргә калды.Көтеп кенә җиткерә алмадым бугай инде үзен. Моңарчы кайтыр дигән өмет белән яшәлде. Хәзер өметләнмим инде. Теге дөньяда очрашырбыз дип өметләнсәң генә. Анда китәр вакытлар да җитә торгандыр.

– Әйтмә дә инде. Сабырларга һәйкәл куясы булса, беренчесе сиңа тиештер инде аның, Ясминә. Башта үз әнкәңне карап озаттың. Өч улының берсе дә әйләнеп кайтмагач, Сибгатулланыкыларны. Никахлашып, беркөнлек кенә хатыны булып калсаң да әллә дөресрәк тә булыр иде.  Бәлки, Сибгатулланың төсе – балаң да булыр иде.

– Әй, теге вакытта ризалашмаганыма үзем дә гомерем буе үкенеп яшәдем. Әүлия булган икән бәгырькәем. Кеше сүзе, имеш. Кемдә кемнең эше бар диясе генә иде дә… Биана-биата йортына әнкәемне ияртеп барып, аны да, үземне дә кимсетүдән курыктым шул. Апамның да балалары эреле-ваклы, бианасы өстенә әнкәйне дә карарлык җае юк иде. Бөтен сөенечем шул: Сибгатулланың рухын рәнҗетердәй бер генә гамәл дә кылмадым кебек. Аның алдында йөзем ак минем. Озатканда бирермен, дип чиккән кулъяулыгым гына аның җылы куеннарын күрә алмады.

Ясминә карчык, яшьләре кипкән күзләрен угалап, урыныннан торды. Күпертеп куелган мендәрләрне алып куйды да ашыкмый гына сандыгын ачты. Таслап салган чүпрәк-чапракларны да бер читкәрәк алып куйгандай итте.

– Болар – үлемтекләрем инде, беләсең. Синнән башка кешегә күрсәтеп тормадым. Язган булса, үзең тәртибе белән генә карап озатырсың инде.

– Кем кемне озатасын кем белә инде. Син әле миннән яшьрәк.Чиратны бозып, кая ашыгасың? – диде Сәлимә, күршесенең сүзен шаяруга борып. Ясминә әйтәсе сүзен дәвам итте:

– Менә моны минем яныма салырсың. Нәзер итеп әйтәм. Теге дөньяда булса да тапшырырмын җаныкаема…

Ясминә кулындагы саргая төшкән ак батисны сүтеп җибәрде. Бу – аллы-гөлле чәчкәләр чигелгән кулъяулык, читенә «Сибгатуллага вәгъдәм билгесе» дип язылган иде.

– Сәлимә карчык күршесеннән соңлап кына чыкты. Акрын гына, күбәләк кебек бөтерелеп, кар төшә иде. «Ясминә белән Сибгатулланың соңгы кичендәге кебек, – дигән уй килде аның башына. – Фронтовик аналары , фронтовик хатыннары, фронтовик  балалары бар. Бәйрәмдә булса да, аларны да хөрмәтлиләр.Толларга да фатир бирә башладылар әнә. Балалары, оныклары сугышып-ызгышып ята шул фатирлар өчен. Берсенең дә солдатын гомер буе хыянәтсез көткән, кыз булып картайган сөйгән ярлары турында искә төшергәне юк. Алар берни дә сорамыйлар да, югыйсә… ”

 

ҖИДЕНЧЕ БҮЛЕК

Кәримә

Шыксыз, буш өйне юкка гына мәет чыккан өй кебек, димиләр икән. Кәримәнең өйгә керәсе килмәде. Гүрнәчә кебек йортта аны көтүче җан иясе юккамы? Урын өстендә ятса да, Җәннәт апасы исән чагында, күңелгә җиңелрәк булган икән. Ярый әле ишегалды патшасы – Джек кушаматлы эте бар. Тик ул да бүген, өйдә кайгы барын сизгәндәй, кергән-чыккан кешеләргә дә битараф, ишегалдына адашып чыккан кош-кортка да. Ике күзеннән яшь ага.Кәримәнең юк эшне бар итеп йөрүен алгы тәпиләренә башын куеп, бераз күзәтеп торды да салынкы күз кабакларын җиргә төбәп, оясына ук кереп китте. Җәннәт аны көчек килеш, шәһәрдәге бер танышларыннан алып кайткан иде. Бергә картайдылар бугай инде. Хайван гына дисәң дә кеше акыллары бар, ахрысы, бу эттә. Булмаса, нәкъ менә бүген елар идемени?

