Логотип «Мәйдан» журналы

Словакия хирургы Казанда йөрәге зәгыйфь балаларга катлаулы операцияләр ясарга булышкан

Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары, Словакиядән танылган хирург Павел Гавора белән берлектә, тумыштан йөрәк зәгыйфьлеге булган пациентларга катлаулы операцияләр ясаган. Бу хакта Республик...

Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары, Словакиядән танылган хирург Павел Гавора белән берлектә, тумыштан йөрәк зәгыйфьлеге булган пациентларга катлаулы операцияләр ясаган. Бу хакта Республика балалар хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Словакия хирургы Казанда йөрәге зәгыйфь балаларга катлаулы операцияләр ясарга булышкан
Бу операцияләрнең төп үзенчәлеге – күкрәк читлеген кисеп ачып түгел, ә кечкенә тишекләр аша үткәрү. Россиядә мондый операцияләр гаять сирәк үткәрелә. Гадәттә, катлаулы диагноз булганда, табиблар операцияне ачык йөрәккә үткәрә.
Татарстаннан зәгыйфь йөрәк белән туган нәни пациентка кечкенә тишекләр аша гына ике окклюдор куйганнар.

  • Окклюдор ул – йөрәгалды бүлгедәге кимчелекләрне ябарга мөмкинлек бирә торган махсус җайланма.


“Нәкъ менә Республика балалар клиник хастаханәсендә йөрәк зәгыйфьлеге булган пациентларга эндоваскуляр, яки кисемсез операцияләр башкарыла. Бехдәге рентгенохирургия бүлеге табиблары Братиславада Павел Гавора ярдәме белән тәҗрибә туплады, һәм аларның окклюдор белән эшләү буенча сертификатлары бар. Профессор елына 2-3 мәртәбә Казанга килеп китә”, - диде рентгенохирургия бүлеге мөдире Айдар Хәмидуллин.
Фото: пресс-служба ДРКБ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/18/184789/

Комментарийлар