Логотип «Мәйдан» журналы

Сөт һәм матурлык серләре

"Матурлык сере" битләрен актарганда, сөт һәм сөт ризыкларының бик борынгы заманнан ук косметик максатларда кулланылганы күзгә ташлана. Үз чорында Әбүгалисина да: "Сөтне даими рәвештә, аеруча бал белән...

"Матурлык сере" битләрен актарганда, сөт һәм сөт ризыкларының бик борынгы заманнан ук косметик максатларда кулланылганы күзгә ташлана.
______
Үз чорында Әбүгалисина да: "Сөтне даими рәвештә, аеруча бал белән эчеп тору битнең төсен яхшырта, тиредәге таплардан котылырга ярдәм итә", — дип язып калдырган.
Сөт — өч йөзгә якын туклыклы һәм биологик актив матдәләр тупланган продукт. Сөт белән битне даими юып тору күз тирәсендәге җыерчыклардан котылырга ярдәм итә, тире агара, тыгызлана. Әчегән сөт яки кефир сөртү дә тирене чистарта, тукландыра.
* Тигез микъдарда алынган сөт, майсыз эремчек, зәйтүн мае һәм кишер согын бергә кушып, 20 минутка биткә маска итеп ягарга. Соңыннан битне җылы су белән юарга, салкынча су белән чайкарга.
* Таушалган тире өчен:
1 аш кашыгы эремчек, 2 аш кашыгы каймак, 1 чәй кашыгы тоз алып, бертөсле масса барлыкка килгәнче болгатырга, биткә ягып, 20 минут тотарга. Атнага 1—2 тапкыр, 10 процедура ясарга.
* Майлы тире өчен:
0,5 литр сөткә 0,5 литр су кушып, бераз җылытырга, 1 г лимон кислотасы яки серкә өстәргә. 2—3 сәгать үткәч, барлыкка килгән массаны сыгып, 2 г бор кислотасы, 2 г үсемлек мае, 5 г глицерин өстәп, тирегә сөртергә. Бу маска тирене йомшарта һәм ялкынсынуга каршы чара булып тора.
* 350 г вак тозны 0,5 стакан каймак яки сөт өсте белән яхшылап болгатырга. Бу катнашманы бөтен тәнгә сөртергә. Соңыннан җылымса душта юынып чыгарга.

Комментарийлар