Спорт белән үрелгән тормыш
О спорт, син – тормыш! Пьер де Кубертен Халыкта хатын-кызны чибәр, ягымлы, нәфис һәм ни өчендер көчсез итеп күзалларга күнегелгән. Әмма шушы гүзәл затларыбыз арасында да ирләрдәй көчле, ташып торган э...
О спорт, син – тормыш!
Пьер де Кубертен
Халыкта хатын-кызны чибәр, ягымлы, нәфис һәм ни өчендер көчсез итеп күзалларга күнегелгән. Әмма шушы гүзәл затларыбыз арасында да ирләрдәй көчле, ташып торган энергиялеләре бихисап. Андыйлар кече яшьтән үк үзләрен физик эш белән чыныктыра, спорт белән дуслаша. Аларга Аллаһы Тәгалә тарафыннан, зифа буй-сынга һәм мөлаемлыкка өстәп, зирәклек, максатчанлык һәм кыюлык бирелә. Әлеге нәфис затлар, бернидән курыкмыйча, зур уңышлар яулаячакларына ышанып яшиләр, һәм, әлбәттә, бик күпкә ирешәләр дә.
Татарстан, Россия һәм Идел буе федераль округының күп тапкыр армспорт ярышлары җиңүчесе, ике тапкыр Россия һәм шулай ук ике тапкыр Европа чемпионы, өч тапкыр Европа чемпионаты һәм ике тапкыр дөнья чемпионаты призеры, Россиянең спорт мастеры Миләүшә Гыймранова нәкъ менә шундыйлардан.
Миләүшә Әнвәр кызы Гыймранова 1995 елның 13 гыйнварында Татарстанның Әгерҗе районы Көчек авылында дөньяга килә. Мәктәптә укыганда ук үзенең үҗәтлеге, тырышлыгы белән аерылып тора. Әгерҗе районында үткәрелгән армспорт ярышларында актив катнаша, кызның бүлмәсе әледән-әле диплом-медальләргә байый тора, вакыт үтү белән, Миләүшә мәктәп, район горурлыгы гына түгел, республикабыз йолдызына да әверелә. Ә хәзер исә инде аның исеме Россия, Европа һәм дөнья чемпионатлары җиңүчеләре арасында да еш яңгырый. Бүгенге көндә Миләүшә Чаллы шәһәрендә урнашкан Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе филиалында белем ала.
Якташыбыз белән әңгәмә вакытында, аның спортка чын йөрәктән бирелгәнлеге, тормышының спорт белән бергә үрелгәнлеге ачык күренде.
– Миләүшә, дөньяда меңәрләгән спорт төре бар. Ә син менә нәкъ армрестлинг белән шөгыльләнүне үзеңә максат итеп куйгансың. Кул көрәше сине нәрсә белән җәлеп итте, бу спорт төре белән кызыксынуың кайдан килә?
– Авыл кызлары кечкенәдән эштә чыныгып, беләкләре ныгып үсә бит. Гаиләбездә малайлар булмагач, җәен печән ташу кебек эшләрдән дә куркып тормадык. Беләкләр менә шулай ныгыгандыр инде. Аннан апам мәктәптә укыганда армспорт белән шөгыльләнә башлагач, аның белән өйдә бик еш кул көрәштереп күнегүләр ясый башладым. Апам район ярышларыннан җиңеп кайткач: «Их, аның кебек булырга иде», – дип куя идем. Вакытлар узган саен, шушы спорт төренә гашыйк булдым. Беренче тапкыр армспорт буенча районкүләм ярышта алтынчы сыйныфта укыганда катнаштым. Шул вакыттан бирле минем әлеге спорт төре белән аерылышканым юк.
Әйтергә кирәк, Миләүшәнең бертуган апасы Гүзәл дә – армспорт өлкәсендә зур уңышларга ирешкән спортчы. Миләүшәнең спорттагы үсешенә аның йогынтысы бәхәссез, әлбәттә. Тик шулай да спортчы тормышында иң мөһим рольне беренче тренерның уйнавын онытмаска кирәк.
– Сине армрестлинг дөньясына алып килүче беренче остазларың турында да әйтеп китсәң иде.
