Логотип «Мәйдан» журналы

Солы печеньесы пешерәбез

Бүген сезгә файдалы һәм тәмле солы печеньесы рецептын тәкъдим итәбез.

Печеньены пешерер өчен 1,5 стакан бодай оны, 1 стакан солы лачаулары, 1 балкашык камыр йомшарткыч, 0,5 стакан шикәр комы, 1 стакан туралган күрәгә, 0,75 стакан табигый йогурт, 3 аш кашыгы үсемлек мае кирәк булачак.
Онны камыр йомшарткыч белән бергә иләгез. Аннары солы лачаулары, шикәр комы һәм күрәгә кушыгыз. Йогурт һәм майны бергә күпертегез һәм онны катнашмага бушатып, камыр басыгыз. Камырдан 16 шарчык ясагыз, аларны майлы табага урнаштырып, өстенә кашык белән җиңелчә генә басып куегыз. Печеньеларны 190 градуска кадәр кыздырылган мичтә 20 минут дәвамында пешерегез. Ашларыгыз тәмле булсын!


 

 

Автор: Зөһрә Исламова, "Кызыл таң"

 

Комментарийлар