Логотип «Мәйдан» журналы

Сыерны киендерсәң, сөте арта!

Мари Илендә аларга имчәк капчыгы кидерәләр."Вести-Мари-Эл" каналы хәбәр итүенчә, Куженер поселогында яшәүче Надежда һәм Александр Мотриннар, барлык уңайлыклары булган фатирда яшәсәләр дә, шәхси хуҗалы...

Мари Илендә аларга имчәк капчыгы кидерәләр.
"Вести-Мари-Эл" каналы хәбәр итүенчә, Куженер поселогында яшәүче Надежда һәм Александр Мотриннар, барлык уңайлыклары булган фатирда яшәсәләр дә, шәхси хуҗалык тота. Каз-үрдәкләр белән беррәттән, алар сыер да асрый. "Дочка" кушаматлы сөтлебикәләре бик иркә аларның, көн дә иртән шампунь белән юындырганны көтә, шуннан соң гына якындагы аланга чыгып китә.
- Биредә аны чебен-черки җәфалый, - ди Александр. - Бәйләп куймыйча булмый. Шуңа да мин аның имчәгенә капчык тегеп кидерергә булдым. Үзенә бик ошады, хатын да шат, чөнки сыер тынычланды, сөтне күбрәк бирә башлады.
Фото: i knyaz
http://kiziltan.ru/

Комментарийлар