Логотип «Мәйдан» журналы

Сукмак

Кышкы парк буйлап атлыйм. Ял итәргә, тормыш гамьнәреннән арынып торырга теләгән башыма фәлсәфи уйлар килә.Сукмактан барам. Сукмак... Бөтен кешеләр дә сине таптап дөнья куа, ә асылың турында уйлап кара...

Кышкы парк буйлап атлыйм. Ял итәргә, тормыш гамьнәреннән арынып торырга теләгән башыма фәлсәфи уйлар килә.
Сукмактан барам. Сукмак... Бөтен кешеләр дә сине таптап дөнья куа, ә асылың турында уйлап караучылар бар микән?
Тирә-ягыңда чиста, ап-ак кар, ләкин, җиргә нык басып йөрим дисәң, тапталган, каралган булсаң да син кирәк. Ә яңа яуган саф карга карап хозурлануы гына рәхәт. Анда атлап йөрү җайсыз. Бу инде Яңа сукмак салу дип атала. Җаваплы һәм авыр эш.
Гап-гади бер сукмак, мәгәр никадәр фикер кузгатты ул миндә. Әнә шундый кирәкле дә, гаҗәеп тә, серле дә икән ул Сукмак.

Комментарийлар