Логотип «Мәйдан» журналы

Сукмаклар чуалган

Елатмагыз әниләрегезнеИ.БиктаҺиров көе Елатмагыз әниләрегезне,Төнге тәрәзәләргә каратып;Догаларын, изге теләкләренБиргән алар сезгә, яратып.Елатмагыз әниләрегезне,Күз төбәтеп юллар чатына;Онытмаг...

Елатмагыз әниләрегезне
И.БиктаҺиров көе

 
Елатмагыз әниләрегезне,
Төнге тәрәзәләргә каратып;
Догаларын, изге теләкләрен
Биргән алар сезгә, яратып.
Елатмагыз әниләрегезне,
Күз төбәтеп юллар чатына;
Онытмагыз: сезне төп нигездә
€нкәгезнең йорты чакыра!..
Елатмагыз әниләрегезне,
Яман юлда йөреп үсмердән:
Сезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә
Чәчләренә көмеш төс кергән!..
Елатмагыз әниләрегезне –
Бердәнбер бит алар, бердәнбер!
Сезне Кеше итеп үстергәнче
Күпме кайгы алар күргәндер!..
Елатмагыз әниләрегезне,
Алар өчен мәңге бала сез.
Алар киткәч, бөтен борчуларын
Җилкәгезгә төяп каласыз...
Алар өчен мәңге бала сез!..
 
Сукмаклар чуалган
Ф.Мортазин көе
 
Сукмаклар чуалган, адреслар югалган,
Эзләргә үләннәр шытканнар.
Тик ялгыз йөрәкләр, якын дус кирәккә,
Бер-берсен эзләргә чыкканнар...
 
Кушымта:
Эндәшәм, зарыгам:
Кайда син, тиң ярым?!
Сукмаклар чуалган,
Адреслар чуалган –
Тик беләм дөньяда син барын!..
 
Язмышлар сулыга, ятларга юлыга,
Үкенеч яндыра бәгырьне.
Сукмаклар чуалган, адреслар югалган –
Йөрәккә бары син кадерле!..
 
Ягымлым, хәбәр ит:
Кайда син? Нигә юк янымда?
Сукмаклар чуалган,
Адреслар югалган...
Тик йөрәк мәхәббәт сагында!
 
Эндәшәм, зарыгам –
Кайда син, тиң ярым?
Сукмаклар чуалган, адреслар югалган –
Тик беләм Дөньяда син барын!..
 
Ант итәбез
(Белем көненә гимн)
М.Җәмилов көе
 
Миләшләрнең иелгәннәр тәлгәшләре,
Якты кояш тәрәзләргә сибә нурын.
Гимназия җыйды безне кочагына –
Без дуслашкан, туганлашкан изге урын...
 
Кушымта:
Яңрасын, чыңласын кыңгырау –
Чакырсын дәрескә, дәрескә!
Ашкыныйк белемгә, кулыбыз
Өйрәнсен, өйрәнсен Һәр эшкә!..
 
Туган телнең җанга якын яңраулары,
Моңлы көйләр чишмә булып агылалар.
Милләт өчен җаны фида батырларның
Сукмаклары сабый чакта табылалар!..
 
Безнең күңел – ачылмаган яшел бөре,
Чәчәкләрнең ачылуын без көтәбез.
Халкыбызның намусына лаек булып
Үсәрбез, дип ант итәбез, ант итәбез!..
 
Сүнмәс рәшә
Н.МинҺаҗев көе
 
Өмет өзми көттем кайтуыңны –
Минем өчен сүнмәс рәшә идең;
Кошлар киткән яктан күзем алмый:
– Син кайда? – дип өзелеп дәшә идем,
Күңелемнән сиңа дәшә идем.
 
Сизенсә дә күңел бергәлеген,
Язмыш безгә кырыс күз атты:
Син югалдың ерак юл чатында,
Ятлар миңа, сөеп, сүз катты.
Сагынуларым моңнар кузгатты!..
 
Илтсен, диеп кайнар сәламемне,
Урал үрләреннән дәшә идем;
Үтте гомер тик бер сине көтеп –
Минем өчен сүнмәс рәшә идең:
– Син кайда? – дип өзелеп дәшә идем.
– Син кайда? – дип өзелеп дәшә идем!
 
Язгы моң
Р.Бакиров көе
 
Үсә яңа гөлләр,
Исә җылы җилләр,
Кар сулары ага, җемелдәп.
Яшьлегемдә калган,
Янган утка салган
Сөйгән ярга дәшәм күңелдән.
 
Уналтыда чактан
Янып печән чапкан
Тугайларда җикән??? камыш бар.
Яшьли сөйгән дустым,
җырым сиңа булсын –
Үрелмәде бергә язмышлар.
 
Яңа шатлык белән
Кабат язлар килә,
Тормышыбыз ящәп туйгысыз!
Язгы сулар булып
Яшим, моңга тулып –
Синнән башка җаным тынгысыз!..
 
Абагалар
Н.МинҺаҗев көе
 
Абагалар чәчәк ата хыялымда.
Таң алдыннан – азга гына, азга гына.
Чәчәк аткан абагадай, сине генә
Яшьлегемнән алам килер язларыма...
 
Абагалар, чәчәк аткан абагалар.
Сагышларың яңарганда урманга бар:
Үз бәхетен таба, диләр, таба, диләр
Абаганы күкрәгенә кадаганнар.
 
Ялгыз калам абагалар арасында –
Өзәр өчен сиңа утлы бүләгемне;
Мәңгелеккә сиңа бүләк итәр идем
Мәхәббәт Һәм сагыш тулы йөрәгемне!..
 
Җәй уртасы
Р.Курамшин көе
 
Җәй уртасы. җир чәчәктә.
Болынны җилләр тарый.
Ак, кызыл, зәңгәр чәчәкләр
Кояшка көлеп карый.
 
Һәркайсының үз язмышы,
Үз исеме, үз төсе.
Туган җирем чәчәкләре,
Сез – күңелләр көзгесе!..
 
Җилдә чайкалган чәчәкләр
Каядыр бара сыман
Кул богап безгә, елмаеп
Яшеллек арасыннан.
 
Табиг:ать тантана итә.
Җир Кояшына гашыйк.
...Җәй уртасы. җир чәчәктә.
Илемдә июль башы.
 
Беренче сөйгән кешем
В.Кузнецов көе
 
Яратсаң эзләп табарсың,
Онытсаң – ихтыярың.
Син минем яшьлек язымда
Беренче сөйгән ярым!..
 
Беренче сөйгән кешем син,
Беренче кабынуым.
Күңелдә йөртеп төсеңне,
Беренче сагынуым.
 
Иң беренче оялуым,
Беренче сагышым син!
Кайнар хисләрдән уянган
Йөрәгем тавышы син!..
 
Ык буйлары
М.Макаров көе
 
Ык буйлары яшел үзән,
Яшел кыягын өзәм.
Ямансулап йөрүеңне
Күз карашыңнан сизәм.
 
Ык буйлары яшел үзән –
Үзәндә йөрер идем.
Ыкта йөзгән аккош булып
Төшеңә керер идем!..
 
Ык буйлары яшел чирәм.
Чирәмен таптар идем.
Шул чирәмнән синең белән
Янәшә атлар идем.
 
Сөюемне аңларсың
Ф.Мортазин көе
 
Тиңләр өчен серле күзләреңне,
Күк йөзеннән йолдыз эзләдем.
Гөлләр сибеп йөрдем эзләреңә,
Ятка калуыңны сизмәдем.
 
Ян син, йөрәк,
Ян син, ян көчлерәк,
Ялкыннарың берчак сүрелер.
Минем мәхәббәтем очкыннары
Йолдыз булып Күккә сибелер!..
 
Караңгыда юллар эзләрсең дә,
Йолдызларга карап табарсың.
Сызылып кына йолдыз атылганда
Минем сөюемне аңларсың!..
 
Гел син күңелләремдә
Р.Газизов көе
 
Кешенең ел дәверендә
Яраткан вакыты була.
Язмы, көзме – синең кайчан
Күңелең якты була?
 
Кушымта:
Бәлки сиңа ак кар яуган
Гыйнвар киче кирәктер?
Бәлки көздер? – Көз тауларда
Учак уты көйрәтер...
 
Җемелди кояш нурлары
Җырлап аккан суларда.
Зәңгәр апрельләрдә, бәлки,
Иркен сиңа суларга?
 
Күбәләкләр гөлчәчәккә
Сер сөйләгән җәй аен –
Июньнең серле таңнарын
Сөясеңдер, мөгаен?
 
Бәлки, сиңа Һәр фасылның
Якындыр кояшлары?
Миңа калса, тоям җирдә
Бер генә кояш барын:
 
Яз да, көз дә, җәй дә, кыш та,
Көндез дә, төннәрен дә
Кояш кебек нур балкыткан –
Бер син күңелләремдә!
 
Без аеры түгел – бергә...
Р.Бәләгытдинов көе
 
Без аеры да түгел Һәм... бергә дә:
Аеры түгел, чөнки сөябез.
Бергә түгел, чөнки икебез дә
Яшьли салган ике өйдә без!..
 
Яңгыр ява минем тәрәзәмә.
Синең тәрәзәңә – ярма кар...
Урталайга ярган алма кебек,
Аеры үтә безнең язмышлар.
 
Тик хыялда гына кисешсә дә
Елга суын кочкан ике яр –
Үкенмибез! Уртак мәхәббәтнең
Газабыннан татлы нәрсә бар?!
 
Көзге сагыну
Г.Сәйфуллин көе
 
Мин югалсам, китсәм язмышыңнан,
Өзелгән бер кылдай чыңгылдап,
Эзләремне юып, йөрәгеңә
Моңнар салыр көзге яңгырлар...
 
Чакыруым калыр болытларда,
Яфраклардан сүзем яңгырар;
Эзләремне юып, моңландырыр
Сине боек көзге яңгырлар.
 
Йөрәгеңдә калыр, хәтереңдә
Минем гади, җылы чалымнар.
Моңнар калыр көзге яңгырларда
Саубуллашып киткән чагымнан....
 

Комментарийлар