Логотип «Мәйдан» журналы

Сираев Мәгъдәнетдин Сираҗетдин улы

Минзәлә (хәзерге Тукай) районы Күзкәй авылы агае Сираҗетдинның ике улы да сугышка китә. 1922 елгы кече улы Имаметдин 1942 елның 26 нчы сентябрендә Ленинград өлкәсендәге Ленспиртстрой поселогында вафат...

Минзәлә (хәзерге Тукай) районы Күзкәй авылы агае Сираҗетдинның ике улы да сугышка китә. 1922 елгы кече улы Имаметдин 1942 елның 26 нчы сентябрендә Ленинград өлкәсендәге Ленспиртстрой поселогында вафат була.


1914 елгы олы улы Мәгъдәнетдин, минем кайнатамның әткәсе, сугышка 1943 елның 23 нче июнендә алына. Волхов фронтонда сугыша ул, шуннан әсирлеккә төшә. Концлагерьда әсирләрдән кан җыялар, Мәгъдәнетдин яугир дә байтак кан бирә. Әсирләрнең ныклыракларын алпавытларга эшкә җибәргәннәр. Нык бәдәнле, сәламәт, көчле бабабызны да бер алпавытка эшче итеп бирәләр. Ул аннан өч тапкыр качарга омтыла, соңгысында француз партизаннары янына килеп чыга. Француз партизаннары составында Германиягә каршы сугышалар. Мөмкинлек булу белән, үзебезнең якка чыгалар. Әй куаналар инде шулвакыт... Тик әсирлектән мең бәла белән котылган яугирләрне безнең якта «чистка» көтә. Аннан штрафбат. 1944нең октябреннән – 1945нең апреленә кадәр Рокоссовский армиясендә сугыша Мәгъдәнетдин. Бабабыз сугыш турында сөйләргә яратмаган, әмма маршал Константин Рокоссовский турында хөрмәт белән телгә алган, аның хәрби сәясәте шәхси составны ничек тә исән калдыруга корылган булуы хакында сөйләгән. Төпчек улы Зиннурны – әткәемне «Рокоссовский» дип башыннан сөя торган булган.
siraev
Дошман камалышындагы объектларны алу штрафбат солдатларына туры килгән. Алар – гүя тере мишень… «Алда немец, артта – үзебезнекеләр пулемет белән тора… Чигенер чама юк иде» – дип искә ала торган булган Мәгъдәнетдин солдат. Менә шушы «иттарткычтан» исән-имин калып, 1945 елның декабрендә кайта ул. Авылның бер чибәре Фатыйма әбекәебез белән 7 бала тәрбияләп үстерәләр.
Мәгъдәнетдин нык бәдәнле, грамоталы-акыллы, көчле рухлы һәм гаҗәп горур кеше булган. Чордашлары олылап аңа «Сираев абый» дип эндәшкән. 57 яшендә дөнья куйган ул. Хәләле Фатыйма әбекәебез дә бакыйлыкта. Бөек Җиңүдә безнең бабабызның да өлеше бар. Аның да яралы язмышы, каны-тәне бәрабәренә яуланган бу җиңү. Яугир Мәгъдәнетдин Сираҗетдин улы Сираевның бүгенгесе көндә 14 оныгы, 24 оныкчыгы бар. Алар аны хөрмәтлиләр, хәтерлиләр!

Лилия ГЫЙБАДУЛЛИНА


Мәгъдәнетдин солдатның оныкчыгы Сираев Закир ерак бабасы турында сөйли.


 
Фото һәм видео Лилия Гыйбадуллинаның шәхси архивыннан

 
#БессмертныйПолкРоссии #БессмертныйПолкТатарстан #БессмертныйПолкОнлайн
#ҮлемсезПолкРоссия #ҮлемсезПолкТатарстан #ҮлемсезПолкОнлайн

Комментарийлар