Логотип «Мәйдан» журналы

«Синең исемең кушам гөлләргә»

Соңгы яфракРезеда Ахиярова көе Күзләремә соңгы яфрак бага, –Соңгы ядкарь узган көзләрдән.Шул яфрактай китә алмый тора,Көзләре дә быел үзгәргән.Кушымта:Сары яфрак, соңгы яфрак –Сагышлары күңелемдә...

Соңгы яфрак
Резеда Ахиярова көе

 
Күзләремә соңгы яфрак бага, –
Соңгы ядкарь узган көзләрдән.
Шул яфрактай китә алмый тора,
Көзләре дә быел үзгәргән.
Кушымта:
Сары яфрак, соңгы яфрак –
Сагышлары күңелемдә.
Мин үзем дә инде, дуслар,
Шушы яфрак хәлендә.
Күзләремә соңгы яфрак бага,
Гомеремнең моңсу бер мәле.
Өзгәләнеп, гомер агачымда
Талпынасыларым бар әле.
Кушымта.
 

Син – минем җанымның яртысы


Оскар Усманов көе
Син – минем җанымның яртысы,
Яшисең йөрәгем түрендә.
Нур сибеп барасы юлыма,
Балкыйсың күңелем күгендә.
Кушымта:
Мин сине гомерем буена
Ышыклап барырмын җилләрдән.
Өзелсә барасы юлларың,
Үрермен мин күпер гөлләрдән.
Без икәү аерылмас пар канат –
Беркем дә керә алмас арага.
Хәсрәтне бүләрбез икегә,
Чит-ятлар тоз салса ярага.
Кушымта.
Дөнья бу. Бармый ул гел тигез –
Шатлык бар тормышта, кайгы бар.
Ал кояш булып мин балкырмын,
Күгеңне капласа болытлар.
Кушымта.
 
 

Дога


Луиза Батыр-Болгари көе
Фирзәр Мортазин көе
Сакла мине бәла-казалардан,
И мәрхәмәтле Ходам!
Сүткән чакта гомер йомгагымны,
Яздырма мине юлдан.
Кушымта:
Күңелем сулганда,
Җанга моң тулганда,
Бер Ходам, мин сиңа тартылам.
Сафлана уйларым,
Яктыра юлларым –
Дөньяда яшәргә көч алам.
Гөнаһларым булса, кичер, Тәңрем:
Яктырсын күңел күгем.
Бу дөньяда беркем дә ул, беләм,
Хатадан хали түгел.
Кушымта.
Тугры дуслар телә миңа, Ходам,
Арала дошманнардан.
Йөрәгемә тирән яра салган,
Ялган, көнчел җаннардан.
Кушымта.
Бәллүр чишмә кебек саф мәхәббәт
Телә миңа Ходаем.
Күкләремдә һәрчак янсын Кояш,
Балкысын тулган Аем.
Иш(е)тәсеңме, Ходам, күңелемдә
Сүнмәсен иман нуры.
Ташламасын Өмет, татлы хыял,
Тынмасын тормыш җыры.
Кушымта.
 

Көземә кил


Илфат Дәүләтшин көе
Көзгә керәм, берьялгызым гына.
Син җәйләрдә әле йөрисең.
Әле һаман җәйнең кочагында
Шәфәкъ нуры булып эрисең.
Кушымта:
Тузганактай тузгып очынасың,
Тыялмыйча шашкын хисләрең.
Кил көземә, кил син, күңелеңә
Җыеп җәйнең соңгы төсләрен.
Күптән сулган чәчәк таҗларыннан
Син һаман да назлар эзлисең.
Үткәннәрне утка яга-яга
Көзләр килгән, ә син сизмисең.
Кушымта.
Кил көземә. Ул үзәннәр, таулар
Безнең хакта күпме сер саклар?!
…Көтеп синең аяк тавышларың
Җиргә ятып тыңлый яфраклар.
Кушымта.
 

Көтәм сине…


Оскар Усманов көе
Илһам Байтирәк көе
Сине көтәм… Шәфәкъ шәүләседәй,
Офыккача сузылсачы хәбәр.
Иңнәремнән таулар төшәр сыман,
«Кай-та-ам» диеп аваз салсаң әгәр.
Кушымта:
Син дип туа миндә һәр яңа көн,
Син дип колач җәям җилләргә.
Сукмакларга синең исемең кушам,
Синең исемең кушам гөлләргә.
Араларда кояш бата мәллә? –
Сузылып ята соңгы күләгәләр.
Синнән алып миңа хәтле ара –
Мәхәббәттән хыянәткә кадәр…
Кушымта.
Көтәм сине, кышын ап-ак карлар,
Көзләр җиткәч сары яфрак булып.
Синнән миңа соңгы хәбәрме ул –
Узып бара инде соңгы болыт.
Кушымта.
Китәсең…
Урал Рәшитов көе
Язлар булып килеп кергән идең,
Көзләр булып китеп барасың.
Ерагая бара, ерагая
Безнең мәхәббәтнең арасы.
Кушымта:
Көзләр булып китеп барасың син,
Соңгы яфрак кебек талпынып.
Йөрәгемдә минем дөрләп яна
Көзге усакларның ялкыны.
Ерагая бара ант-вәгъдәләр,
Серле карашыңның җылысы.
Якыная… сине кочып алган
Күксел рәшәләрнең сулышы.
Кушымта.
Дөрләп яна минем йөрәгемдә
Үткәннәрнең һәрбер мизгеле.
Ул көннәрнең һәрбер мизгеле дә
Килеп табынырдай изгеме?!
Кушымта.
 
Рәмис Аймәт сүзләренә язылган башка җырларны журналның октябрь (№10, 2018) санында укый аласыз.
 
Фото: Елена Ефимова

Комментарийлар