Җиргә караңгылык иңде. Кар да төшкәли. Төн буе болай йөреп булмас, барыбер керергә кирәк. Кунарга иптәшкә күршедә яшәүче Бануны чакырган иде дә, анысы да, юкны бар итеп. сәбәп тапты. Имеш, малайлары кайткан, иртүк торып камыр куясы бар! Аларның китеп торганнары да юк инде. Совет заманында, башта Җәннәт апасы, аннары үзе авылдагы бердәнбер кибеткә баш булганда, икенче төрлерәк сөйләшәләр иде. Кирәксә-кирәкмәсә дә, чыгып тормадылар Җәннәтләрдән. Кирәк булса, малын да карадылар, бәрәңгесен алып бирделәр. Бүген генә: «Гомер буе сезнең кулдан ашадык. Рәхмәт инде», – дип хәлгә керәсе урында, мәет чыккан йортта үзен генә калдырдылар. Ярар, бүгенге белән көн бетмәгән. Барыбер үзенә генә яшәргә кайчан да өйрәнәсе инде. Кәримә, балачакта әбисеннән өйрәнгән, бердәнбер белә торган догасын пышылдап, эчтән ишекне бикләде дә, өйгә кереп, ут яндырды. Сәгать әле биш тә тулмаган. Бу озын кичләрне ялгызың ничекләр уздырырсың?! Яшьрәк чакта вакыт җиткереп булмый иде. Менә ул хәзер вакыт – күпме кирәк!

Беләктә – көч, йөрәктә дәрт бар чагында, Кәримә дөнья куды. Җәннәт апасы өйрәтеп торды, ул чапты да чапты. Акча эшләде. Авылында бер йорт җиткерде. Дөрес, хәзер андый йортларны күптән шәпкә санамыйлар инде. Йорт үзе дә, дәрәҗәсе төшкәнгә үпкәләгәндәй, әле бер яктан ремонт сорый, әле икенче яктан. Дөньялар үзгәреп, кем кайдан нәрсә булдыра ала, шуны эләктерә башлагач, Кәримә дә гомер буе үзе эшләгән кибет бинасын сатып алып, үзе кибет хуҗасына әверелде. Дәүләткә эшләсә, күптән пенсия алып өйдә утырыр иде. Үз кибет булгач, акрын гына эшләп ята әле менә. Тәҗрибә бар, акча бар, кибет бар. Бәхет кенә юк… «Юк инде, чукындырасыңмыни!» – ди торган иде Җәннәт апасы үзенчә килеп чыкмаганда. «Бәхет ул, балам, түп-түгәрәк була алмый. Аның кайсыдыр бер ягы барыбер китегрәк була. Шулай булмаса, аның кадере бетә һәм ул, үпкәләп, синнән китеп тә бара». Бусы- әбисенең сүзләре. «Бер кулыма килеп эләксәме, мин аны ычкындырмыйм инде, әбекәй», – ди Кәримә, әбисенә сыенып. Ә кайчан ычкындырды соң? Үзе дә сизми калды шул. Әллә ул бәхет дигәнең ерак балачагында ук, туган йортын Җәннәт апасының тук өенә алыштырганда аның яныннан качтымы? Тик ул бит әнкәсеннән, туганнарыннан бервакытта да баш тартмады, онытмады, ярдәменнән дә ташламады. Ә барыбер аларга артык якын да була алмады. Һәрхәлдә аңа  шулай тоела иде. Ул үзен дөньяда ялгыз хис итте. Менә бүген дә ялгыз. Бүген бөтенләй ялгыз.

Әллә соң, энә күзендәге җеп кебек, Кәримә кая барса, шунда ияреп йөрүче теге оялчан егет бәхетнең үзе булды микән? Йөрәге җитеп, беренче тапкыр аны озата килгәнен белгәч, Җәннәт апасы: «Авызын ачса, үпкәсе күренә. Сиңа кияүнең шәбрәген табарбыз», – диде. Мөгаен, шул чакта бәхет кошын ычкындыргандыр әле Кәримә. Оялчан булса да, ошый иде бит аңа Җәүдәт дигән егет. Ошамаслык та булмаган икән. Җәүдәт солдатта хезмәт итеп кайткан көнне аны күрүгә «Ах!»итте Кәримә: Җәүдәт егет солтаныдай чибәр, үзе мәһабәт гәүдәле, оялчанлыгын юып алган кебек шаян, кызык сүзле… Бер дигән һөнәргә өйрәнеп кайткан – шофёр… Тик аны армиягә озатып, көтеп алган кызы бар иде шул инде.

СИГЕЗЕНЧЕ БҮЛЕК

Кем гаепле соң?

