Логотип «Мәйдан» журналы

Слива төшен алмыйча гына компот кайнатырга ярыймы?

Компот кайнатканда сливаның төшен алмыйча гына салырга ярыймы икән? «Челнинские известия» сайтына сылтама белән «Интертат»та шул уңайдан киңәш чыкты.Сливадан компот ясауның популяр рецепты мондый. Өч...




Компот кайнатканда сливаның төшен алмыйча гына салырга ярыймы икән? «Челнинские известия» сайтына сылтама белән «Интертат»та шул уңайдан киңәш чыкты.
plum-1898196_960_7201




Сливадан компот ясауның популяр рецепты мондый. Өч литрлы банканың өчтән берен слива белән тутырып, кайнар су салалар. Аннары суны кире бушатып, шуңа стакан ярым шикәр комы өстиләр дә кайнатып чыгаралар. Шушы сыеклыкны кабат банкага салып, капкачын яхшылап ябып куялар. Бу рецептта сливаның төшләрен алып ташлау мәҗбүри түгел. Төшен алмасаң, җимешләр бөтен килеш тора, боткага әверелми.




Ләкин мондый компотны бер елдан артык сакларга ярамый. Слива төшендә синиль кислотасы була. Вакыт узу белән ул төштән җимешнең йомшагына чыга башлый. Шулай итеп, бу сыеклык сәламәтлек өчен куркынычка әверелә.




Төшен алмыйча ясалган слива компотын бер елдан артык саклый күрмәгез, диелә бу хәбәрдә.



 
Фото: https://pixabay.com

 

Комментарийлар