Логотип «Мәйдан» журналы

Соңгы тамчы күз яше

Яу кырларында сигез улын югалткан Олы Йөрәкле Ана Фатыйха Әхмәдиева багышлыйм.  1946 елның көзе җылы һәм озын килде. Август ае исә бик яңгырлы булды. Уракның яртысы да бетмәгән иде әле, тоташтан коя б...

Яу кырларында сигез улын югалткан Олы Йөрәкле Ана
 Фатыйха Әхмәдиева багышлыйм.  
1946 елның көзе җылы һәм озын килде. Август ае исә бик яңгырлы булды. Уракның яртысы да бетмәгән иде әле, тоташтан коя башлады. Басуда да, ындырда да эшләр бүленде. Тоташтан юешләнеп беткән көлтәләрне суктыру мөмкин түгел иде. Сентябрьдә яңадан көннәрне җылытып җибәрде. Басулар тиз җилләде. Көлтәләрдәге ашлык үрә башларга өлгермәгән иде әле. Аларны кырда ук таратып җилләттеләр. Атлар ындырга көн-төн көлтә ташый башлады. Сентябрьдә яңгыр бүтән азапламады. Октябрь башында да, әбиләр чуагындагы кебек көннәр җылы, сукаланган басу өсләрендә тоҗым җепләре уйнаклый иде әле. Дүрт елдан артыкка сузылган канкойгыч сугышлардан соң адәмнәренең җаннары ял итсен, йөрәкләренә җылы йөгерсен, дигәндер Табигать-Ана.
Күпме кеше яу кырларында башын салды, тылда авырулардан, ачлыктан шешенеп вакытсыз гүр иясе булды! Гөрнәдирдәй ирләрне генә түгел, буыннары да ныгып җитмәгән бала-чагаларны, тал чыбыгыдай зифа буйлы кызларны, ак яулыклы әбиләрне дә яуламады бу еллар. Иделдән Герман җирләренә кадәр сузылган меңәрләгән чакрымлы фронт юлларында, тылдагы хезмәт армиясендә берәр кешесе яисә туганы башын салмаган бер генә гаилә дә калмады аларның өч йөз йортлы Урта Кирмән авылында да. Багып үстергән, кеше иткән, олы тормышка үз аяклары белән кереп киткән тугыз баласының, тугыз йөрәк пәрасенең берсе дә исән түгел бүген. Бөтенесен каһәр төшкере сугышлар  ялмап алды. Тугызының җәсәде тугыз җирдә. Ни гаепләре, ни гөнаһлары бар иде соң шушы кечкенә генә гәүдәле, сөякләре бүртеп чыккан, яше җитмешкә җитеп килүче Фатыйха карчыкның Галиҗанәп Язмыш аның өсләренә гүр газаплары өярлек?!
Кичә оныгы Мәрзия өзгәләнеп, шашып килгән иде. Ул Фатыйханың төпчек улы – Әгъмәлетдиненең дә Манчьжурия җирендә ятып калуы турындагы хәбәрне әйткәч, бәхетсез ананың соңгы өметләре өзелде, йөрәгенең егәре китте. Әле август аенда да хатлары килеп торды. «Японнарны куа башладык, тиздән җиңеп кайтып җитәрбез,» – дигән җанын җылыта торган сүзләре белән өметләндергән; артына сагынуы турында җыр язылган фоторәсемен дә салган иде.
Җырларга ярата иде төпчеге. Авылда бәйрәмнәрдә концерт куйганда аны сәхнәгә чыгармыйча калдырмыйлар иде. Кечкенәдән моңлы бала булып үсте. Сузып җырлый торган халык җырларын бигрәк тә якын итә торган иде. Басуга ураккка барганда җырлап бара, кайтканда да җырлап кайта. Сузып җибәрсә, тавышы әллә кайларга кадәр ишетелә. Аның тавышын бер кемнеке белән дә бутамыйсың. Бөтен нечкәлекләрен белеп җырлый торган иде. Сугышка китәргә кәгазь килгәч тә, сагышланып, озын-озын җырлар җырлап утырды. Инде ул да кайта алмады! Сары сагышларын басарга шул рәсеме белән, артына язган җыры гына калды! Ачык йөзле, нәзек кашлы соңгы улы да бу якты дөньяда юк икән инде!
Күзләреннән бары бер тамчы күз яше тәгәрәп төште аның шул кургашындай хәбәрдән соң. Юк, күзләреннән түгел, йөрәгеннән тәгәрәде ул яшь бөртеге! Шул мәлдә бөтен түземлеген җыеп:
– Үз гомеремдәге соңгы яшь тамчысы булса иде! – дип теләде ул Ходайдан. – Бүтән минем башыма югалту ачыларын китермәсәң иде! – диде.
И, дөнья! Ничек күтәрергә мондый авырлыкларны! Беренче улы Исмәгыйль гражданнар сугышында башын салды, алтысы – Бөек Ватан сугышында, сигезенчесе – японнар белән орышканда ятып калды, бердән-бер кызы – Маһинуры да салкын тидереп гүр иясе булды. Күңел кыры шыр-ялангач бүген. Йөрәк җимеше, кырык елдан артык бөтен кайгы-шатлыкларын бүлешкән ире, баларының атасы Фәттахы сугыш чыгасы елның кышында ук вафат булды. Бу авырлыкларны – югалту ачыларын йөрәге күтәрә алмас иде.
Аларның Урта Кирмәненә Су Елгадан килен булып төшкән Миңсылуның Мәгъсүмҗан атлы энесе сугыштан кайткан да, шуны күрергә дип менгән булган икән авылларына. Юл ерак, Норма һәм Кече Кирмән аша узасы бар, унбиш-уналты чакрым гына түгелдер. Үзенә иптәшкә үсмер кыз булып җиткән, хәзердән үк эшкә катылыгы белән аерылып торган аның оныгы – Ибраһим улының кызы Мәрзияне иярткән булган. Олы кеше гозерләп үтенгәч каршы килмәгән бала. Миңсылуның энесе сугышта күргәннәрен сөйләгәндә аның төпчек улы Әгъләметдинне дә бик хөрмәтләп искә алган.
– Хайлар исемле шәһәрне штурмлаганда каты бәрелешләр барды. Күп кеше һәлак булды. Безнең якташ – Урта Кирмәннән Фәттах абый малае Әгъмәлетдин шунда японнарның дотын күкрәге белән каплады. Минем кулларымда җан бирде. Бигрәкләр дә кызганам шуны, түти. Яшь иде бит әле, – дигән.
Бу җан өшеткеч хәбәрне ишеткәч, авылга йөгереп диярлек кайткан бала. Өйгә килеп кергәндә сулышлары капкан, телен әйләндереп сүзен әйтерлек тә түгел иде. Шул мәлдә үк сизде аның йөрәге бик авыр кайгы килгәнен.
– Әгъмәлетдин абый һәлак булган... – дип кенә әйтә алды ул күз яшьләренә буылып.
