Логотип «Мәйдан» журналы

СӨЮ – КҮКТӘН ГОЗЕР!

Тормыш мәшәкатьләреннән качып,Назлы гына иңнәреңнән кочып,Торыр идем хәзер. Минем өчен бик күп юллар ачык,Тик керергә ишегеңне ачып,Түгелмен мин әзер. Күпме тагын, хыяллардан очып,Өметләрне...

Тормыш мәшәкатьләреннән качып,
Назлы гына иңнәреңнән кочып,
Торыр идем хәзер.
 
Минем өчен бик күп юллар ачык,
Тик керергә ишегеңне ачып,
Түгелмен мин әзер.
 
Күпме тагын, хыяллардан очып,
Өметләрне ак буяуга манчып,
Күңелем бәхет төзер?
 
Сабырлыгым чиксез, зур бер янчык,
Шуңа көтәм сине, каршыма чык!
Сөю – күктән гозер!
 

Фәнсилә ШӘЙДҮЛӘТОВА


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар