Логотип «Мәйдан» журналы

Сугыш тылда да яулана

Сугышка киткән ир-атларның эш урынына хатын-кызлар һәм балалар баса. Шул балалар арасында минем әнкәем Галимә Фәррах кызы һәм әткәем Вагыйз Хафиз улы Хафизовлар да бар иде. Сугыш... Кемнәрнең язмышына...

Сугышка киткән ир-атларның эш урынына хатын-кызлар һәм балалар баса. Шул балалар арасында минем әнкәем Галимә Фәррах кызы һәм әткәем Вагыйз Хафиз улы Хафизовлар да бар иде. Сугыш... Кемнәрнең язмышына кагылмаган да, кемнәрнең башларына кайгы, күз яше, хәсрәт китермәгән ул. Сугыш башланганда, әнкәйгә 11, әткәйгә 8 яшь булган. Нинди генә авыр тормыш юлын узмаган алар. Бала чактан ук авыр тормыш йөген тартканнар. Менә шушы ике җан бер-берсен табып, яратышып, биш бала тәрбияләп, балаларына үрнәк ата-ана булып, алтын туйларына кадәр, 50 ел бергә яшәп, матур гомер кичерделәр.
xismatullina5
Әниебез Галимә Актаныш районы Пучы авылынын, Нур Баян колхозында гомер буе алдынгы колхозчы булып эшләде. Һәрвакыт фотосурәте мактау тактасында булды. 1970 елларда ук инде әниебезне күп тапкырлар Казан телевидениесе аша күрсәтә иделәр. Ачык, юмарт, тырыш, кешелекле әниебезне колхоз председателе Заманов Миргаяз абый да хөрмәт итте, һәм үрнәк колхозчы, үрнәк гаилә итеп куйды. Әниебез бик күп мактау грамоталары, орден-медальләр, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.
xismatullina4
Әтиебез Вагыйз Хафизов күп еллар тимер атта тракторда эшләде. Ә инде лаеклы ялга чыккач, атлар карады. Кешегө түгел, хайванга да авыр сүз әйтә белми торган әтиебез тракторда эшләгәндә дә, үз аты белән дә бик күп ялгыз әбиләргә утынын, бакчасын сөрергә, печән-саламын алып кайтырга булышты. Ул эшләгән эшләре өчен алардан бер тиен дә алмый иде. Атка бер-ике сынык ипи каптырсагыз, шул савап булыр дия торган иде, мәрхүмкәем.
xismatullina2
Әнкәй инде, үзе бер могҗиза. Ул ятимә карчыкларны бушка катыгы-сөте, каймагы белән сыйлап, сөендереп торды. Ә инде сыер бозауласа, ике капкачлы "эмалированный" чиләк белән токмачлы угыз ашы пешереп, мичтә алты-җиде икмәк салып, чиләкләрне көянтәгә асып, картлар йортына барып, анда яшәүче әби-бабайларны сыйлап кайта иде.
xismatullina-3
И гомерләр! Узган да киткән. Безгә биш балага тәрбия, югары белемнәр биргән, кешеләрне хөрмәт итәргә, кеше әйберенә тимәскә, намуслы булырга өйрәткән әткәй-әнкәйгә без мәңге бурычлы. Без балалары да, оныклары да алар исеменә тап төшермәскә тырышабыз. Хөрмәт иттек! Онытмыйбыз! Сагынабыз! Хәтерлибез! Бөек Җиңүгә сезнең өлешегез дә кергән, хөрмәтле Әткәй-Әнкәй!


Хисматуллина Х.В.


Яр Чаллы


Фотолар Хисматуллина Х.В. шәхси архивыннан

 
#75елҖиңүгә #сугыш #тыл #гаилә #хәтер #хөрмәт

Комментарийлар