Бу балалар да сугыш елларында кисәк олыгаеп киттеләр. Бер-бер артлы килеп торган үлем хәбәрләре аларның да җаннарын телгәләде, җилкәләренә авыр йөк булып ятты. Ерак тылдагыларны да ямап алды сугыш. Ашау җитмәү, яман чирләр аларның Урта Кирмәненнән дә әллә ничә кешенең гомерен алып китте. Аның оныгы – Ибраһимының Мәрзиядән кечерәк, әле ун яшенә генә җиткән Маһинур исемле кызы да чирләп гүр иясе булды.
Әгъмәлетдиннең үлеме белән бөтен дөньясы чәлперәмә килде аның. Анысы булса да кайтыр, бәлки, дип өметләнеп көткән иде.
Хәле киткәнен, башы әйләнә башлавын сизеп, урынына барып ятты. Беркем белән дә сөйләшәсе килмәде. Ул төнне йокысы йокы булмады. Бөтен тормышын уйлап чыкты.
Әле генә буй җиткереп килә торган кыз иде, бүген инде алтмыш җиде яшьлек карчык! Унҗиде яше тулар-тулмас Әхмәди Фәттахына димләп кияүгә бирделәр. Булачак хәләл җефете аннан сигез яшькә олырак иде. Ул елларда кыз белән егетнең очрашып йөрүләре, вәгъдәләр бирешүләре бик сирәк иде. Яшь җилкенчкләрне генә түгел, җиткән кызларны да әти-әниләре аулак өйләргә бик сирәк йөртте. Кеше арасында сүз таралудан котлары чыгып тора иде. Әхмәдинекеләрдән яучы килгәч, әти-әнисеннән, туганнарыннан аерылып чит йортта яшәсен күз алдына китереп коелып иңгән иде. Фәттахның сөйкемле калын кара кашлары, Тәмле су чишмәсеннән кайтканда көтеп торып әйткән матур сүзләре, мөлаем карашлары күз алдына килеп, сөенеп тә куйды. Икесе ике урамда яшәсәләр дә, егет күзәтеп йөргән икән аны. Нәрсәсе белән йөрәген биләгән булгандыр? Буйга да артык күтәрелмәгән, гәүдәгә дә калын түгел, югыйсә. Яңаклары аның кебек алмадай калкып торучы мөлаем кызлар авылда бер ул гына түгел. Аларның нәселендәге хатын-кызлар элек-электән туку эшенә оста булган. Киндердән җеп эрләп кием-салым тегәрлек тукымалар да, бизәкле сөлгеләр дә сукканнар. Ирләре аларны Чөйле, Мамадыш базарларына илтеп сатып акча юнәлткәннәр. Фатыйханың да киндер сугу осталыгы халык теленә менә башлаган иде инде. Әхмәдинекеләрнең дә куллары эш белә. Фәттах – гаиләдә олы бала иде. Аннан соң Мәхмүт һәм Мөшәрәп исемле энеләре, Фатыйма исемле сеңлесе бар. Фәттах балта эшенә бигрәк тә оста булды. Берәрсе каралты-кура, йорт-җир җиткерәсе булса, яшь чакларында кулдаш итеп аны чакыра иде. Арташ, Норма, Уразбахты, Югары Яке авылларына да чыгып эшләп кайткалады. Бераз гына булса да акча юнәлтә иде. Үзләренә дә аерым йорт салып чыгу турында хыялландылар. Еллар узгач, бу хыяллары да тормышка ашты. Күп тәрәзәле, такта түбәле, алты почмаклы нарат өй күтәрелде. Каралты- кураларны яңадан җиткерделәр.
Беренче уллары Исмәгыйль туганда Фатыйхага унҗиде яшь кенә иде әле. Тагын бер елдан Ибраһим дөньяга килде. Кабат Мөгътәсим, Мөхлисулла, Мәгъсүмҗан, Габделбарый, ниһаять көткән кызлары Сәлимә, Мисбахетдин һәм Әгъмәлетдин. Ир балалары ишле булгач, имана җирләре дә күп тиде. Балалар олысы-кечесе бергәләшеп, дус булып эшләде. Келәтләренә олау-олау ашлык кайта иде. Ашау ягына мохтаҗлык кичермәделәр. Урта Кирмәннең нык хәлле крестьяннарыннан исәпләнде Фәтыйха һәм Фәттах гаиләсе. Революция дигәннәреннән соң байларның җирләре дә ярлыларга өләшенде, аларның имана җирләре тагын да артты. Яңа тормыш халыкка яңа сулыш өргән кебек булган иде. Байларның алай тиз генә булган мөлкәтләреннән аерыласы килмәде: илдә мәхшәр купты. Унсигезенче елның көзендә Халык армиясе дип аталучы отрядлар авылларны талап узды. Атларны, сыерларны талап киттеләр. Фатыйма белән Фәттах та атсыз калды. Игеннәр әле кырда, көлтәләр ындырларга алып кайтылмаган иде. Ярты елдан яңа афәт – Колчак явы Нократ, Чулман буйларына кадәр килеп җитте. Яшь Совет дәүләтен сакларга солдатлар кирәк диделәр, олы уллары Исмәгыйль белән Ибраһимны Мамадышка кызыллар отрядына язылырга алып киттеләр.
– Бер-берегездән аерылмагыз, – дип калды аталары аерылышканда. – Бер-берегезгә күз-колак булып, саклап йөрегез.
– Ярар, әти, – дип киткәннәр иде, сугышта үзең теләгәнчә йөреп булмый шул.
Ике елдан калын кара мыек җибәргән, чын ирләргә әйләнгән Ибраһим гына әйләнеп кайтты. Абыйсын чит җирләрдә җирләп калдырган икән. Үзе дә яраланган булган. Җыйнак кына сандыгы төбеннән чүпрәк тышлы Коръән алып:
– Шушы изге китап исән алып кайтты мине. Моннан соң нәселебез ядкаре булып саклансын, – дип әнисенең кулларына бирде. Аклар ташлап калдырган олауларның берсеннән табып алган булган икән.
Бүген дә исән әле ул китап. Кеше күзеннән еракта – сандык төбендә җиде кат чүпрәккә төрелгән килеш тора.
Имәннәр кебек нык, таза, эшкә булган иде уллары. Егерме беренче елгы ачлыкта да табыннарыннан ипи өзелмәде. Берсе дә ачтан үлмәде. Фатыйхалар нәселендә дә, Фәттахныкыларда да хәер сорашуның нәрсә икәнен белмәделәр. Үз көннәрен үз хезмәтләре белән күрделәр. Хәер сорашырга керүчеләргә букчаларын тутырып ашарларына биреп чыгаралар иде. Утызынчы елны барысын да колхозга сөреп керткәч, Фәттахның үз куллары белән җиткергән алты почмаклы нарат өйләрен тартып алдылар да аны ындыр табагына көлтә киптерү амбары итеп күчереп салдылар. Олы уллары Исмәгыйль гражданнар сугышында һәлак булмаса, Ибраһим Совет власте өчен канын коеп кайтмаса, аякларына нык басып яшәгәннәре өчен, кулак тамгасы белән, Себергә озаткан булырлар иде. Аларның өйләрен тартып алгач, бар җирләре дә бөтен булганга көнләшеп, теш кайраучылар:
- Фәттахныкыларның тамырларын корыттык! – дип мактанып та йөргәннәр.
