Логотип «Мәйдан» журналы

Синоптиклар киләсе кыш турында

Россия Гидрометеорология үзәге директоры вазифасын башкаручы сүзләренчә, 2018 ел ахырына кадәр һава температурасы климатик нормада яки югарырак була.Киләсе кыш салкын булмаячак. Бу турыда Россия Гидро...

Россия Гидрометеорология үзәге директоры вазифасын башкаручы сүзләренчә, 2018 ел ахырына кадәр һава температурасы климатик нормада яки югарырак була.
Киләсе кыш салкын булмаячак. Бу турыда Россия Гидрометеорология үзәге директоры вазифасын башкаручы Дмитрий Киктев сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Якынча фаразлар буенча гомумән кыш каты салкын булмаячак», — дип сөйләде Дмитрий Киктёв.
Шулай ук «экстремаль» кыш булачак дип куркытырга нигез юк, диде ул.
Аның сүзләренчә, 2018 ел ахырына кадәр һава температурасы климатик нормада яки югарырак булачак.
 
Фото:https://pixabay.com

http://tatar-inform.tatar

 

Комментарийлар