Иделебез

 Күңел сөйгән Иделебез

(Сөю белән көчле без),

Күңел белән тирәнлеген,

Киңлеген дә үлчибез.

 

Идел өстендә акчарлак,

Ак яулык болгыймыни,

Әллә инде саубуллаша,

Шуңарга боекмыни?

 

Акчарлак юл хәстәрендә –

Иделдә сые беткән,

Ә безнең күңел, нур булып,

Иделгә сыеп беткән.

idel

Акчарлак Иделсез яши

Идел туңган чагында.

Безнең күздә зәңгәр боздан

Язгы хыял чагыла.

 

Без китмибез, Иделебез –

Мәңгелек тукталышы.

Колакта «Китегез!» түгел,

«Кайтыгы-ыз!» чың-тавышы.

 

Туган якларда

 Бу – минем болгар бабамнар

Нигезе булган урын.

Канатын җәйгән, шан алган,

Дәүләтен корган урын.

 

Игелекле бабаларым

Шәһәрләр төзегәннәр.

Иген игүче дә алар –

Куйганнар теземнәргә.

 

Чирмешән буен үз иткән,

Тирәкле яр буйларын…

Мин дә утырып уйладым,

Ерак китте уйларым…

 

Иң беренче үткәрелгән

Язгы сабан туе да,

Мин ышанам, үткәндер ул

Чирмешәнем буенда…

Солтанби бәк шул чагында,

Салып яшел чапанын,

Көрәшкәндер көч сынашып,

Таң калдырып япанны.

 

Бәге булгач, биге булган,

Торган илнең сагында…

Күңел шундый – өзлеп-өзлеп,

Үткәннәрне сагына.

…Уйланып утырам, уйдан

Киләпләр сара-сара,

Үткән белән киләчәккә

Күперләр сала-сала.

 

Табып булырмы?

 Җилләр генә хәбәр китерделәр,

Җилләр генә исте ул чакта…

Мин күкләргә карап хәбәр көттем,

Утлар сүнгән чакта учакта.

 

Утлар сүнгән, бер җылы юк җанда,

Сулар гына ага үтәли.

Салкын сулар күңел салкынайта,

Йөрәк кага, йөрәк үпкәли.

 

Чәнчеп сүзләр очты, ылыс кебек,

Очып-очып җиргә кундылар.

Әле ярый юмарт кара җир бар,

Ылыстан да уңыш уңдыра.

 

Уңышларым минем җыяр өчен

Ни тырмам юк, ни бер сәнәгем.

Җир-Анага сыенучы үзем –

Җилгә очмам диеп санадым.

 

…Күккә төбәлеп хәбәрең көтәм,

Кош җаннары купкан чагында.

Кайтып киләсең күк, киләсеңдер,

Зәңгәрлектә йөзең чагыла…

 

Тик һаман да җилләр генә исә,

Җилләр генә коя яфракны.

Саф сөюдән тагын да сафракны,

Табып булырмы соң агракны?

 

Илаһи сызык

 Кайный тормыш, кайный галәм,

Әллә ниләр алышына.

Галәм эчендә галәмнәр,

Колак салсаң тавышына.

 

Тавыш эчендә табышлар,

Кем белгән дә ниләр алган?

Алган урнын буш итмәгән,

Алганнан соң нидер салган…

 

Кайнаса да, болганса да,

Адәмиләр бер сызыкта,

Бер Зат ул сызыкта түгел,

Менә шунсы бик кызык та.

 

Кемдер – Ул сиздереп торган

Барлыгын һәм Берлеген,

Ирештереп торган безгә

Яшәешнең төрлелеген.

Бикә Рәхимова
Фото: https://pixabay.com/

Комментарий язарга