Фәттахныкыларны алай гына бетерә торган түгел әле.
Колхозда да балта остасы булып эшләде аталары. Тегермәнче дә булды.
Ул да туку эшен ташлап бетермәде. Кышкы озып төннәрне бушка уздыра торган кеше түгел иде Фатыйха. Сөлгеләр тукыды. Икесе – сигез улының төсе итеп суккан сөлгеләр бүген дә сандыгында сакланалар әле.
Таң беленүгә торып намазына басты, сандыгы төбеннән Коръәнен алып, барлык балаларына атап, «Йасин» сүрәсен багышлады. Изге китапны яңадан кадерләп иң аска салганнан соң, улларының яу кырыннан кайтуларына дип саклаган чикләвекләрен алып куйды. Келәттән он алып кереп, пешеренергә кереште. Йөрәге белән сизә: Су Елганың Юныс Мәгъсүмҗанын бүген менеп күрмәсә, башка бер вакытта да моны эшли алмаячак. Соңгы улын, соңгы йөрәк пәрасен җир куенына иңдергән кешене үз баласы кебек хөрмәтләргә, сыйларга тиеш ул. Бөтен җаны тарта аны әле армиядән генә кайтып төшкән шул солдат янына.
– Тор, кызым, бүген Су Елгага менеп төшәбез, – дип йомшак кына Мәрзиягә эндәште ул.
Оныгы әллә кайчан уянса да, йоклаганга сабышып, аны тын гына күзәтеп ята иде. Башкалар да сүзсез генә торып утырдылар. Өйгә тәмле исләр таралганын сизмиләрме соң! Тик бу юлы берсе дә табын янына утырырга ашыкмады. Алар да белә: бу сыйлар кунакка алып барасы.
– И, балалар!.. – дип, берәм-берәм сөеп чыкты аларны әбиләре.
Аларга да бәхет елмаерга язган икән: берәм-берәм кулларына тәм-томнар тоттырды.
Яңадан сандыгын ачып, рәешкә генә кия торган, вак бөрчекләр төшерелгән ак күлмәген алды, ак шәл яулыгын бөркәнде.
– Әйдә, кызым, – диде Мәрзиягә.
Бер кулына өрәңге таягын, икечесенә – күчтәнәчләре бәйләнгән төенчеген тотып, сәфәргә кузгалдылар. Гомере буе җәяүләп йөрсәләр дә, җитмешкә җитеп килүче карчык өчен аз юл түгел унбиш чакрым. Әле ярый көннәр җылы тора, аяк асты коры. Үз уйларына чумып атлады да атлады ул. Норманы узгач, Кече Кирмәнгә кереп тормыйча, басу читләрендәге ат юллары буйлап кына бармакчы булган иде. Кече Кирмәнне халык телендә Кирмән башы дип тә йөриләр. Кирмән башы халкының көтүләре йөри торган Казыган тау елгасы буйлап киткәч, Су Елгага турырак, юлның кыскарак икәнен белә ул. Әлеге киң үзәнне Сулы Елга дип йөртәләр. Ул үзәннән Бурсык елгасы ягына күтәрелүче, ярты чакрымнан артыкка сузылган Казыган тауны – тау бите буйлап менү өчен ясалган юлны – Беренче бөтендөнья сугышы чыгасы елны эшләгәннәре хәтерендә әле. Кирмән башында элек волость үзәге иде. Ә авыл галәмәт зур. Меңнән артык хуҗалык булган диләр ул вакытта. Шуның кадәр күп кеше яшәгәч, җирләре җитмәгәндер инде. Арташ өстендәге олы гына басуны сугышып алганнарын хәтерли әле ул аларның. Арташларны якларга Урта Кирмәннең ирләре дә күтәрелеп менгән иде. Кирмән башлары усал бит: барысын кыйнап кайтарганнар. Аның әтисе дә ярты ел аксап йөргән иде.
Урта Кирмәннән менә-менә талчыккан иде инде. Мәрзия дә аргандыр. Кирмән башы аша китеп, берәр танышларында чәйләп чыкмыйча булмастыр, дигән карарга килде Фатыйха. Югары очта Миңсылуның Салих атлы энесе яши. Хатыны Шәмсенур исемле. Шуларга тукталдылар.
– Самат әби күп итеп сәламнәр әйтергә кушты, – диде Мәрзия.
Балалар Миңсылуны: «Самат әби,» – дип йөриләр иде. 1926 нчы елгы Самат исемле малае бар иде аның. Ул да сугышта һәлак булды. «Саматның әнисе» дигән сүзне бала-чага әйтергә җиңелләштереп: «Самат әби,» – дип кенә йөри башлады.
Үзләренең нинди йомыш белән Су Елгага менәргә чыгуларын әйткәч, Шәмсенурның да күзләренә яшь килде. Самавыр янында сүз озак бармады. Фатыйханың тизрәк Мәгъсүмҗанны күрәсе килә иде. Юлдагының юлда булуы хәерле, дип тиз кузгалдылар.
Су Елгада колхозның фермасы, амбарлары, клубы, кәнсәләре авыл башына ук – бөтенесе бер тирәгә салынган. Мәгъсүмҗан солдатларның өе дә аннан ерак түгел. Хәер, бер генә урамлы авыл ул. Егерме беренче елгы ачлыктан соң Кирмән башыннан күченгәннәр монда. Икенче төрле Чытыр дип тә йөртәләр. Авыл урынында башта куе чытырманлык булган, халык шуларны төпләп урнашкан. Кешеләре нык яши. Барысында диярлек такта түбәле йортлар. Нык каралты-кура.
Мәгъсүмҗан солдат өйдә туры килде. Мәрзия белән аны күргәч, барысын да сүзсез дә аңлады. Алар белән каршы килеп күреште. Сугыштан кайткан гимнастеркасын да гади күлмәккә алыштырырга өлгермәгән иде әле егет. Аңа карагач, кайсы ягы беләндер Әгъмәлетдиненә дә охшатып, ана йөрәге тагын сыкрап куйды.
– Мәгъсүмҗан балам, син миңа үземнең улым кебек. Мин инде хәзер күрәсен күргән, картайдым. Берсен дә яшермичә сөйлә миңа. Баламны соңгы тапкыр күргән кеше син. Йөрәгемдә калмасын, – диде ул солдатка.
Утны-суны кичеп, дусларын югалту ачыларын татып кайткан кеше ана йөрәген аңламыймы соң!