– Беренче остазым апам белән әтием булды дисәм, бер дә ялгышмам, мөгаен. Алар күңелемдә спортка карата мәхәббәт тәрбияләделәр, мине зур җиңүләргә канатландырдылар. Гомумән, спорттагы уңышларым өчен мин әти-әниемә дә бик рәхмәтле. Төрле тренажерлар, күнегүләр ясау өчен җиһазлар сатып алырга акчаны кызганмыйлар. Алар минем өчен шулай тырышып йөрмәсәләр, мин мондый уңышларга ирешә дә алмас идем.
Ә болай ныклап физкультура укытучыбыз Рәшит абый Ижбулдинда шөгыльләнә башладым. Ул безне Әгерҗедә, Удмуртия республикасында узган ярышларга йөртте. Аннан берара районыбыздагы Тирсә авылында урнашкан спорткомплекска йөреп, тренер Сирень абый Галиуллинда, соңрак Әгерҗедәге тренерым Руслан абый Закировта шөгыльләнгән идем. Аларга бик тә рәхмәтле мин.
Миләүшәнең, 2013 елда мәктәпне тәмамлап, Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясенең шәһәребездәге филиалына укырга керүе дә гаҗәп түгел, чөнки бу вакытта кызның кыйбласы да ачык була инде – спорт.
– Чаллыга килү сине спорт дөньясына тагы да якынайткандыр дип уйлыйм. Төрле спорт түгәрәкләре, оешмаларның ишеге синең кебек өметле спортчы өчен һәрвакыт ачык. Шәһәргә килгәч, тренерың кем булды, нинди спорт оешмасында шөгыльләнәсең?
– Чаллы шәһәренә укырга кергәч, мин Олег Борисович Соломахин ярдәмендә армрестлингның яңадан-яңа серләренә төшенүемне дәвам иттем. Хәзерге вакытта Чаллы шәһәренең «Витязь» спорт комплексында шөгыльләнәм. Әлеге мәктәпкә йөрүче яшьләр шактый күп. Безнең тренерларыбыз бик тәҗрибәле, спорт заллары да техник яктан яхшы җиһазландырылган. Кыскасы, барлык уңайлыклар да тудырылган. Мәктәбебезне армспорт буенча көчле дип саныйм, чөнки күбебез, төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый, Европа һәм дөньякүләм ярышларда ел саен катнаша.
Миләүшәнең уңышлары да һәркемдә зур соклану уятырлык. 2008 елдан алып ул Казан, Түбән Кама, Түбән Новгород, Мәскәү өлкәсенең Мытище һәм Раменское шәһәрләрендә узган ярышларда җиңүләргә ирешә. 2011 елда Брянск шәһәрендәге Россия чемпионатында беренчелекне ала. Европа күләмендә дә үзен танытырга өлгерә – 2011 елда Төркиядә һәм 2015 елда Болгариядә чемпион исемен яулый. 2011 елда Польша һәм 2013 елда Литвада үткәрелгән Европа чемпионатларында да спортчының урыны пьедесталда була. Ә 2013 елда ул Польшадан ике тапкыр дөнья чемпионаты призеры исеме белән кайта.
Әлеге кызның ягымлы елмаюлы йөзенә, нәфис буй-сынына карагач, анда шулкадәрле көч һәм гайрәт булуына ышанып та бетмисең.
– Бик күпләр, ничек шундый кечкенә генә, нәфис кенә кыз көндәшләрен җиңел генә җиңә икән, дип аптырый. Серен әйтмәссең микән?
– Нинди дә булса спорт төре белән шөгыльләнә башлаганчы, син, барысы да җиңел генә булмаячагына төшенеп, ул спортка киләсең. Мин дә армспорт белән кызыксына башлагач, барлык нечкәлекләрен өйрәнеп, махсус күнегүләр ярдәмендә физик яктан ныгыгач, ярышларда катнаша башладым. Әлбәттә, һәр спортның үз кыенлыгы. Минем дә мондый уңышларга ирешүем җиңел генә булды дип әйтә алмыйм. Төрле чаклар булгалады: җиңелү ачысын татыган мизгелләр, җиңү шатлыгыннан күзгә яшьләр килгән вакытлар. Кыенлыкларга карамастан, армспортны ташлыйсы килү, бу спорт төреннән китәргә теләү фикеренең уема килгәне дә юк. Спорт белән ныклап шөгыльләнгән кеше андый сүзләрне әйтә алмый торгандыр кебек тоела.
– Армспорттан кала нинди спорт төрләре белән кызыксынасың?
– Җиңел атлетика белән шөгыльләнергә, теннис уйнарга яратам, тик шулай да армрестлингтан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм.
