Логотип «Мәйдан» журналы

Суыткычта... каен себеркесе

Июльдә күпләр кышкылыкка каен себеркесе хәзерләү белән мәшгуль. Чабыну массаж функциясен үтәп кенә калмый, кышын салкын тию авыруларыннан котылу өчен дә нәтиҗәле чара.Гадәттә, каен себеркеләрен кояш т...

Июльдә күпләр кышкылыкка каен себеркесе хәзерләү белән мәшгуль.
1532669483_kaen
Чабыну массаж функциясен үтәп кенә калмый, кышын салкын тию авыруларыннан котылу өчен дә нәтиҗәле чара.
Гадәттә, каен себеркеләрен кояш төшмәгән урынга элеп киптерәләр. Ә Башкортстанның Балтач районында себеркене саклауның башка төрен уйлап тапканнар... Кышын суыткычта сакланган себерке җәйгесеннән һич тә аерылмый. Әзер себеркеләр суыткыч камерада күп урын алмасын өчен аларны азык-төлек саклау өчен кулланылучы пленкага төрәләр.
- Кышын себеркене кулланганда бер кагыйдәне онытмаска кирәк. Туң себерке өстенә гадәттәгечә кайнар су сипсәң, аның яфраклары бөтерелә. Шуңа да, себеркене камерадан алгач, 15 минут салкын суда тотып эретергә кирәк. Аннары инде себеркене парламый да кулланырга була, чөнки ул нәкъ җәйге кебек йомшак, хуш исле булачак, - ди балтачлылар.
 
https://kiziltan.ru/

Комментарийлар