– Бөтенесен сөйлим мин сезгә, – дип, сугыш елларында Ерак Көнчыгышта бергә ничек итеп хезмәт иткәннәреннән башлап китте.
Байкал артында булганнар икән. Җиргә землянкалар казып, шуларда яшәгәннәр. Офицерлар хәрби өйрәнүләрне үткәреп кенә торган.
– Тәртипләр бик каты иде. Офицерларның да, сугышчыларның да тизрәк фронтка китәсе килә. Күбесенең кеме дә булса һәлак булган. Әгъмәлетдин дә әллә ничә тапкыр рапорт язды. Барыбер фронтка җибәрмәделәр. Японнар да илебезгә сугыш башлар, дип көттеләр. Алар ягыннан безнең чик сакчыларына карата провокацияләр күп булды. Автоматлардан да аткаладылар. Безне төнлә тревога белән еш күтәрәләр иде. Әгъмәлетдин якташ өйрәнүләрдә гел алдынгы булды. Командирларыбыз мактап кына торды, – дип сөйләп китте ул. – Быел июнь аенда тревога белән күтәреп, Маньчжурия чигенә алып киттеләр. Японнар сизмәсен өчен, төнлә генә барып, көндез ял итә идек.  Июль урталарында чиккә барып җиттек. Бер айга якын сузылган хәрби өйрәнүләр башланды. Яңадан автоматлардан, пулеметлардан төз атарга, граната ыргытырга өйрәндек. Тугызынчы август көнне иртәнге дүрттә безнең бөтен 293 нче дивизияне тревога белән күтәрделәр. Дивизиянең политбүлек начальнигы Советлар Союзының Япония белән сугыш хәлендә булуын игълан итте. Сәгать биштә чикне узып, Маньчжурия территориясенә кереп киттек. Гоби чүле башланды. Көндез кызулык кырык градуска кадәр күтәрелә. Йомшак кына җил чыкса да, тозлы комны очырта башлый. Ул сулышларны каплый. Кайнар комда күн итекләр бөрешеп кибә. Бик күп солдатлар юлда барганда кызу тиеп аңнарын югалтты. Котелокларга иртән тутырган су өйлә турына эчелеп бетә иде. Әлсерәүдән телләр аңкауга ябыша. Бер тапкыр карыйбыз, алда зәп-зәңгәр күл күренә. Барыбыз да тизрәк шунда барып җитү өчен алымнарны кызулаттык. Ә ул мираж гына булган икән. Безнең күргән нәрсәмени!
– Уразаның урак вакытында туры килгәне булды. Көн озын. Сәхәргә иртә торасың. Кояш соң гына баей. Көн челләсендә бигрәк каты кыздыра. Башка кызу бәрмәсен өчен, бераз сүрән вакытта – иртә-кич кенә уракка чыга идек. Алай да көн буе авызга тамчы да су капмаганга кичкә бөтен хәл бетә. Егерме беренче елның җәендә монда да чүлдәгедән ким булмады. Кызудан көне буе һавада зәңгәрсу рәшә уйнаган кебек иде. Бөтен басудагы игеннәрне киптереп бетерде. Чишмәләрнең сулары бетте, – дип искә алып утырды ул чүл кызулыгын үзенчә күз алдына китереп.
– Чүлне чыккач, яңгыр коярга кереште. Башта суга тиенгәнгә сөенгән идек, ул тоташтан яуды да яуды. Олы Хинган таулары башланган икән. Аяк асты сазга әйләнеп бетте. Елгалар ярларыннан чыкты. Тауларны үткелләр аша гына кичеп чыгып була анда. Җитмәсә, алар тар. Урыны-урыны белән кыялар читеннән барасы. Шул үткелләрдә японнар аяусыз каршылык күрсәттеләр. Зур югалтулар белән алга бардык. Тауларны исән-имин узгач, Маньчжурия тигезлегенә килеп чыктык. Яңгырлар һаман туктамаган иде әле. Юлсыз җирдән саз ерып барырга туры килде...
Август уртасы монда да бик яңгырлы булды. Чиләкләп койды. Халык әллә ничә көн уракка чыга алмады. Яңгырлар туктагач, җир кипшергәч, аягында йөри алырлык бөтен кешене басуга алып чыктылар. Карт-корылар да калмады.
– Фатыйха апа, син дә уракка бар инде. Бала-чагаларны булса да көлтә бәйләргә, әвен куярга өйрәтеп торырсың. Сыйфат инспекторы булырсың, – дип бригадир килеп әйткәч, соңгы елларда аерылмас иптәшенә әйләнгән өрәңге таягына таянып ул да басуга китте. Килә-ява, килә-ява, ияләнде бер болыт, дигәндәй, урак сентябрь ахырына кадәр сузылды быел.
– ...Тоташ фронт булмады анда. Японнар ныгытылган районнар әзерләгәннәр, аларга бетоннан дотлар, дзотлар ясап, пулеметлар, туплар урнаштырып бетергәннәр. Аларны җир асты юллары белән тоташтырганнар. Сугышка бик каты әзерләнгән булганнар икән. Андый районнарда канкойгыч сугышлар булды. Дошман билләренә гранаталар бәйләгән солдатларын да күп калдырган. Безнекеләр туктаган җиргә кулларын күтәреп киләләр дә, үз-үзләрен шартлаталар. Без бит башта аларның ниятләрен белмәдек, пленга бирелергә телиләр, дип уйладык. Ә аларны төрмәләреннән җыйганнар икән. Гаиләләренә акча вәгъдә иткән булганнардыр. Аргунь елгасын кичеп Чаньгуньга бара идек, дивизияне Хайлар шәһәренә бордылар. Андагы ныгытылган районны ала алмаганнар. Уналтынчы августта төнлә барып җитеп, андагы дивизия солдатларын алыштырдык. Икенче көнне иртәнге алтыда штурм башланды. Безнең артеллиристлар дотларны башта бик каты тупка тотты. Алар тау битләренә берничә рәт итеп урнаштырылган иде. Байтак ут нокталары юк ителсә дә, берничәсе исән калган. Кабат күрдек: стеналары өчәр метр калынлыкта итеп эшләнгән иде. Аларны ансат кына җимереп булмый шул! Командирлар һаман атакага күтәрелергә боера, ә без аларның тоташ пулеметларыннан сиптерүләреннән башны да күтәрә алмыйбыз. Шул вакыт Әгъмәлетдин безнең юлны бикләп торучы дотка таба шуышып китте. Әле бер, әле икенче таш артына ышыкланып барып, шактый якынлашты ул аңа. Гранатасын атарлык ара калгач, күтәрелеп, кулындагы гранаталар бәйләмен томырды. Дошман пулясы тиепме, үзе дә йөзтүбән җиргә капланды. Көчле шартлау яңгырагач, пулемет юк ителде, дип уйлап, атакага күтәрелгән идек, берничә секундтан яңадан телгә килде. Тагын җиргә ятарга мәҗбүр булдык. Бетте якташ, дип уйлаган идем, карыйм, тагын шуыша бу! Егетнең исән булуын күреп, бөтенебез сөендек. Дотка кадәр шуышып барып җитте дә, берничә метр гына калгач, торып автоматыннан тишегенә ата-ата барып, ут ноктасын күкрәге белән каплады. Дәррәү яңадан күтәрелдек. Тегеләр һаман дөмекмәгәннәр икән әле. Әгъмәлетдиннең гәүдәсен кырыйга этеп тәшерделәр дә, яңадан ут ачтылар. Шул вакытта җир астыннан барып буып үтерерлек булдым. Барып кына булмый иде. Чернигов өлкәсеннән Владимир Бульба дигән егетебез шуыша башлады. Ул да башта дотка гранатасын томырды, кабат күкрәге белән каплады. Ул арада без дә барып җиткән идек инде. Әллә ничә кеше эченә гранаталарыбызны аттык. Әгъмәлетдиннең күкрәге пулялар белән тишкәләнеп бетсә дә, йөрәгендә җаны бар иде әле. Кулларымда җан бирде. Ул көнне бер генә япон солдатын да пленга алмадык. Күпме егетләр башын салды бит шул биеклектә. Төне буе ике арада атыш барды. Алар безне минометлардан да утка тоттылар. Икенче көнне яңадан штурмга әзерләнгән идек, тегеләр ак флаг күтәреп капитуляция ясадылар. Биш меңлек гарнизоннары саклаган икән шәһәрне. Безнең барыбер сытып узасыбызны белеп, исән каласылары килгәндер. Сугышчан дусларыбызны хөрмәтләп, салютлар биреп күмдек. Әгъмәлетдинне, батырлыгы өчен, орденга тәкъдим итәбез, диде командирлар...