– Белгәнебезчә, кул көрәше – татар халкының милли бәйрәме Сабантуйда уздырылучы иң кызыклы ярышларның берсе. Сабантуйда еш катнашырга туры киләме?
– Әлбәттә, Сабантуйда көч сынашу – минем өчен ярыш кына түгел, ә милли бәйрәмебездә катнашу горурлыгы да. Аллага шөкер, һәр елны кул көрәштереп, җиңүче булу бәхетенә ирешәм.
– Хәзерге вакытта нинди ярышка әзерләнәсез?
– Бүгенге көндә Малайзиядә үтәчәк дөнья чемпионатына әзерләнәм. Әзерлекләр башланды инде. Өйдә мөстәкыйль рәвештә күнегүләр ясыйм, шулай ук спорт залына йөрергә дә онытмыйм. Дөньякүләм ярышларга барып, уңышлы чыгыш ясау өчен, берничә ай алдан ук ныклап әзерләнә башларга кирәк. Спорт бит куркакларны яратмый. Курыксаң,әнә диванда ауна яки көне-төне компьютер каршында утыр. Спортта иң элек зур теләк, алдыңа максат куеп, шуңа ирешү өчен көчле омтылыш кирәк.
– Аңлавымча, спортны син гади шөгыль итеп кенә кабул итмисең. Нәрсә ул синең өчен спорт?
– Минем өчен спорт ул – яшәү рәвеше, һәрбер кеше, сау-сәламәт һәм нык булу өчен, спорт белән дус булырга, шөгыльләнергә тиеш, дип уйлыйм. Кечкенәдән үк спорт белән дус булган кеше көчле, җитез һәм тәвәккәл була.
– Укучыларыбыз белән киләчәккә планнарың белән дә уртаклашсаң иде.
– Киләчәккә максатым – Малайзиядә узачак дөнья чемпионатында сынатмыйча, зур үрләр яулау. Шуннан соң киләчәккә икенче планым – Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясен уңышлы тәмамлап, җәмгыятькә файда китерердәй шәхес булу.
– Бүгенге яшьләргә киңәш-теләкләрең нинди?
– Аллага шөкер, елдан-ел армспорт белән шөгыльләнүчеләр саны да арта. Бүгенге көндә армрестлинг – популяр спорт төрләренең берсе, минемчә. Бу спорт белән кызыксынучы яшьләрнең күп булуы шуның хакында сөйли. Хәзерге яшьләр бит спортка карата бик игътибарлы, кызыксынып, бер-берсен узып китү максаты белән спорт залларыннан чыкмыйча шөгыльләнәләр. Шунысы бик сөендерә: ярышларның да төрле яшь категорияләренә бүлеп уздырылуы, яшь буынны армспортка тарту максатыннан эшләнә бит. Яшьләр спорт белән дус булып, актив тормыш алып барсыннар иде. Киләчәктә дә тормышлары спорт белән үрелеп барсын. Минемчә, спортта иң элек зур теләк, алдыңа максат куеп, шуңа ирешү өчен көчле омтылыш булса гына, зур җиңүләргә ирешеп була.
Гомумән, спорт мастеры Миләүшә Гыймранова – бар нәрсәдә дә мастер, дисәк, хата булмас. Бөтен яклап килгән яшь спортчы бер җирдә дә сынатмаска өйрәнгән инде. Аңа спорт белән бергә үрелгән тормышында күбрәк гүзәл мизгелләр, сөенечле көннәр, укуында тел ачкычлары, спорт карьерасында уңышлар теләп калабыз. Дөнья чемпионатында пьедесталның иң биек баскычында якташыбызны күрү бәхетенә ирешсәк иде, иншаллаһ. Милләттәшебез өчен бөтен татар дөньясы җан атып, көч биреп торачак – монысы берсүзсез!
P.S. Журналыбыз басылып чыккан арада, 25 сентябрьдән алып 4 октябрьгә хәтле аралыкта, Малайзиянең Куала-Лумпур шәһәрендә армрестлинг буенча 37 нче Дөнья чемпионаты узды. Якташыбыз Миләүшә Гыймранова сул кул белән дә, уң кул белән дә 55 кг авырлыктагы категориядә 21 яшькә хәтле хатын-кызлар арасында көмеш медаль яулады. Ике тапкыр Дөнья чемпионаты призеры исеменә лаек булды.
Комментарийлар