Логотип «Мәйдан» журналы

Сөембикә Җиһаншина: “Милли китапханә – республикабыз горурлыгы”

Сөембикә Разил кызы Җиһаншина Казанның инглиз теле тирәнтен өйрәтелә торган 39 нчы мәктәбен тәмамлый, Казан дәүләт педагогия институтында югары белем ала. АКШның Иллинойс штаты университетында библиоф...

Сөембикә Разил кызы Җиһаншина Казанның инглиз теле тирәнтен өйрәтелә торган 39 нчы мәктәбен тәмамлый, Казан дәүләт педагогия институтында югары белем ала. АКШның Иллинойс штаты университетында библиофил-мәгълүмати фәннәр буенча бер ел магистратурада укый, өч ай Нью-Йоркның җәмәгать китапханәсендә эшли. Инглиз телен камил белә.

1992 елдан – Милли китапханәдә. Бу аның бердәнбер эш урыны. Хезмәт юлын әүвәл китапханәче булып башлый. Өлкән китапханәче, бүлек мөдире, директор урынбасары вазифаларын башкара, агымдагы елдан – директор.


IMG_3501Агымдагы ел Татарстан Милли китапханәсе оешуга 150 ел тулуы белән дә үзенчәлекле һәм истәлекле. Илдә тагын кайсы китапханәләр әнә шундый гасыр ярымлык тарихлары белән мактана ала икән?! Әле бит әңгәмәдәшем, Милли китапханә директоры Сөембикә Җиһаншина сүзләренә нигезләнеп, китапханәнең рәсми булмаган чишмә башы тагы ике дистә елдан артыграк чорны үз эченә алуын белеп тору да зыян итмәс. Димәк, Сөембикә ханымның сөйләшүне Милли китапханәнең оешу тарихыннан башлап җибәрүе һич тә гайре табигый булып тоелмастыр.


–     Китапханәнең нигезен XIX гасырда Казанда яшәгән библиофил һәм туган якны өйрәнүче Иван Алексеевич Второвның 2 меңләп китаптан һәм периодик басмадан торган шәхси коллекциясе тәшкил итә. 1844 елда, Санкт-Петербургка хезмәткә күченеп киткән вакытта, “Казан губернасы хәбәрләре” газетасының бүлек мөхәррире, әдәбиятчы, археолог, этнограф Николай Второв әтисенең шул бай мирасын, җәмәгать китапханәсе оештыру омтылышы белән Казан каласына бүләк итеп калдыра. Әмма ул эш ике дистә едлдан артыграк вакытка соңарып, китапханә фәкать 1865 елның 24 гыйнварында гына ачыла. Бу – милли китапханәнең рәсми рәвештә оешкан көне. 1906 елда күренекле татар журналисты, тел галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Әхмәтһади Максуди инициативасы белән җәмәгать китапханәсенең “Көтепханәи исламия” исемле Казан мөселманнары өчен аерым филиалы ачыла. Ул әүвәл Печән базарындагы Кәримовлар йортында, аннары “Болгар” кунакханәсенең өченче катында урнаша. Башлангыч фондында 915 исемдәге 1277 том исәпләнгән филиал тиз арада бөтен Россиядә яшәгән татарларның мәдәният һәм мәгърифәт үзәгенә әйләнә.


  Баштагы мәлне Казанның җәмәгать китапханәәсе хәзерге мэрия бинасына сыена, ә инде 1919 елдан – шушы күркәм, тарихи бинада. Казанның нәкъ тарихи һәм административ үзәгендә. Минемчә, бу бик дөрес: Милли китапханә кала үзәгендә булырга тиеш.  Аның, әлеге көнгәчә, шушы бинада калуы һәм бай, уникаль коллекцияләренең саклануы – берничә буын библиофилларның тырышлыгы һәм фидакарьлеге нәтиҗәсе. Ә бит ул гади бина гына түгел – федераль әһәмияткә ия булган архитектура һәйкәле. 1991 елда китапханә тарихында зур вакыйга булуын да әйтеп узар идем: шул елдан башлап без Милли китапханә статусын йөртәбез.


–     Хөкүмәтебез тарафыннан андый ышаныч, уңай мөнәсәбәт күрсәтелүе эшчәнлегегезгә уңай йогынты ясамый калмый торгандыр, тәгаен?


–     Әлбәттә! Бүген Милли китапханә – күп функцияле мәгълүмат һәм фәнни-тикшеренү оешмасы, библиографик, мәдәни һәм методик үзәк. Безнең фондларда 3,3 миллионнан артыграк документ – китаплар, газета-журналлар, патентлар, аудио-видео материал, электрон басмалар саклана. Шуларның 120 меңе татар телендә.


Китап укучылар өчен бөтен шартлар  тудырылган. Ике дистәләп бүлектә һәм бүлекчәдә тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтелә. Тәҗрибәле һәм белемле хезмәткәрләребезнең саны – 238. Аларның барысы да уңган, булдыклы, һәркем – үз эшенең фанаты. Тик менә фондыбыздагы кысанлык, урын җитенкерәмәве кулдан тота, җәелеп китәргә ирек бирми. Аңлашыла торгандыр: төп проблемабыз – мәйданнарыбыз җитмәүдә. Бу исә үсешкә комачаулый.


–     Хәтердә әле, 2007 елда, киләсе ел бюджетын караганда, Казан уртасында Милли китапханәнең яңа бинасы төзелешенә ярты млрд сум акча бирү каралган иде. Кызганыч, 2008 елда финанс-икътисад кризисы башлануы сәбәпле матур хыял тормышка ашмыйча калды. Шуннан бирле, яңа бина төзү турында сүзләр ишетелми төсле.


–     Мин киләчәккә өмет-ышаныч белән карыйм. Бина төзү идеясенең юкка чыкканы юк. Әлегә урын мәсьәләсе хәл ителә дип беләм. Бар нәрсәне дә бер юлы эшләп бетереп булмый ич. Күреп торасыз, Казаныбызда олы төзелеш эшләре киң колач белән алып барыла, күпме йортлар, мәдәният биналары, спорт корылмалары сафка басты соңгы елларда! Башкалабызны бөтен дөнья таный хәзер. Зур чыгымнар чыгарып каладагы театр биналарын яңарттылар, “Әкият” театрына яңа бина салдылар. Әкренләп, безгә дә чират тими калмастыр, шәт.


  Ә болай игътибар үзәгеннән төшеп торганыбыз юк. Быел әнә хөкүмәтебез ярдәме белән ике бинабыздагы түбәләрне яңартып ябабыз. Ул – зур чыгымнар сорый торган бик мәшәкатьле эш, әмма безнең өчен шатлыклы вакыйга. Аннары өч бинада да ремонт эшләренә керешеп китәчәкбез.


–     Яңа бина төзелгән очракта, әлеге тарихи бинаны үзегездә калдыру гадел гамәл булыр иде, мөгаен.


–     Шуңа өметләнәбез шул. Чөнки бу бина киләчәктә дә безгә бик нык кирәк булачак. Биредә сирәк китапларны, кулъязмаларны саклар идек. Яңа бинаның эшчәнлегебезне киңрәк, колачлабрак җәелдереп җибәрергә ярдәм итәсе тамчы да шикләндерми. Чор башка, заман башка дигәндәй, инде документларны “пассив саклау”дан “актив саклау”га күчү тенденциясе өстенлек итә. Биредәге байлык тузан җыеп ятарга тиеш түгел. Кулъязмаларны күрсәтү, экскурсияләр оештыру, кичәләр үткәрү – барысы да шуңа ярдәм итәчәк. Яңа бина төзелгән очракта, монда килүче туристлар санының сизелерлек  артачагын да белеп-чамалап торабыз. Андый мөмкинлек булса, биредә сакланучы документларның бер өлешен яңа бинага күчерү хисабына сирәк китапларны, кулъязмаларны, иске язудагы китапларны матур стеллажларга урнаштырып экскурсияләр үткәрү хыялыбыз шулай ук тормышка ашмый калмас дип ышанабыз. Андый эшчәнлек безнең китапханәнең генә түгел, ә бәлки Казаныбызның, республикабызның абруен күтәрергә булышыр иде.


–     Хәзер электрон китапларга да ихтыяҗ арта бит әле.


–     Без рухи байлыгыбызны 2009 едан даими рәвештә электрон вариантка күчерә башладык. Дөрес, аныңчы да Казаныбызның мең елыгына һәм татар язучыларына багышланган электрон коллекцияләребез бар иде. Ә инде 2009 елда без библиофил-мәгълүмати технологияләр бүлеге ачтык, анда сәнәгать сканерлары урнаштырдык һәм тагы бер елдан төбәкара-республика проектын эшләтеп җибәрдек. Хәзер безнең үз порталыбыз бар һәм анда өч меңнән артыграк сканерланган документларыбыз тупланды. Ә  барлык  сканерланган материалларыбыз – ун мең тирәсе. Ышанычлырак булсын өчен, аларның һәркайсын өчәр данәдә саклыйбыз.


–     Борынгы кулъязма һәм иске басма китаплар белән хәл ничегрәк тора?


–     Борынгы татар кулъязма һәм иске басма китаплары, татар тарихына караган әүвәлге документлар һәм фотосурәтләр, гарәп һәм латин язуындагы татар газета-журналлары бик кадерләп, кулъязма һәм сирәк китаплар бүлеге киштәләрендә саклана. Шунда ук Второв китаплары коллекциясе, 1917 елгача басылган, сирәк очрый торган рус китаплары, язучыларның китапханәгә бүләк  иткән имзалы китаплары да урнашкан. Бер җәһәттән Милли китапханәнең Карл Маркс урамындагы филиалында матбугат бүлеге һәм сәнгать, чит ил әдәбияты, фәнни-методик, патентлар, халыкара китап алмашу бүлекләре урнашуын да әйтеп үтәр идем. Ә инде китапханәбез фондларында бу көнгә өч меңнән артыграк кулъязма туплануы – әйтеп бетергесез зур байлык ул. Ә бит алар арасында урта гасырларга караган язмалар да бар хәтта. 1699 елда чыккан Коръән дә – сирәк китапларның берсе.


  Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең, китапларны чистарту һәм реставрацияләү бүлеге белән бергә, фәкать 1992 елда гына оешуына карамастан, ул юнәлештә ифрат дәрәҗәдә күп эш башкарылды. Иске кулъязмаларны күбәйтү буенча алып барылган эш – шул эшчәнлекнең бер өлеше генә. Аның белән фәнни хезмәткәрләребез шөгыльләнә.  Без фондны даими өйрәнәбез, тикшереп торабыз һәм 1997 елда үзебездә ачылган “Милли китап” нәшриятында шактый китап нәшер итеп өлгердек тә инде. Шундый мөмкинлек туудан файдаланып, үзебездә булган архив материалларына нигезләнеп китапханә тарихына багышланган китаплар чыгаруны да җайга салдык.


–     Мин, мәсәлән, милли китапханәдә укучыга хезмәт күрсәтүнең бик яхшы куелуын үз мисалымда раслый алам. Соңгы өч –дүрт елда монда бер 20–25 мәртәбә генә килгәнмендер. Алдан, үзеңә кирәк чыганакны эзләп, сезнең электрон адреска мөрәҗәгать итү дә бик уңайлы. Иң мөһиме: шунда ук җавап аласың. Әле хәтта, республикада булмаган китапларны да, укучы теләген истә тотып, хәтта башка төбәкләрдән юллыйсыз. Үземә, мәсәлән, узган ел ахырында, Бөек Ватан сугышында корпус белән командалык иткән командирлар турында мәгълүмат тупланган ике томлы хезмәт кирәк булгач, Карелиянең милли китапханәсеннән, вакытлыча файдалану өчен Казанга кайтарттыгыз. Моның өчен рәхмәттән башка нәрсә әйтмәк кирәк!


–     Чынлап та, без чор белән бергә атларга, заман куйган таләпләргә сыешып яшәргә һәм алга олы максатлар куеп эш-гамәлләр кылырга тырышабыз. Бездә китапханәара абонент бар. Үзебездә булмаган китапларны, укучы теләген истә тотып, бер айга илнең башка китапханәләреннән кайтартабыз. Татарстандагы муниципаль китапханәләр шундый ук заказны безгә бирә алалар. Теләсә-кайсы авылдагы китапханәгә фондта булган китапны шулай ук бер айга җибәрү мөмкинлеге каралган. Бер нәрсә: безнең китапханәдә, оешуыннан алып, китапларны өйгә биреп тору хупланмый. Берара андый эшчәнлек булып алган, әмма без аны туктаттык. Документларны югалтмау, яхшырак саклау ниятеннән чыгып кылына ул гамәл. Милли китапханәгә килеп уку өчен менә дигән залларыбыз бар. Аның өчен акча түлисе түгел. Әгәр инде, китаплардагы һәм вакытлы матбугат чараларындагы кайсыдыр мәкаләне, аерым битләрне төшереп алырга кирәк икән – борчыласы юк:  бездә аның өчен түләүле хезмәт каралган, ксероксларыбыз бар. Без Россиядәге һәм чит илләрдәге китапханәләр белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез, бу көнгә аларның йөздән артыгы белән килешү төзелгән.


  Китапны саклап, өйрәнеп кенә калмыйбыз, татар китапларын чит төбәкләргә тарату буенча да нәтиҗәле эш алып барабыз. Без әле – методик үзәк тә. Аерата татарлар күпләп яшәгән төбәкләр белән ныклы элемтәләр булдырдык. Чит төбәкләрдә ачылучы китапханәләрне татар китаплары белән тәэмин итеп тору да безнең вазифада. Шул ук вакытта республикадагы муниципаль китапханәләргә дә китаплар безнең аша бүленә. Китапны тарату, популярлаштыру максатыннан чыгып, үзебезнең электрон кафе – китап кибетен ачтык. Анда язуччылар, шагыйрьләр белән очрашулар үтә. Сквердагы Лобачевский һәйкәле янында даими рәвештә китап сөючеләр белән очрашулар үткәрү дә матур традициягә әйләнде.


 Республикада махсус программага ярашлы рәвештә, социаль әһәмияткә ия китапларны нәшер итү тормышка ашырыла. Ягъни мәсәлән, Татарстан китап нәшрияты заказ буенча ул китапларны дөньяга чыгара һәм без шуның 85 процентын Милли китапханә аша районнардагы китапханәләргә таратабыз. Телләрне үстерү буенча кабул ителгән прогорамма нигезендә дә, милли-төбәк әдәбиятын сатып алу өчен безгә 3,5 млн сум акча бүленә. Моннан тыш, басма матбугатны да Милли китапханә һәм республикадагы муниципаль китапханәләр өчен  үзәктән яздырабыз.


–     Сөембикә ханым, ахырдан юбилей уңаеннан ни әйтер идегез?


–     Безнең бәйрәм сизелмичә генә үтеп бара димәс идем. Ел дәвамында бихисап күп чаралар оештырдык.  Юбилей уңаеннан республиканың һәм илнең матбугат чараларында материаллар даими чыга тора. Шушы көннәрдә юбилейга багышланган саллы хезмәт дөнья күрәчәк. Ә инде Милли китапханәнең 150 еллыгына багышланган төп чараны – Халыкара фәнни-гамәли конференцияне  14-16 октябрь көннәрендә “Корстон” мәдәни-күңел ачу үзәгендә уздырырга әзерләнәбез. Аңа чит илләрдән, Россиядән һәм Татарстаннан күпсанлы кунаклар чакырулы.


Комментарийлар