Бала кашыкны да, ручка-каләмне дә һәрвакыт сул кул белән ала.

Димәк, ул сулагай булачакмы? Бу начармы, әллә яхшымы? Аны тизрәк уң кул белән ашарга, язарга өйрә­тергә кирәкме? Күп кенә ата-аналарны борчыган шул сорауларга җавап эзләп карыйк.

Гаиләдә сулагай бала үсә икән, димәк, андыйлар нәселдә булган яисә бар. Мондый кешеләрдә баш миенең сул як ярымшары өстенлек итә дигән сүз. Кайчандыр сулагай булу “авыру” кебек кабул ителгән. Хәзер исә күпләр баласының сулагай булуына сөенә, аны “үзенчәлек” дип кабул итә.

Өч яшькә кадәр сабыйның әле уң, әле сул кулга өстенлек бирүенә аптырарга кирәкми. Бу хәл баш миенең ике ярымшары да тигез үсештә дигәнне аңлата һәм шулай булырга тиеш тә. Биш яшькә ярымшарларның берсе өстенлек итә башлый. Менә шунда гына аның сулагай булу-булмавы ачыклана да инде.

Кайбер ата-аналар сулагай булу начар, андый кешегә язуы авыр булачак дип, тырышып-тырмашып баланы уң кулга “өйрәтә” башлый. Бу дөресме? Юк, әлбәттә. Болай эшләгәндә, аның сул як ярымшарга бәйле барлык сәләтләрен юкка чыгарырга мөмкин. Балага нәселдән сулагай булу бирелгән икән, моны кабул итәргә, үстерергә генә кирәк. Шул ук вакытта, аны интектереп, сулагай “ясарга” тырышу да юләрлек. Табигатьтән ничек бирелгән, шулай булырга тиеш.

 

Фото:https://pixabay.com
https://kiziltan.ru

Комментарий язарга