Логотип «Мәйдан» журналы

Сыерлы йорт – сыйлы йорт

«Сыерлы йорт- сыйлы йорт!» Бу сүзләрнең чын мәгънәсен, мин, сыерыбыз Фатыйма үлгәч кенә аңладым. Беренчедән, сыер үлү фаҗигасын әбием-бабам да, әти-әнием дә бик авыр кичерделәр. Бер якын кешеңне югалт...

«Сыерлы йорт- сыйлы йорт!» Бу сүзләрнең чын мәгънәсен, мин, сыерыбыз Фатыйма үлгәч кенә аңладым. Беренчедән, сыер үлү фаҗигасын әбием-бабам да, әти-әнием дә бик авыр кичерделәр. Бер якын кешеңне югалткан сыман, өй эче бушап, тынып калгандай булды. Шомлы тынлык. Хәтта, гел такылдап торган мин дә, кемгә барып ни эндәшергә кыймый тордым. Ни өчен икәнен бик үк аңлап бетермәсәм дә такылдарга ярамый икәнен сизә идем.
Кич, табын артына барыбыз да җыелгач, әби өстәлгә кайнар бәрәңге, икмәк куйганнан соң:
- Менә, Фатыйманың соңгы сыйлары белән сыйланып калыйк инде, - дип, өстәлгә чүлмәк белән сөт, яңа аерткан каймак, чумырып алсаң кашык эзе кала торган куе катык чыгарып куйды. Минем борын сизә, мичтә тагын ниндидер тәмле нәрсә бар. Аның тәмле исе бөтен өйне тутырган.
Чынлап та, бераздан әни табынга эремчек шәңгәсе чыгарып куйды. «Менә, бусы да сөтбикәбез сые» - диде. Мин үзем, эремчекнең агына караганда, шикәр өстәп кайнатылган кызыл эремчекне күбрәк ярата төшәм. Кайбер кеше аны безнең якта «корт» ди. Табын артында, башта тын гына ашасак та, әти сүз башлагач, барысы да кушылып китте. Өйдә, зурлар сөйләшмәсә, бер дә рәхәт түгел икән ул…
- Гадәте әйбәт иде Фатыймабызның, - диде әти. Көтүдән, туп-туры өйгә кайта иде. Бервакыт, авыл көтүе йөргән болында җир сөрә идем. Трактордан төшеп, 5-10 минутка, син җибәргән кыстыбый белән сөт ашарга утырдым. Көтү ерак. Күз күреме ераклыгында бар. Бер вакыт, күзем төшсә, бер сыер көтүдән аерылып туп-туры миңа таба килә. Ныклабырак карасам, безнең Фатыйма. Килеп җитте. «Нәрсә, - мин әйтәм,- таныдыңмы хуҗаңны? – дим. Муен астын, мөгез арасын кашып алдым. Әз генә ипи каптырдым. «Ә хәзер бар инде, үзегезнекеләр янына, минем эшлисем бар,» -  мин әйтәм. Аңлагандай, бахыркаем, борылды да китте. Мин тракторга менгәч, артына әйләнеп, сузып бер кычкырып куйды да, ашыгып көтүгә барып кушылды.
- Адәм акыллары бар иде, мәхлукта, - дип сүзгә кушылды әни. Узган ел, өйдә вакытында бер көтүдән качып кайтты. Көтүче әйтә: «Ничә бордым, чыбыркылап карадым, барыбер китте» - ди. Баксаң, ул мәхлукның бозаулыйсы булган икән. Шундый авыр бозаулады, ветврач Әсхәтне чакырып, көчкә алып калдык үзен. «Кырда булса, тәгаен, үләсе булган икән» -  диде Әсхәт.
- Менә бит, сизгән бит ул, кайткан, - дип сүзгә кушылды бабам. Башка бер нинди дә сыер алмыйбыз. Фатыйманың бозавы «Чуар»ны калдырабыз нәселгә…
Шул көннән соң табында, каймак, сөт, эремчек ише әйберләр сирәгерәк күренә башлады. «Чуар» сыер булганчы шактый көтәргә кирәк иде шул әле.
«Булачак сөтбикә» - дип –«Чуар»га игътибар бермә-бер артты. Көтүдән соң, «Тагын бераз ашасын» - дип, Чуарны бакча артына чыгаралар иде. Миңа, әлбәттә инде, аны сакларга. Бабам миңа, күпләп шөлдерләр тагып, шәп чыбыркы үреп бирде.
- Селтән генә, сукма! Сугып, гадәтсезлеккә генә өйрәнә ул,- ди торган иде бабам.
Бу, безнең өчен матчага кыстырылган сыек чыбык кебегерәк инде. Сугуын ныгытып сугучы булмаса да, шул сыек чыбыкның матчада торуы, нәрсәнең «Ярый», нәрсәнең «ярамый» икәнлеген бик тиз төшендереп бирә иде.
Безнең авылда сыерсыз йорт сирәк. Нинди генә сыерлар юк… Агы да, җирәне дә, аласыда, карасы да… Көтү кайтканнан соң, авыл өстенә, яңа сауган сөт исе тарала, һәр йорттан «чыжт-чыжт» итеп сөт сауган тавыш ишетелеп тора.
Балачактан бирле, минем өчен, сыерлы йорт – бай йорт, ә яңа сауган сөт исе – йорттагы тынычлык, иминлек исе кебек тоела.
Авылга кайтканда, әле һаман, сыер сауган җиргә кружка күтәреп чыгам. Яратам яңа сауган, күбекләнеп торган сөт эчәргә.
 

Зөләйха МИНҺАҖЕВА


Фото: https://ru.freepik.com


 

Комментарийлар