Гомер буе Октябрь бәйрәме дип зурлап үткәрелгән бәйрәмне үзгәртеп, әллә нинди тузга язмаган бәйрәм ясап куйсалар да, Сәлимә карчык кебекләр өчен ул барыбер Октябрь бәйрәме – балалар кайта торган көн. Аллага шөкер, Вәсимәсе дә, Хәлимәсе дә бәйрәмнәрдә әниләрен ялгыз калдырмыйлар, берсе булмаса, икенчесе гаиләләре белән кайтып төшә. Сәлимәнең өе андый көннәрдә гөрләп тора. Алар кайткач, күчтәнәчләрен төяп, Кәримә дә килә. Дөрес, аның болай да әнисенең хәлен белми калган көне юк. Үпкәләми Сәлимә төпчегенә. Киресенчә, кызгана ул читтә үскән баласын . Җәннәт тә үлеп киткәч, бигрәкләр ялгыз калды Кәримә. Тел белән беркайчан әйтмәсәләр дә, апалары аннан читләшәләр кебек. Олы кызларыннан  төпчегенә карата ялгыш кына салкын сүз ишетсә дә, Сәлимәнең үзәкләре өзелә. Ана өчен бик авыр хәл. Үз янына күчеп кайтырга да чакырганы бар. Кәримәнең өен ташлап китәсе килми.

Бүген кызы бигрәк иртәләде: апалары кайтасы көнне караңгы күтәрелгәнче ук әнисенең ишеген шакыды.

–Бер-бер хәл булдымы әллә, кызым? Бәйрәм көнне дә нигә болай иртә тордың?

– Юк, ни булсын.Берни дә булмады. Йокылар юк инде ул хәзер, әнкәй. Төнлә йоклап булса дә рәхмәт әле, – диде Кәримә, авыр пакетларын өстәлгә куя-куя. – Чәйгә дигән пирогларны кичтән пешердем. Бәлешне монда гына пешерермен инде. Тегеннән монда ташып йөрсәң суынып та китә. Ничәләргә кайтып җитәрләр икән?

– Әй балакаем, нигә шулкадәр мәшәкатьләнәсең, ашыйсы килгән кешегә пешкән ризык кибет тулы бит. Үзеңнекендә дә җитәрлек. Шуннан гына алып килсәң соң!

– Кибетнекен өйләрендә ашарлар.

Кәримә, чишенеп, алъяпкычын биленә салды да эшкә тотынды. Шәһәр кунаклары кайтып төшкәндә, бәлеш мичтән чыгып, мендәр астына чумган, вак-вак итеп киселгән токмач, ашка салынганны көтеп, куна тактасында сибелеп ята иде.

Бу юлы Вәсимә ире Расих, кызы-кияве, аларның кече кызлары Эльвина белән кайткан иде. Хәлимәләрне кодагыйлары кунакка чакырганнар: алар Төмәнгә киткәннәр.

– Эльвира кайтмадымыни? – диде әби кеше ишектән кергәннәрне барлап алуга.

– Юк, компанияләре белән каядыр бармакчылар.

«Барырлар инде.Әбинең акыл сатканын тыңлап утырганчы!» Бусын Сәлимә эчтән генә әйтте. Җәй көнне булган маҗаралардан соң, аның Эльвирага үпкәсе дә бар, оныкчыгының киләчәге өчен борчылуы да көчле.

Очрашу, исән-имин күрешү шатлыгы, мул табын артында хәл-әхвәл сөйләшеп утыру белән кичнең узып киткәне дә сизелмәде.

– Мин кайтыйм инде, – диде Кәримә. Күңел җылысы ташып торган туган өен ташлап китәсе килмәсә дә кайтырга кирәк. – Әйдәгез, берничәгез миңа кунарга!

Кунаклар сәерсенеп калдылар. Элек мондый хәлләр юк иде бит.

–Әйе, кем дә булса Кәримәгә иптәшкә барыгыз, – дип,кызының сүзен хуплады Сәлимә. – Аңа да гел-гел берүзенә генә күңелсез бит.

Бер-берсенә мәгънәле итеп карашканнан соң, Вәсимә:

– Кызым, сез барыгыз инде алайса. Без монда гына калырбыз әтиегез белән, – диде.

– Мин дә барам, мин дә барам! – дип сикергәләде балалыктан чыгып бетмәгән Эльвина. – Минем Кәримә апаның өен күрәсем килә!

Бабай кеше машина белән озатып куймакчы булды.

Яшьләр чыгып киткәч, Вәсимә савыт-сабаны урнаштырып бетереп, әнисе янына килеп утырды.

– Кызым, – дип сүзен башлады Сәлимә кич буе шушы мизгелне генә көткәндәй. – Эльвира нишләп йөри анда? Нигә кайтмады?

– Нишли. дип, укып йөри инде. Кунарга кайтмаган көннәре дә була. Эдиктан мәҗбүри аерганнан бирле шулай.

– Дәнәнең оныгыннанмы?

– Әйе. Дәнә апа да Эдикка каты итеп әйткән. Без дә: «Сезгә бергә булырга ярамый. Сез – канкардәшләр»,-дидек. Шуннан бирле бер сүз дә әйтеп булмый ул балага. Дөрес юлда йөрми бугай инде ул.

