Логотип «Мәйдан» журналы

Склероздан шәп чара бар!

Ул хәтерне яхшырта, баш, колак шаулаганда да ярдәме тия.Хәзер хәтер начар булудан өлкәннәр генә түгел, яшьрәкләр дә зарлана. Организмны гел генә дару белән сихәтләнүгә күнектергәнче, авырудан табигать...

Ул хәтерне яхшырта, баш, колак шаулаганда да ярдәме тия.


Хәзер хәтер начар булудан өлкәннәр генә түгел, яшьрәкләр дә зарлана. Организмны гел генә дару белән сихәтләнүгә күнектергәнче, авырудан табигать нигъмәтләрен дә кулланырга мөмкин. Мәсәлән, склероз авыруының билгеләре сизелсә, кызыл тукранбаш чәчәге (клевер) төнәтмәсе ярдәмгә килә. Моның өчен 4 аш кашыгы тукранбаш чәчәгенә ярты литр аракы коеп, ике атна төнәтәләр. Аны сөзгәч, төшке аш алдыннан яки кичен 2 аш кашыгы эчәләр. Дәвалану курсы — 3 ай. Шулай ук баш, колак шаулаганда тукранбашны сабагы белән төнәтеп, көненә 2-3 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр.


Картлык склерозы вакытында миләш кайрысы хәлне беркадәр җиңеләйтә. 200 грамм кайрыга 2 тулы стакан кайнар су салып, 2 сәгать сүрән утта кайнаталар. Аны ашар алдыннан 1-2 аш кашыгы эчәләр.

Хәтере начар булудан зарланган кешеләргә тагын бер киңәш: һәр көнне иртән ач карынга су эчегез. Шуны да искә алыгыз: үләннәр белән дәвалану алдыннан табиб белән киңәшләшергә кирәк.




Комментарийлар