Мин синсез дә яши ала идем…

Күрмичә дә кояш яктысын,

Белгән булсам, сине юксынудан

Йөрәгемнең шашып ярсыйсын.

 

Мин синсез дә атлый ала идем…

Арымыйча сукмак-юллардан,

Белгән булсам, сәфәремне бүлеп

Кайтасымны үткән еллардан.

 

Мин синсез дә җырлый ала идем…

Отмыйча да кошлар тавышын,

Белгән булсам, моңга күчәчәген

Язмыш юраганның барысын.

 

Мин синсез дә яна ала идем…

Дөрләмичә генә, бер тында,

Белгән булсам, куз-күмергә калып

Сызасымны сөю утында.

 

Мин синсез дә көлә ала идем…

Очмыйча да хыял күгендә,

Белсәм, кыңгыраулар булып

Түгеләсем барын, кимендә.

 

Мин синсез дә яши ала идем…

Чыкмыйча да уртак сукмакка,

Телгә килгән Хәтер сорап куйды:

Тик яшәдем микән ул чакта???

 

Альбина ХӘЛИУЛЛИНА

Фото: https://ok.ru/

 

«Мәйдан» №7, 2020 ел.


Комментарий язарга