Логотип «Мәйдан» журналы

Сусыл тавык түше рецепты

Блогер Илүзә Хөснетдинова тавыкның түш итен сусыл итеп пешерү серләре белән уртаклаша.Ингредиентлар: 2 тавык түше, 150 грамм майонез, 1 помидор, шампиньон (салмаска да мөмкин), 100 грамм каты сыр, тоз...

Блогер Илүзә Хөснетдинова тавыкның түш итен сусыл итеп пешерү серләре белән уртаклаша.
Ингредиентлар: 2 тавык түше, 150 грамм майонез, 1 помидор, шампиньон (салмаска да мөмкин), 100 грамм каты сыр, тоз, борыч, тәмләткечләр.⠀
Ике кисәк түш итен ике өлешкә кисәргә, тоз һәм борыч, тәмләткечләр сибәргә, каймак яки майонез ягарга. Аннары өстенә туралган гөмбә, помидор куярга һәм угычтан уылган сыр салырга.
180 градуска кадәр кызган мичтә 25 минут пешерергә, аннары янә сыр сибәргә һәм 10 минутка духовкага куярга.
 

Фото: Илүзә Хөснетдинова 


https://intertat.tatar/news/cooking/04-01-2021/susyl-tavyk-t-she-retsepty-5796638

Комментарийлар