Логотип «Мәйдан» журналы

Социаль челтәрдәге сәхифәне ватып кермәсеннәр өчен биш киңәш

Социаль челтәрдәге сәхифәләрдә дусларыгыздан спам-хатлар килгәне бармы? Яки сезнең исемнән хәбәр таратканнары булдымы? Спам-хәбәр бик хисле була, кешеләр шикләнеп тә тормыйча, алдакчыларга акча күчере...

Социаль челтәрдәге сәхифәләрдә дусларыгыздан спам-хатлар килгәне бармы? Яки сезнең исемнән хәбәр таратканнары булдымы? Спам-хәбәр бик хисле була, кешеләр шикләнеп тә тормыйча, алдакчыларга акча күчереп куйган чаклар да бар.

Шулай итеп мошенниклар кесәсен тулыландырып ятмас өчен, "Челнинские известия" сайты биш киңәш бирде.
Аккаунтны ватмасыннар өчен киңәшләр:
Ике факторлы аутентификация узыгыз– аккаунтка керү өчен пароль һәм код кертергә кирәк. Код смс яки электрон почта аша килә. Моның өчен "Безопасность" бүлегенә кереп, ике факторлы аутентификацияне тоташтырыгыз.
Социаль челтәрләр аша башка кушымталарда һәм сайтларда авторизация узмагыз.
Һәр социаль челтәр өчен аерым пароль һәм логин кулланыгыз.
Компьютерда антивирус программасыурнаштырыгыз.
Программа һәм кушымталарны рәсми сайтлардангына алыгыз.
Фото: https://pixabay.com

https://intertat.tatar/copayjavap/sotsial-chelt-rd-ge-s-khif-ne-vatyp-kerm-senn-r-chen-bish-ki-sh/

Комментарийлар