Логотип «Мәйдан» журналы

«Су анасы» турында Татарстанда беренче блокбастер төшерелде

Выборг шәһәрендә 10 август көнне үтәчәк “Европага тәрәзә” кинофестивалендә “Водяная” фильмы тәкъдим ителәчәк. Әлеге блокбастер Татарстанда төшерелгән беренче хезмәт. Фильмның режиссеры Алексей Барыкин...

Выборг шәһәрендә 10 август көнне үтәчәк “Европага тәрәзә” кинофестивалендә “Водяная” фильмы тәкъдим ителәчәк. Әлеге блокбастер Татарстанда төшерелгән беренче хезмәт. Фильмның режиссеры Алексей Барыкин.
49e75963bd699dd6-620x330
“Водяная” фильмы ике ел төшерелгән. Режиссер Алексей Барыкин сүзләренә караганда, ул Татарстанда беренчеләрдән булып, тамашачыны махсус эффектлар ярдәмендә һәм фильмның башыннан ахырына кадәр куркытып тота торган фильм төшерергә хыялланган. “Водяная” фильмын төшерүдә үзебезнең белгечләр генә катнашты. Махсус компьютерлар сатып алынды, берничә секунд дәвам итә торган күренешне берничә тәүлек дәвамында да эшләргә туры килде”, — дип белдергән автор Реальное время басмасына.
Махсус эффектлардан кала, авыр трюклар да төшерелгән. Мәсәлән, Су анасы су өстендә йөргән күренешне күрсәтү өчен, су астында махсус басмалар төзелгән, су өстендә “очсын” өчен актрисаны краннар белән күтәргәннәр.
f72a834db3e1ada6-1
Фильмны эшләгәндә, режиссер Каюм Насыйриның татар мифологиясенә кагылышлы очеркларын файдаланган. Картиналарны да галим яшәгән урыннарда – Яшел Үзән районында Идел елгасы ярында төшергәннәр. Зур Ачасар авылындагы музей интерьерында да күренешләр төшерелгән.
Фильмда Нәфисә Хәйруллина, Фәнис Җиһанша, Илдус Габдрахманов, Гүзәл Шакирҗанова кебек актерлар уйный. Су анасы ролендә – Юлия Захарова.
фото facebook.com/alexey.barykin
 
http://tatar-congress.org/

Комментарийлар