Мәгъсүмҗан ашыкмыйча, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде. Ул туктагач та, тагын бер ишетәсе килеп, аңлап бетермәгән җирләрен кайта-кайта сораштырды.
Мәгъсүмҗан солдат ашыкмыйча гына барысын да аңлатты. Ананың соңгы өметләре дә чәлперәмә килгәнен белә иде ул.
– Без бер туганнар кебек идек. Бер-беребезгә килгән хатларны кычкырып укыдык. Әгъмәлетдин абыйлары һәлак булганга бик өзгәләнде. Фронтка китеп, алар өчен үч аласы килде. Сез илгә монда да кирәк, диделәр. Японнар белән дә сугыш менә-менә башланып китәр кебек иде. Шуңа күрә анда әллә ничә дивизияне тотканнардыр да инде. Бер дә тыныч булмады анда. Сакта торган солдатларны урлап китәләр иде. Кабат аларның үле гәүдәләрен киттереп ташлыйлар. Берничә тапкыр шулай кабатлангач, командирлар каравылда торучылар санын арттырдылар. Әгъмәлетдин белән икәүләшеп әллә ничә тапкыр бергә сакта торган булды. Күзләре үткен иде аның. Гел уяу булды. Шылт иткән тавышны да әллә кайдан ишетә иде. Стройда йөрергә дә оста булды. Командирлар гел мактады үзен.
Ана өчен улын мактаудан да олы бүләк юк. Йөзләренә кызыллык китермәгән төпчек улы да. Рәхмәт аңа!
Мәгъсүмҗан кызыл йолдызлы солдат пилоткасы алып килде.
– Бу Әгъмәлетдиннеке. Истәлеге калсын, дип алып кайттым, – дип аның кулларына бирде.
Улының тән җылыларын тойгандай булды ул әлеге саргылт-яшел тукымада. Аны бит Әгъмәлетдине берничә ел киеп йөргән. Шуның белән атакаларга барган, үлем белән күзгә-күз очрашкан. Җан биргәндә башында булгандыр!
Соңгы йөрәк җимешенең саргылт-яшел пилоткасын күкрәгенә кысты ул.
Су Елгага менгәндә адымнары кызу иде, кайтканда салмак кына атлады. Мәрзия дә ашыкмый. Сүзсез генә яныннан бара. Ул да уйчанланды. Йөзләре җитди. Бу дүрт ел эчендә бөтенесе дә кайгы коесыннан күп эчте.
– Кайларда ятасыз микән сез, газиз балаларым? Каберләрегез кайларда икән сезнең? Җәсәдегезне гүрләргә иңдерүчеләр булды микән?..
Беренче уллары Исмәгыйль гражданнар сугышында ук һәлак булган иде. Ибраһим аны үзем гүргә иңдердем, диде. Аның да каберен күрә алмады. Тугыз балаларыннан Сәлимәнең генә җәсәде авыллары зиратында ята. Ул бала да озын гомерле булмады, җиләктәй чагында салкын тидереп, үпкәсе шешеп китеп барды. Кияүгә чыгарга да өлгермәде ичмасам. Тугыз баладан Ибраһим белән Мөгътәсим генә башлы-күзле булып өлгерделәр. Ибраһим авылларыннан өйләнгән иде. Алар белән бер йортта гомер иттеләр. Ә Мөгътәсим шахталарга чыгып китте. Башта Пермь өлкәсендә күмер чапты. Ул якларга Кирмән-Уразбакты төбәкләреннән күпләп китәләр иде. Революциягә кадәр дә кеше акча эшләргә күп йөрде. Йорт җиткерү, сыер алу өчен акча эшләде ирләр. Бик күбе күмер басып, шунда мәңгелеккә калды. Кабат Дон буендагы Ростов каласына китте Мөгътәсим. Эштә бик алдынгы булган. «Стахановчы мин хәзер,» дип яза иде хатларында. Өйләнеп бер малай, өч кыз үстерәләр иде, бәхетләре озын гомерле булмады. Хатыны Гамилә авырып үлгәч, балаларын туган нигезенә алып кайтты. Олы абыйсы истәлегенә улының исемен Исмәгыйль дип кушкан иде бала. Киноларда күреп, борын астында гына Америка артисты Чарли Чаплин кебек тар мыек йөртә башлаган.
–Мин Чарли Чаплинга охшаган. Мин дә аның кебек аксыл йөзле, озынча муенлы. Муендагы богызлау сөягем дә калкып, сөйләшкәндә селкенеп тора, – дип горурланып та йөргәне булды.
Аларның Урта Кирмәненә дә сугыш алдыннан кино куярга килә башлаганнар иде. Сугыш башлангач та берничә кат килделәр. «Чапаев», «Волга, Волга» киноларын яратып карадылар. Алдынгы уракчыларга бушлай күрсәтәләр иде.
– Фатыйха апа, син безнең стахановчы. Җитмешкә җитеп килсәң дә, басуга эшкә чыгасың. Батыр уллар үстердең. Алар илне фашистлардан саклап кан коя. Синең урын түрдә булырга тиеш, – дип аны да гел беренче рәткә кертеп утырталар иде.
