Сине күргән саен җанда

Бер шигырь бөреләнә.

Тамчы гына булган шатлык

Зурая, эреләнә.

Җилкәмнән тау төшеп китә,

Каурыйдай җиңеләям.

Кысыла бөтен көченә,

Тартыла күңел җәям.

Шул чагында, кош шикелле,

Эх, бер очасы килә.

Сөю тулы яшьләремә

Нидер кушасы килә…

…Сине күргән саен, җанда

Бер чәчәк бәреп чыга.

Гөлчәчәкләргә төренеп,

Шигырь ияреп чыга.

 

Ленар ШӘЕХ

Фото: vk.com

«Мәйдан» журналы архивыннан (№9, 2016 ел)

 

 


Комментарий язарга