Логотип «Мәйдан» журналы

Сливадан телеңне йотарлык тәм-том: джем, повидло, соус, кетчуп, сок

Сливадан кайнатма, сок кына түгел, тәмледән-тәмле соус, кетчуп та ясарга мөмкин, дип яза «Интертат».Сливадан джем. Шикәре бик аз гына күләмдә булган хуш исле джем килеп чыга.Джем өчен: 2 кг өлгереп җи...

Сливадан кайнатма, сок кына түгел, тәмледән-тәмле соус, кетчуп та ясарга мөмкин, дип яза «Интертат».20180909_102254Сливадан джем. Шикәре бик аз гына күләмдә булган хуш исле джем килеп чыга.
Джем өчен: 2 кг өлгереп җиткән слива, 10 аш кашыгы шикәр комы, 2 корица таягы.
Сливаны юып, төшен алабыз. Җимешне шикәр комы һәм корица белән бергә кәстрүлгә салып, кайнатып чыгарабыз. Салмак кына утта, болгата-болгата, 20 минут кайнатабыз. Шуннан җимешләрне иләк аша үткәрәбез. Салмак кына утка куеп, тагын 40 минут чамасы кайнатабыз. Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз.
Сливадан повидло. Аны десерт яки пирог эчлеге сыйфатында кулланырга мөмкин.
Повидло өчен: 3 кг слива, 3 кг шикәр комы, 1,5 стакан су.
Сливаны юып, төшен алабыз да кәстрүлгә салабыз. Суга шикәр комы кушып, ширбәт кайнатабыз. Ширбәтны җимеш өстенә агызып, 2 сәгать тотабыз. Шуннан салмак кына утка куеп, кайнатып чыгарабыз. Төнгә суытырга калдырабыз. Иртә белән яңадан утка куябыз: кайнап чыккач, салмак кына утта тагын 10 минут кайнатып алабыз. Тулысынча суынгач, кабаттан ике тапкыр шулай эшлибез. Кайнар повидлоны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябабыз.
Сливадан соус. Теләсә кайсы аш-суга үзенчәлекле һәм бик тәмле тәм өсти.
Соус өчен: 2 кг слива, 1 баш суган, 1 тырнак сарымсак, 3,5 стакан шикәр комы, 2 стакан алма уксусы, 1 аш кашыгы гәрчич порошогы, 1 аш кашыгы төелгән имбир, 1 чәй кашыгы төелгән корица, 1 чәй кашыгы төелгән кызыл борыч, ярты чәй кашыгы төелгән канәфер.

Сливаның төшләрен алабыз. Йомшагын суган һәм сарымсак белән бергә блендерда изәбез. Килеп чыккан катнашманы калын төпле кәстрүлгә салабыз. Калган ингредиентларны өстәп, кайнатып чыгарабыз. Әледән-әле болгатып, 1-1,5 сәгать чамасы пешерәбез. Кайнар соусны стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән борып ябабыз.
Сливадан кетчуп. Өлгереп җиткән сливадан бик тәмле һәм гаҗәеп дәрәҗәдә хуш исле кетчуп килеп чыга.
Кетчуп өчен: 1 кг слива, 2 баш сарымсак, 2 аш кашыгы кипкән укроп, 2 чәй кашыгы кипкән бөтнек, 3 чәй кашыгы төелгән кориандр, 0,5 чәй кашыгы төелгән кызыл борыч, тәменә карап тоз.

Сливаны урталай бүлеп, төшен алабыз һәм сулы кәстрүлгә салабыз. Йомшарганчы, пешерәбез. Суын сөзеп, сливаны шушы ук кәстрүлгә иләк аша үткәрәбез. Килеп чыккан пюрены салмак кына утта куерганчы пешерәбез. Пешеп чыгарга 1-2 минут кала, ваклап туралган сарымсак, тәмләткечләр (шул исәптән кипкән яшел тәмләткечләр) һәм тоз өстибез. Әзер кетчупны банкаларга тутырып, суыткычта саклыйбыз.
Үз согындагы слива. Шикәр комын сливаның ни дәрәҗәдә татлы-тәмле булуыннан чыгып алырга кирәк.
Ингредиентлар:: 2 кг слива, 0,5 кило шикәр комы (слива тәмам өлгереп җиткән, бик тәмле булса).
Сливаны юып, суын саркытабыз. Төшен алып, өстенә шикәр комы сибә-сибә, банкаларга тутырабыз. Банкаларны кайнап торган суга утыртып, стерильләштерәбез. Сливалар төпкә утыра башлагач, банканы тутыру өчен, җимешләрне өстәп торабыз. Стерильләштерү барышында сливаның согы чыгачак, шикәр комы эриячәк. Шуннан банкаларны тимер капкач белән ябып, астын-өскә әйләндереп куябыз. Өстенә җылы әйбер ябып, бер тәүлек тотабыз.
 
Фото: Гөлүзә Василова

Комментарийлар