Логотип «Мәйдан» журналы

Ситдыйков Мирзанур Ситдыйк улы

Кадерле әткәем, Ситдыйков Мирзанур Ситдыйк улы Актаныш районы Күҗәкә авылында туып үскән. Ул 1943 елның 10 гыйнварында хезмәткә чакырыла. Ефрейтор, ракета һәм артиллерия гаскәре радиотелеграфисты 57 у...

Кадерле әткәем, Ситдыйков Мирзанур Ситдыйк улы Актаныш районы Күҗәкә авылында туып үскән. Ул 1943 елның 10 гыйнварында хезмәткә чакырыла. Ефрейтор, ракета һәм артиллерия гаскәре радиотелеграфисты 57 укчы полкта автоматчы, аннары пулемет-артиллерия батальонында радиотелеграфист, 44 пулеметчы-артиллерия полкында заряжающий (коручы) була.
elfiya-apa-etise
Бөек Ватан сугышы елларында Җиңүгә зур өлеш керткән, канлы яу дәһшәтен кичеп, тыныч тормышта бары тик 62 яшенә кадәр яшәп мәңгелеккә күчкән Мирзанур Ситдыйк улы һәм сугыш чорының бар авырлыгын үз йөрәге аша кичергән, җиде балага гомер биреп, тәрбияләп үстергән Тыл Ветераны, газиз әнкәем Гөлсем Мөхәммәтвәли кызына, нәкъ аларныкына охшаш язмышка ия миллионлаган илдәшләребезгә, Тыл Ветераннарына багышланган поэмадан өзек. Тулысы белән «Мәйдан» журналының май саныннан укый аласыз.
elfiya-apa-enise
ӨММЕГӨЛСЕМ

* * *
Авырлыкны җиңәр көч һәм дәртне
Ниләр өсти япь-яшь күңелгә?
Саф мәхәббәт хисе йөрәгеңне
Әсир итсә, гомер тирәгеңне
Былбыл бизи, җырга түгелә.
Гөлсемгә дә сөю кошы килде:
Сайрап кунды күңел талына.
Мирзанурның күз ташлавын сизә,
Карашлары үзәкләрен өзә,
Йөзләрендә ялкын кабына.
Чандыр буйлы, кара күзле егет
Үзе тыйнак, үзе җор телле.
«Шахта» җырын җырлап җибәрә дә,
Бар уеңны җилгә җилгәрә дә,
Гашыйк итә чая күңелне.
Яшьләр йөзек салыш уйный. Егет
Йөзек сала кызның учына.
Сикереп чыгар сыман ярсу йөрәк,
Инде хәзер җәза үтәү кирәк,
Җырлый Гөлсем, җаны очына.
Җырда аңлашалар. Шушы кичтә
Вәгъдә бирә Гөлсем ярына.
Салкын кышның башы. Хушлашалар.
Сөю кошы кышны ничек кышлар,
Егет китсә сугыш кырына?
Унсигезе тулган Мирзанурны
Көтә алда солдат хезмәте.
Сөйгәненә гомер, уңыш юрап,
Озата кыз. Кайтырмы ул урап?
Илдә сугыш. Гомер кыйммәтме?!
Мирзануры морзе әлифбасын
Онытмаслык итеп ятлаган.
Ефрейтор ул – өлкән телеграфист.
Яу кырында ятып кала фашист.
Солдат биргән антын аклаган.
Миллионлаган корбан белән илләр
Түли тыныч тормыш бәясен.
Көнчыгышта, кояш чыккан чакта,
Чик сакчысы уяу тора сакта,
Сизми калмас дошман хәйләсен...

 

Әлфия СИТДЫЙКОВА


Фото: Әлфия Ситдыйкованың шәхси архивыннан

 
#БессмертныйПолкРоссии #БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолкОнлайн
#ҮлемсезПолкРоссия #ҮлемсезПолкТатарстан #ҮлемсезПолкОнлайн

Комментарийлар