Сугыш башлангач, Урта Кирмәндәге «Алга» колхозын икегә бүлделәр. Атау ягы элеккеге исемендә калды. Ә алар яши торган якны, чишмәләре исеме белән, «Тәмле су» дип атый башладылар.
Мөгътәсиме әйткән Чаплин атлы артистны гына күргәне булмады. Ростов каласында киноларны күп караганнардыр. Шәһәр җире бик олы, кино куя торган җирләре күп, диләр бит.
Сугыш чыккач, Мамадыштан бронь биреп кайтардылар, энеләре фронтта башларын сала, хәбәрсез югала башлагач, хәрби комиссариатка бер-бер артлы барды. Өч тапкыр бордылар. Дүртенчесендә повестка биргәннәр. Яу кырында ул да һәлак булды. Әтисе дә, әнисе дә исән түгел, үзегезгә дә яшәү авыр дип, Мәрьямбикә һәм Рәхилә исемле кызларын балалар йортына алып киттеләр. Җибәрәселәре килмәгән иде дә: «Анда аларның тамаклары тук, өсләре бөтен булыр. Хат язышып торырсыз. Сугыш туктагач, тормышлар җиңеләйгәч, кире алып кайтырсыз кызларны,» – диделәр. Районнан килгән хатыннар усал кыланмаса да, аңлатып сөйләшкәч, күнделәр. Шул китүләреннән бер хәбәрләре юк әле балаларның. Хат язарсыз дип, адресларын да кесәләренә язып тыкканнар иде, югыйсә. Балалар йортында киемнәрен алыштырганда үзләре белән ала белмәгәннәрдер инде сабыйлар.
– Беренче булып кайсы китте соң әле аларның?.. Очучы булып хезмәт иткән Мисбахетдин ут эченә беренче кергәндер. Шулайдыр әле ул!
Ана күңеленнән улларын барлап, исемнәре белән эндәшеп, аларны күз алларына китереп кайта иде.
Араларыннан иң зиһенлесе, башлысы шул бала булды бугай. Урта Кирмән авыл Советына сәркатип итеп алдылар. Комсомол ячейкасы секретаре да иде. Яшьләр белән концертлар, спектакльләр куеп йөрделәр. Басуларда алдынгы уракчыларны мактап җырлар җырлыйлар иде. Габделбарый, Мәгъсүмҗан, Мөхлисулла абыйларын, Маһинур сеңлесен дә үзе белән ияртеп йөрергә тырышты. Кеше белән сөйләшергә оста булды. Җитди, үткен карашлы, ачык йөзле, нәзек борынлы, калын иренле, кыскарак муенлы иде. Андыйларны кызлар яраталар. Мисбахетдиненең дә дуслашып йөргән, яшереп кенә хатлар язышкан кызлары бар иде. Берсе белән дә гаилә корып өлгермәде шул бала.
Газеталарда Чкалов кебек очучылар турында яза башлагач, ул да укырга китәргә атлыкты.
– Авылыбыз өстеннән аэроплан белән очып әйләнәсем килә, – ди торган иде.
Мамадышка Водопьянов исемле очучы төшкәч, аның белән очрашуга да барып кайтты. Авыл Советына кичтән шалтыраткан булганнар. Төне буе күзенә йокы кермәгән иде баланың. Таң әтәчләре аваз салуга торып чыгып китте. Авыл Советының атын җигеп, бер төркем яшьләр җыелып барганнар. Митингтан соң янына барып сөйләшергә дә курыкмаганнар. Шул вакытта Мисбахетдингә:
– Очучылыкка укырга кирәк сиңа, егет. Бик кыю да күренәсең. Яхшы очучы чыгачак синнән, – дигән булган.
Бала да, ныклы карарга килеп:
– Очучылыкка укырга китәм, – дигән иде.
Анда да бик яхшы укыды. «Командирлардан рәхмәт алдым. Ялга шәһәргә чыгаралар,» – дигән хатлары килеп торды. Сугыш алдыннан: «Бомба ташлый торган очкычта хезмәт итәм,» – дип язды. Кайсы шәһәрдә укыганнары, кайда хезмәт итә башлаганнары гына исендә түгел. Ул шәһәрләр шулкадәр күп, үз гомерендә Мамадыш каласыннан да ерак китмәгән карчык кешенең хәтерендә калырлык түгел шул. Сугыш башлангач та, ут эченә беренчеләр булып алар кергәндер. «Дошманнарны бомбага тотарга очабыз. Бик каты сугышлар бара. Күп кеше кырыла... Бу сугыштан исән кайтсак, бер могҗиза булыр...» – дигән хатлары килә торган иде. Кырык икенче елның февралендә, аның исән кайтуына өметләрен чәлперәмә китереп, командирларыннан кара мөһерле хат килде. Андый конвертлы хатлар килә башлаган иде инде авылга. Исәннәрдән килгәннәре өчпочмаклы була. Ә туры почмаклы конвертка салынганнары – кемнеңдер һәлак булуын хәбәр итә. Сугышчан заданиене үтәгәндә офицер Мисбахетдин Фәттаховның батырларча һәлак булуын; самолетына дошман снаряды тиеп яна башлагач, аны җирдәге фашистлар техникасы өстенә юнәлтүен язган иде командирлары.
– Каберләрең дә юктыр инде, Мисбахетдин улым... Самолетың белән шартлап өзгәләнгән, күмергә әйләнгән гәүдәңне кемнәр җыеп, җирләп йөрсен соң!..
«Дошманны җиңәрбез дә, бик тиз әйләнеп кайтырбыз!» – дип киткәннәр иде Урта Кирмәннең ирләре дә. Дүрт елдан артыкка сузылды бу яу. Әле һаман илнең тынычлык күргәне юк.
Сугыш чыккан көн һаман күз алдында тора.
Ял көне иде. Иртәдән аяз булды. Таң күк йөзендә бер каурый болытсыз атты. Кояш ныгырак күтәрелгән саен, болытлары да күренә башлады. Көн акрын гына сүрәнләнеп китте. Өйлә туры җитә иде инде, ул өйдә уллары әбәткә кайтуына ашарга әзерләп йөри. Бер заман урамда бала-чага йөгерешә башлады.
– Су-уг-ы-ыш башла-а-нг-а-ан!!! – дип кычкырганнары колагына килеп керде.
Кулында тимер тәлинкә иде. Шалтырап идәнгә төшеп китте. Бөтен тәне эсселе-суыклы булды. Амур буенда башта японнарны туздырганннарына, кабат финнарны тар-мар иткәннәренә дә кайчан гына бит әле.
Ул да урамга йөгереп чыкты. Аръякка кайтып баручы бер кыздан:
– Кайдан ишеттегез? Кем әйтте сугыш чыкканын? – дип сорады.
– Кәнсәләр янындагы радиодан Германиянең сугыш башлавы турында сөйләделәр, – диде ул.
Йөрәге өзелеп төшкәндәй булган иде Фатыйханың. Газраилнең бөтен балаларын да чүпләп бетерәсен күңеле алдан сизенгән булган икән.
