Логотип «Мәйдан» журналы

Сириянең һава оборонасына каршы ракетасы Россиянең Ил-20 самолетын бәреп төшергән

Сириянең һава оборонасына каршы С-200 комплексы ракетасы Россиянең Ил-20 самолетын бәреп төшергән. Россия Оборона министрлыгының рәсми вәкиле Игорь Конашенков шулай дип белдергән. Бу хакта РИА Новости...

Сириянең һава оборонасына каршы С-200 комплексы ракетасы Россиянең Ил-20 самолетын бәреп төшергән.
Россия Оборона министрлыгының рәсми вәкиле Игорь Конашенков шулай дип белдергән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Кичә 23.00 сәгатьтә Урта диңгез акваториясендә Россия самолеты белән элемтә өзелгән. РФ Оборона министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, 14 экипаж әгъзасы утырган самолет Урта диңгез яр буеннан 35 чакрым ераклыкта булган.
Оборона министрлыгында белдерүләренчә, нәкъ шушы вакыт аралыгында диярлек Израильнең F-16 истребительләре Латакиядәге Сирия объектларын утка тоткан, Франциянең «Овернь» (Auvergne) фрегаты исә ракеталар җибәргән. Әмма Франция Кораллы көчләре вәкилләре Россия самолеты юкка чыгуга катнашы булуларын кире какты.
Фото: ru.wikipedia.org
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/18/171779/

Комментарийлар