«Нинди дөрес юлда булсыыын… Монда да урамга чыгарлыгымны калдырмады. Югары оч Талипларның өйләнгән малайлары белән азып-тузып йөрде. Киленнәре, ата-анасы янына кайтып киткән иде, тагын кушылганнар бугай инде алары, шөкер. Аннары, бала-чага белән төннәр буе клубта ятты. Бер Ходай белә анда нишләгәннәрен!» Сәлимә карчык шулай дип әйтергә авызын ачты. Ни хикмәт, авыр, мөмкин түгел нәрсә икән бит бу сүзләрне үз балаң турында әйтү! Табучысы син булмасаң да, синеке ич ул! Синең каның!

– Бер сүз әйтеп булмый – телләшә. Кеше: «Үз балаң, үз оныгың белән дә шулай булырга мөмкин», – дисә, билләһи, ышанмаган булыр идем. Күрсәтте бу кыз күрмәгәнне! – дип көрсенде Вәсимә. – Шәһәрдәге яшьләрнең күбесе шундый хәзер. Авылдан килгәннәре шәһәрнекеләрдән дә арттырырга тырыша. Заманасы бозык, әнкәй.

«Юк, кызым, заманага гына сылтап бетермәгез. Бозыклык элек тә бар иде. Тора салып, көпә-көндез күрсәтеп эшләмәделәр аны. Ул чакта хет яшерә, ата-анасы, әби-бабасы, кеше алдында ояла беләләр иде. Оят югалды хәзер, оят. Менә бит үзең дә барысы да шулай дип утырасың. Барысы да шундый булгач, минекенә дә ярар, дип әйтеп кенә бетермисең”.

– Кешенекеннән ким булмасын, кыенсынып йөрмәсен дип, әти-әнисе дә артыгын тырышып ташлады бугай инде.

– Бугай гына түгел инде. Теләгән әйберсен алмыйча туктауны белмәде Эльвира бәләкәйдән үк.

–Анысы шулай инде, әнкәй.Уенчыкларны да тәгәри-тәгәри елап алдыра иде дә, бераздан, уйнап туйгач, ватып ыргыта иде. Ярый белән ярамыйны аерырга өйрәтмәделәр.

–Өйрәтмәдек, диген. Менә Эдик та шул ошаткан уенчыгы кебек инде аңа. Теләгәненә ирешкән булса, кем белә, бергә булу да тиз туйдырыр иде аларны. Икесендә дә Салих каны уйный. Бер-ике генә күрдем мин ул малайны. Тач атаңның яшь чагына охшаган. Атаң мәрхүмнең дә гадәте күрмәгәнне күреп, тотмаганны тотып карарга тырышу, «уйнап туйгач» ташлап китү булды.

– Аларның уйнап туйганын көтеп тормадык шул инде. Үзеңнең менә Дәнә апа белән кодагый булып утырасың килер идеме соң?

– Син Дәнәгә кагылма, кызым. Минем үпкәм юк аңа.

– Аңламассың сине , әнкәй, – диде кызы.

«Аңлый алмассыз шул. Безне аңлар өчен, безнең гомерне кичәргә кирәктер. Яу кырында булмасалар да, Дәнә кебекләр дә – сугыш корбаны. Безнең яшьлекне сугыш дөнья пычрагына салып таптады. Әйе, әйе! Урлады гына дисәң аз булыр. Ул чордагы ихласлыкны, өмет-ышануларны, саф хисләрне сугыш, ачлык, ир-егетләрсез авыр тормыш, булганнарының азгынлыгы кыяфәтенә кереп таптады, изде, көчләде. Язмыш хатыннарны иң табигый булган бәхеттән – ана булу бәхетеннән дә коры калдырмакчы булды. Дәнә кебекләр керсез исемнәрен шушы бәхет хакына корбан иттеләр. Адым саен зина кылып, ир белән хатын арасын бозып йөргән бүгенге яшьләрне әйт син. Ирсез бала табуны әйтмим дә инде. Геройлыкка чутлыйлар бит. Ата-анасы да гаепкә санамый. Дәнә кебекләрне алар белән янәшә куймагыз сез”.

– Әткәйнең бездән киткәненә илле биш, үлгәненә ун елга якын. Һаман уйный безнең язмышлар белән. Уйнап туймый. Тагын күпмегә барыр?

– Әткәң генә дә гаепле түгелдер инде, кызым. Сугыш имгәткән язмышларны төзәтергә безнең гомерләр генә җитмәс,ахры.Сөеп-сөелеп туймаган хатыннар, кызлар буыны исән чакта, хәтер яралары төзәлмәс шул…

 

Фото: интернеттан

Тулысынча журналыбызның май (№5, 2019) санында.


Комментарий язарга