Ул вакытта гражданнар, фин сугышларын узып кайтучылар да монысының болай озакка сузылуын һәм бик күп корбаннар алуын уйларына да кертеп карамагандыр. Төштән соң Мамадыштан митинг уздырырга килеп җиткән уполномуч ир дә:
– Кызыл Армиябез дошманның умырткасын тиз сындырыр. Ирләрегез күкрәк тулы орден-медальләр белән җиңү алып кайтырлар, – дигән иде бит.
Күршедәге Кече Кирмәндә туган, «Пятилетка» совхозында комсомол секретаре булып эшләгән, фин сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое дигән олы исемгә лаек булган Гафият Нигъмәтуллинны да искә алдылар.
– Менә бит, нинди яшь кенә кеше. Ә сугыштан Алтын Йолдыз белән Ленин ордены тагып кайтты! Безнең егетләр дә аны алырлык, – дип сөйләделәр.
Гафият исемле ул каһарманны хәтерли Фатыйха. Күкрәгенә Алтын Йолдызын тагып, Урта Кирмәнгә дә халык белән очрашуга килгән иде. Күзләре елмаеп торучы ачык мөлаем йөзле, уртача буйлы, киң җилкәле. Телгә кеше кесәсенә керә торганнардан түгел. Үзләренең ничек сугышканнарын, ничек итеп финнарны тукмауларын бик мавыктыргыч итеп сөйләде.
Митингта аның Ибраһим исемле улына да:
– Син гражданнар сугышы герое. Яшьләргә үз сүзеңне, киңәшләреңне әйт. Әти-әниләре, авылдашлары йөзәенә тап төшермәсеннәр. Каты сугышсыннар, – дип сүз биргәннәр иде.
Куркып, оялып тормады.
– Сугышта туган җирең азатлыгы өчен башыңны салу – изге эш. Крестьяннар һәм эшчеләр дәүләте өчен абыем Исмәгыйль һәлак булды. Мин дә канымны койдым – яраланып госпитальдә дәваланып чыктым. Дошманнарны илебездән себереп түктек. Җиребезне илбасарлар итекләре таптарга тиеш түгел. Илебезне саклаучылар сафына мин дә басам, – дип, өздереп әйткән иде.
Авылларыннан беренче булып сугышка китүчеләр кемнәр иде соң әле? Ибраһим Искәндәре, Дәүләтша Хөсәене, Гыйниятулла Һадиулласы, Вәли Мәүләвие, Имаметдин Хисаметдине, Зарыйф Салихы... Барысын да күз алдыннан уздырды ул аларның. Асыл кешеләр иде. Кайсы өйләнгән, балалар үстерәләр; кайсы – өлгереп җиткән егет иде. Кемнәр уйлаган берсе дә кире әйләнеп кайтмас, дип. Аларның да кайсының һәлак булуы, кайсының хәбәрсез югалуы турындагы хәбәрләре генә килде. Кайгыларын йөрәкләренә төйнәгән аналары, хатыннары, нарасыйлары калды.
Баштарак сугышка китүчеләрне күмәкләшеп – туган-тумача, күрше-күлән, бөтен урам җыелышып озаттылар. Мәгъсүмҗаны – алтынчы улы кырык бернең июлендә киткән иде бугай? Нәкъ шулай! Авыл Советында йомышка йөрүче кыз повестканы эшли торган җиренә илтеп биргән. Анда Мәгъсүмҗан Фәттаховның Мамадыш хәрби комиссариатына иртәгә иртәнге алтыда килеп җитәргә тиешлеге язылган иде. Кайтып җитте бала. Мунча ягып керттеләр. Өч көнгә җитәрлек юллык ризык әзерләделәр. Туган-тумачалар бер-бер артлы килеп җитте. Бригадир хатын:
– Колхоз председателе Мәгъсүм абыйны комиссариатка кадәр озату өчен ат бирде, – дип килеп әйтте.
– Алдынгы колхозчыбызга безнең рәхмәтебез бик зур, дошманны тизрәк җиңеп кайтсын, – дигән.
Ул хатынның кем булуын гына хәтерләми инде хәзер. Ирләрне сугышка ала башлагач эшләп торган иде бугай.
Авыл җәй көне иртә уяна. Биш тулганчы ук көтү куалар. Алар өе ул көнне таң сызылуга ук торып утырды. Ат белән барасы булса да, Мамадыш белән Урта Кирмән арасы егерме чакрымга тула. Иртәнге алтыда килеп җитәргә боерганнар икән, соңга калырга ярамый. Сәгать өч тулганчы ук юлга кузгалдылар.
Мәгъсүмҗан, ат арбасының арт ягына утырган килеш, авыл каршындагы Кала тауны менеп күздән күмелгәнче кулын болгап барды. Тавы да озын һәм биек бит. Өстенә менеп җиткәч, беразга гына туктап тордылар. Бөтен кеше белән соңгы тапкыр саубуллашуы булган икән. Газиз туган туфрагына башка әйләнеп кайтмасын йөрәге сизгәндер.
Аннан хатлар сирәк булса да килгәләп торды. Соңгысын кырык дүртенче елның мартында язды. Башка хәбәр алмадылар. Май аенда хәбәрсез югалуы турында командирлары гына кара пичәтле салды.
–Мәгъсүмҗан балам, син кайларда ятасың икән?
Дүртенче улы Мөхлисуллага да Мамадыштан бронь биреп кайтарганнар иде. Әнисенә, туганнарына да әйтмичә берничә тапкыр үзен фронтка җибәрүләрен сорап барган.
– Һәлак булган туганнарым өчен үч аласым килә, – дигән.
Кырык өченче елның апрель башында армиягә чакырдылар. Казаннан Зеленодольскидагы кораблар ясый торган хәрби заводка алып киткәннәр. Анда Түбән Соннан Шәрифуллин Гаян, Югары Ушмадан Ногоманов Харис, Иске Заводтан Гыймазов Низам, Көек Ерыксадан Фәршатов Сафа исемле кешеләр белән бергә җибәрделәр, дигән хаты килгән иде. Сафа Мәскәү янындагы сугышларда катнашып, яраланып кайткан булган. Яралары төзәлә башлагач, яңадан фронтка китәргә сораган. «Син хезмәт армиясенә дә кирәк,» дип хәрби заводта калдырганнар. «Сафа төнлә сугышта күргәннәрен сөйләп чыга. Анда исән калу үзе могҗиза икән,» дип язган иде икенче хатына. Ул бала да суга төшкәндәй юк булды.
– Исемеңне сиңа атаң тапкан иде. Мохлис – ихлас күңелле, чын, тугрылыклы дус дигәнне аңлата, Мөхлисулла кушабыз, дигән иде. Каберләрең бар микән соң, балам? Су төпләрендә ятасың микән?!
