Логотип «Мәйдан» журналы

Сыек камырдан кош теле

Кош телләре махсус күбәләк формасында булачак.Кош теле камыры өчен 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, бер чеметем сода, 1 стакан кайнаган салкын су, он кирәк булачак. Белен камыры кеб...

Кош телләре махсус күбәләк формасында булачак.



Кош теле камыры өчен 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, бер чеметем тоз, бер чеметем сода, 1 стакан кайнаган салкын су, он кирәк булачак. Белен камыры кебек итеп сыек камыр ясарга да, майда махсус формалар ярдәмендә пешерергә.
Формаларны майда тотарга (кызып тора), шуннан соң камырга манып алырга да майга салып пешерергә.
Камырлы форма майда кызарганчы тора. Аннары мае саркысын өчен салфеткага куеп барырга.


Əзер "күбәләк"ләргә шикәр пудрасы сибеп табынга чыгарырга.


Автор: Гөлчәчәк КӘРИМУЛЛИНА

Фото: Гөлчәчәк Кәримуллина

https://intertat.tatar/ash-su/syek-kamyrdan-kosh-tele/

Комментарийлар