Логотип «Мәйдан» журналы

«Сөйлисе серләр бихисап...»

Данис Хәйруллин шигырьләре.

 САБЫЙГА БАГЫШЛАУ
Ак кәгазьдәй җаның –
Язылмаган,
Сызылмаган әле, бозылмаган;
Һәр битеңне язып, сызып, бозып
Тутырачак әле чуар заман.
Гыйбад, диеп, тамга салса, башта,
Бүре токымы, дип, язар ярен;
Ясап куяр, юри буташтырып,
Ишәкнеке белән ат иярен.
Ак кәгазьдәй кемгә ачылырсың?
Җилгәрерме җилләр һәр битеңне?
Тамырларың танырсыңмы икән –
Без бит инде, кара!
Без бит инде!!
И сабыем!
Күпме күзләр күзләп
Күзсенәчәк әле бөре җаның.
Ачылырсың микән Кеше булып?
Арттырырсың микән кеше санын?
 
СОКЛАНУ
Мәкамең сафтыр сандугач теледәй,
Йөз суыңнан һушсыздыр мин, тиледәй,
Күзләрең, күз тимәсен – нур оясы,
Нечкәдер билең күбәләк биледәй.
Кайдан син?
Туып үстең кай якларда?
Ничекләр бастың мондый аякларга?
Туп-туры оҗмахтандыр, и хур кызы,
Исемең кергән изге аятьләргә.
Саклан син!
Сакла ошбу гүзәллекне!
Түзәрсең аһ-уһларга белмим күпме?..
Мең рәхмәт сиңа, сеңлем, мең мәртәбә
Тоташтырганың өчен җиргә күкне!
 
МАТРИАРХАТ
I
Иртән сызылып таңнар атса,
Янда сузылып җефет ятса,
Акча диеп акыл сатса –
Яшәү менә шул инде ул!
Ыкы-мыкы килеп торсаң,
Борсаланса тәти борчаң,
Тәкърарлап һаман бер сан... –
Яшәү менә шул инде ул!
Бер уч сәмән – тәк-тәк, дисә,
Болар гына пүчтәк, дисә,
Көн дә яңа итәк кисә –
Яшәү менә шул инде ул!
Бу гына – аз! Ул гына – аз!
Елаштырып алса бераз,
Ник дөньяң булмый инкыйраз –
Яшәү менә шул инде ул!
II
Яшим, диеп яшең түксәң,
Иренә, дип, ирне сүксәң,
Биеп торса биек үкчәң –
Яшәү сиңа шулмы инде?
Яшь кибәр, үкчә кыскарыр,
Яши-яши ир дә арыр.
Теләгеңә телчә үссә,
Әйт, дөньяң кемнәргә калыр?
 
КАРА МУНЧА
Ятам кап-кара мунчада
Ак булып, ап-ак булып,
Ак булсам да, һич азынмыйм,
Ятам гайре сак булып.
Бик беләм бит җен, пәри вә
Шайтан затлар барлыгын.
...Әнә берсе почмагыннан
Сүз катадыр карлыгып:
– И бәндә! Сездә акны да
Кара күрүчеләр бар –
Сүз җебен сүстәй таратып
Гайбәт үрүчеләр бар.
Сез – җен!.. дисез. Без әйтәбез:
– Сак булыгыз – бәндә!.. дип, –
Аңларга акыл җитмәслек
Берәү ул галәмдә, – дип.
– Сездә нәфес бездәгедән
Артыг(ы)рак ун тапкыр, –
Сөйлисе серләр бихисап,
Мунчагызда кунсак бер...
Өнемме бу, төшемме бу –
Әйтә алмыйм кистереп.
Беләм, җен кара мунчадан
Иртән чыга кич кереп.
* * *
Бәхетеңме тулып, түбәләнеп барыш?
Кайгы-хәсрәт калмадымы чирек карыш?
Кешеләрчә яшим дисәң, и бичара,
Күңелеңнең чите китек булу фарыз!
* * *
Булалсаң бул иң югары,
Иң даһи вә иң бөек!
Ташка язсаң да, ташларлар,
Ташысаң – мин... мин! диеп.
* * *
Баскан өстенә баса ул
Башы күккә тигәндә;
Күлен күккә ассалар ни
Бакага баш игәндә.
 

Данис ХӘЙРУЛЛИН.


Авторның башка шигырьләрен журналның апрель (№3, 2018) санында укый аласыз. 
 

Комментарийлар