Иллегә җитеп килсә дә, олыгайган инде, дип тормадылар, Ибраһимын да фронтка алдылар. Аннан хатлар кырык өчнең ноябрендә килми башлады. Атасына охшап киң маңгайлы, калын кара кашлы, калын иренле, какча йөзле, җитди карашлы иде ул, калын кара мыек та йөртте.
– Ибраһим улым, синең каберең дә юктыр инде? И, бала-а-ам...
Бер Яңа Комазан кешесе Ибраһимның лесник булып эшләүче малае белән очрашкач, сүз ара сүз чыгып:
– Кайсы авылныкы син? – дип сораган.
– Урта Кирмәннеке, – дигән оныгы.
– Кем малае син? – дип төпченә башлаган теге ир.
– Фәттах Ибраһимыныкы, – дигән.
– Ала-ай икә-ән... Әтиеңә бик охшагансың. Йөз кыяфәтләрең коеп куйган нәкъ Ибраһим инде. Аның малае түгелме икән, дип соравым иде. Әтиеңне яхшы беләм мин синең. Мәскәү янындагы сугышлардан башлап бергә булдык. Кырык өченче елның ахырлары иде. Атакага бара идек. Ибраһим абыйның аяк астында снаряд шартлады. Гәүдәсен өзгәләп, чөеп атты. Өстән аяклары гына килеп төште, – дигән җан өшеткеч хәбәр җиткергән.
Оныгы бу сүзләрне башта аңа әйтмәде. Мәрзиягә генә сөйләгән. Әтиләренең үлеме турындагы хәбәрне бик озак яшереп йөргәннәр. Хәрби комиссариаттан хат килмәсә, әле исәндер дип өметләнеп йөргән булыр иде. Инде беренче улын гына югалтуы булмаса да, һәр үлем хәбәре кешене миңгерәүләтә. Бөтен җанны ашый, таштай баса. Үлемгә күнегеп булмый икән!..
Ул Яңа Комазан кешесе, сугыштан яраланып кайткач, аларга да килеп киткән иде. Ибраһим белән ничек сугышуларын, дошман солдатларын юк итүләрен, танкларын ядыруларын, үзенең яралануын, госпитальдә ятып чыгуын сөйләде. Ибраһимның һәлак булуы турында бер сүз дә әйтмәгән иде. Өметләре киселмәсен, дигәндер. Ул вакытта инде улларының һәлак булуы турында хәбәрләр килә башлаган иде...
Сәлимә авырып ятканда Ибраһимның кызы Мәрзия белән хәлен белергә менүләре, озаклап сеңелесенең чәчләрен тарап утырулары исенә төште. Бик дус яшәде балалары. Бер-берсенең кадерен белә торганнар иде. Гадәттә бала-чага күп булганда, үскәндә тукмашып та алалар, бер-берсен елаталар. Ә Фәттах белән аныкылар бик туган җанлы булды. Бер-берсе өчен үлеп торалар иде. Әтиләре дә гел:
– Бер-берегезгә иңнәрегезне куеп яшәгез, – дип әйтеп кенә торды.
– Габделбарый улым, син дә әйләнеп кайта алмадың туган нигезеңә! Синнән бер хәбәр дә юк, балам!..
Ана улларын берәм-берәм искә төшереп, акрын гына атлады да атлады, исемнәрен кабатлады. Көннең кичкә авыша баруына да, оныгы Мәрзиянең ашыктырырга теләвенә дә игътибар итмәде ул. Кулларына бер учлам кыр чәчәкләре җыеп алды. Бу вакытта инде бер исләре дә калмаса да, соңгы улының пилоткасы белән аларны кәкрәгенә кысып кайтты.
Нәзек иреннәре акрын гына:
– ...Улларымның берсен булса да күрермен, дип өметләнгән идем... Кайтмадылар инде... Кайтмаслардыр да... Чәчләре вакытсыз агарган аналарның, толларның, ятим калган балаларның ләгънәте төшсен бу сугышны башлаучыларга... – дип пышылдыйлар иде.
Өенә кайтып җитүгә хәлсезләнеп тупса алдына егылды ул. Мәрзия оныгы аны күтәреп караган иде дә, булдыра алмады. Көне буена утыз чакырымнан артык юл узган, болай да рәтле-башлы ашау эләкмәгән үсмер кызның ничек хәле җитсен соң әбисен күтәреп өйгә кертеп салырга. Җыйнак гәүдәле булса да, олы кешенең сөякләре дә авыр була. Тартып та караган иде, кая ул! Күршеләренә йөгереп кереп китте. Ярый әле ул игелекле җаннар кереп булышты.
Башка инде ул аягына баса алмады.
Яхшырак тәрбия кылсак рәтләнеп китмәсме дип, күршеләрендәге Хәбибулла белән Хәлимә үзләренә күчереп караганнар иде дә, соңгы өметләре өзелгәннән соң яшәү ялкыны сүнгән иде шул инде.
Шул ук елның декабрь башында оныкларына, миһербанлы күршеләренә, авылдашларына хәер-фатыйхасын биреп Ана арабыздан китеп барды.
 
Эпилог
Еллар узды. 1997нче елның 22  июлендә – Бөек Ватан сугышы башланган көнне – Мамадышның үзәгендәге Хәтер аллеясында яу кырында сигез улын югалткан Фатыйха Әхмәдиевага һәйкәл куелды. Нәкъ Су Елга авылыннан кайткан көндәге кебек – ак күлмәгеннән, күкрәгенә соңгы улы Әгъмәлетдиненең пилоткасын һәм авылына кайтканда җыйган кыр чәчәкләрен кыскан килеш гәүдәләндерелгән ул анда. Ә күзләре ул ятып калган көнчыгышка төбәлгән. Әйтерсең, Ана соңгы өметенең дә чәлперәмә килүенә һаман ышанып җитми әле. Иреннәре: «Юктыр, бу дөрес хәбәр булмагандыр. Улым менә-менә кайтып керер. Берсе генә булса да исән калырга тиеш иде бит инде. Ана өчен бер балаңны югалту да – иң авыр кайгы. Улларымны алган сугышны башлаучыларга барыбызның да ләгънәте төшсен,» – дип пышылдый кебек.
Бу Олы Йөрәкле Ана һәйкәле яныннан узганда һәркем тукталып уйга кала. Эргәсеннән ел буе чәчәкләр өзелми аның.
Фәттәховлар нәселе өзелмәде, бүген дә дәвам итә. Нәселне Ибраһим белән Мөгътәсимнең балалары, бүген инде оныклары һәм оныкчыклары дәвам итә. Фәттах белән Фатыйха кебек эшкә каты булып чыктылар алар. Ибраһимның кызы Мәрзиянең тугызынчы оныгы армия сафларында хезмәт итеп кайтты инде.
Ә Ибраһим алып кайткан Коръән бүген дә исән әле. Ул Мәрзия апада нәселләре ядкаре булып саклана.

Вәрис ГАЛИ


Фото: https://tatfrontu.ru/person/pamyatnik-skorbyashchey-materi

Комментарийлар