Логотип «Мәйдан» журналы

СИРИН

Шагыйрь Сирин (Мөхәммәдсәйрин Хәниф улы Батыршин) 1896 елның 14 декабрендә Ютазы районы Кәрәкәшле авылында крестиян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары Бәйрәкә авылындагы атак...

Шагыйрь Сирин (Мөхәммәдсәйрин Хәниф улы Батыршин) 1896 елның 14 декабрендә Ютазы районы Кәрәкәшле авылында крестиян гаиләсендә туа.


СИРИН_1934


Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары Бәйрәкә авылындагы атаклы «Гобәйдия» мәдрәсәсен тәмамлый. Туган ягындагы авылларда башлангыч мәктәпләрдә балалар укыта. 1918 елда Бөгелмәдәге өчьеллык педагогия курсларына укырга җибәрелә. Анда ул җәмәгать эшләрендә актив катнаша: комсомолга керә, авылларда комсомол ячейкалары төзүдә башлап йөри, иҗат итә. Үзенең ялкынлы, революцион эчтәлекле шигырьләрен Бөгелмә («Якты юл»), Самара («Яңа көч»), Казан («Эшче»), Төмән («Кызыл шәрык») газеталарында бастыра.
1921 елгы ачлык Сириннәр гаиләсенә зур кайгы алып килә: әнисе көзән җыеруы авыруыннан вафат була, әтисен акгвардиячеләр кыйнап үтерә.
1922 елда Сирин Казанга килә, Татар рабфагында укырга керә. 1925 ел ахырында укуын тәмамлагач, бер ел чамасы Бөгелмәдәге «Сабанчы» газетасында эшли; аннан яңадан Казанга килеп, 1926 елның көзендә Көнчыгыш дәүләт педагогия институтына укырга керә. Яшь шагыйрьләр Һ.Такташ, Г.Кутуй, Х.Туфан, Ф.Кәрим һ.б.лар белән таныша, иҗат офыклары тагын да киңәя. 1928 елда ул Татар пролетар язучылары ассоциациясенә әгъза итеп кабул ителә. Әмма, әдип үзенең истәлекләрендә язганча, ул 1927 елда ук кулга алына һәм утыз көн буе Черек күл төрмәсендә утырып чыга. Шуннан соң ул даими рәвештә күзәтү астында яшәргә мәҗбүр була.
1929 елда педагогия институтын тәмамлагач, Сирин бер ел Казанда М.Вахитов исемендәге мәктәптә укыта; 1930–1935 елларда Татиздатның авыл хуҗалыгы бүлегендә редактор вазифасын башкара. Нәкъ шушы елларда Сириннең иҗаты киң колач ала: татар халкының ул иң көчле, иң үзенчәлекле һәм популяр шагыйрьләренең берсенә әверелә. 1928–1929 еллардан алып, аның иҗатына совет чынбарлыгының кайбер якларын тәнкыйтьләү мотивлары килеп керә. Ул җәмгыятьтәге тәртипләрне сатира утына алган «Паганини», «Ат кәмите», «Күтәрик бокалларны», «Сталинга эпиграмма» кебек шигырьләр, «Ана», «Сириннең сугышка каршы Конгресста сөйләгән беренче рече» исемле поэмалар иҗат итә. Әлбәттә, мондый әсәрләр ул чордагы власть вәкилләре тарафыннан читтә кала алмый. 1935 елның 22 августында Cирин һәм тагын берничә язучы (Ә.Айдар, Г.Ризванов, И.Кули һ.б.) кулга алына. Аларны, контрреволюцион оешма төзеп, Советларга каршы пропаганда алып баруда гаеплиләр. Бик озак сорау алулардан соң, 1936 елның 31 гыйнварында Сирин, махсус киңәшмә карары нигезендә, биш елга Сиблаг лагерына озатыла. Үзенең сөргендәге тормышын әдип «Минем тәрҗемәи хәлем» дигән истәлекләрендә тасвирлый.
1940 елның көзендә Сирин, сөрген срогын тутырып, иреккә чыгарыла. Аннан ул чын мәгънәсендә бетеренеп, хәлсезләнеп, ябыгып кайта. Бераз хәл алгач, үз теләге белән Бөек Ватан сугышына фронтка китә. Смоленск юнәлешендәге дәһшәтле сугышларда катнаша. 1942 елның көзендә, авыр контузия алып, Кәрәкәшлегә кайта. 1942–1943 елның кышын авылда үткәрә. Сәламәтләнә төшкәч, колхоз эшенә чыга, ат белән салам ташый. Ә 1943 елның язында яңадан фронтка китә. Шул ук елның ахырында, авыр яраланып, Ташкент шәһәренә госпитальгә җибәрелә. Анда бераз сәламәтләнгәч, туган авылына кайта, яңадан колхозда эшли башлый. «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакарь хезмәте өчен», «Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгы» медальләре белән бүләкләнә.
1946 елдан башлап Сирин Баулы районы үзәге Акбуа поселогында яши. Колхоз аны берьеллык умартачылар курсына укырга җибәрә. Курсны тәмамлагач, ул башта Кәрәкәшледә, аннан Ташкичү авылында умартачы булып эшли. Хезмәттәге уңышлары өчен ике тапкыр Баулы район хакимиятенең Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Сирин Татарстан АССР Югары Суды Президиумының 1957 елның 13 июнь карары нигезендә реабилитацияләнә.
Сөргеннән кайткач та, Сирин каләмен ташламаган. Архивта аның сөргеннән соң иҗат ителгән туксан шигыре, биш проза әсәре сакланган. Хәтта сөргеннән кайткач та, ул сатирик әсәрләр язудан туктамый: аеруча мәсәл жанрын җанландырып җибәрә.
Әмма 1962 елда Сириннең авыруы көчәеп китә һәм ул Акбуа туберкулез диспансерында дәвалана. Тормышының соңгы еллары рәхимсез авыру белән көрәшеп уза. Шагыйрь Сирин, озак һәм каты авырудан соң, 1969 елның 23 ноябрендә Акбуада вафат була һәм шул поселоктагы татар зиратына җирләнә. Әдипнең тууына 90 ел тулуны билгеләп үткән вакытта аның каберенә Баулы районы хакимияте тарафыннан барельефы төшерелгән истәлекле таш куелды. Баулыда һәм Кәрәкәшледә Сирин Батыршин исемендәге урамнар бар.

Комментарийлар