Төнге клубта

 Көн яктысында соры тау хәрабәләренә охшаган зур сәүдә-күңел ачу үзәге, кич, реклама утлары кабынгач, пәри алыштырган кебек танымаслык булып үзгәрә: меңнәрчә утлар күз кыскалап, кызыктырып чакырып тора. Күңел ачу индустриясе бөтен мөмкинлекне файдалана – төнге клуб төрле чаралар үткәрә, җаның теләгәнен сайла! Зур шоу шимбә-якшәмбеләрдә була. Андый көннәрдә танылган артистларны чакыралар. Күптән түгел генә Митя Фомин, Никита Джигурда һәм «Виа Гра» группасы булып киткән. Гадәттә, публика чуар, вакыт-вакыт студент кичәләре үткәрәләр. Менә бүген дә студентлар күңел ачарга җыелды. Кызу ритмга биегәннән соң ял итәргә уңайлы булсын өчен түрдә, танцпол янәшәсенә, күптөрле шешәләр, фужерлар белән тулган бар һәм өстәлләр тезелгән. Берәүләр бии, икенчеләр тамак чылата. Дәртле музыка бөтен көченә җибәрелгән, шыгрым тулы зал хәрәкәттә… Бераз соңарыбрак килгән озын буйлы, калын җилкәле, җитдирәк кыяфәтле егет, сыра алып, тирә-якка исе китмичә, иренеп кенә залны күзәтте. Дистәләгән, йөзләгән гәүдәләрнең төрле юнәлештә ыгы-зыгы килүе бүген аңа мәгънәсез хәрәкәт кебек тоелды. Килүенә үкенә башлаган егетнең карашы түгәрәк ясап биюче бер төркем студентлар арасындагы уртача буйлы, алтынсу чәчле сөйкемле кызда тукталды. Кыз, дөньясын онытып, һавада очкан кош кебек җиңел хәрәкәтләр белән ләззәтләнеп бии, әйтерсең, бәхет канатында оча! «Клубка беренче килүедер, күренгәне юк иде», – дип уйлады егет. Бушаган бокалын бар өстәленә куеп, бик якын танышы сыман ачык елмаеп, кызлар янына барып басты.

– Сәлам!! Сезнең янда биергә рөхсәт итәсезме?

– Сәлам! Монда бар кешегә дә ирек! – диде кыз, исе китмичәрәк, шулай да бу егетнең кай ягы беләндер башкалардан аерылып торганын искәрде.

sina-jyrym

Кыюлыгы, үзен иркен тотуы, кыяфәте беләнме? «Безнең университеттан түгел, ахры. Бәлки инде студент та түгелдер», – дип уйлады кыз, чөнки егет өлкәнрәк күренде. Кызларның тынычлыгын алырлык матур егет иде ул. Һәркем үзе булдыра алганча бөгелеп-сыгылып, сикергәләп, кайберләре әдәпсез ишарәләр ясап бии; кызу ритмлы музыка биючеләрне дәртләндерә, берләштерә, сихерләгәндәй якынайта. Музыка туктагач, егет, елмаеп:

– Кызлар, сезне нәрсә белән сыйлыйм, туңдырмамы, эчемлекме? Бәлки капкалап алырбыз? – диде.

– Без таныш булмаган кеше белән ашамыйбыз да, эчмибез дә, – диде кыз, янәшәсендәге ахирәте белән елмаешып.

– Ах, зинһар гафу итегез, бөтенләй башымны югалтканмын! Оскар! – дип, кызларның кулын үпте.

– Сәлимә.

– Алсу, – диде дусты.

– Сә-ли-мә! – дип кабатлады Оскар кызның исемен татарча.

– Сез татармыни? – дип аптырады кыз.

– Әйе, әтием дә, әнием дә татар.

– Ә нишләп – «Оскар?»

– Әбием мине Әскәр дип йөртә!

Оскар-Әскәр шампан шәрабе тәкъдим иткән иде, кызлар көлделәр генә:

– Без градуслы эчемлекне танышлар белән дә эчмибез!

Тәкъдимен кабат кире каккач, егет бераз сәерсенде.

– Аңлыйм. Хәзер интеллектуаллар арасында эчү модада түгел.

Алар бары минераль су гына эчте. Моңа кадәр аралашкан кызлар турындагы фикере башкача иде егетнең. Төнге клубка килгән кызларның бу үзенчәлеге егеткә сабыйлык кебек тоелды. Аларның үз-үзләрен тотышы ясалма түгеллеген дә аңлады. Әниләренә тәртипле булырга сүз биреп килгән инсафлы яшь кызлар дип уйлады, үзен иркен, җиңел тотты. Бу сафлык, садәлек гаҗәпләндерә дә, ымсындыра да. Зур коңгырт күзләреннән нур сибелеп торган Сәлимә егетнең күңелен кузгатты, ул аңлашылмаган шатлык, дәрт тойды – кызны үзенә каратасы, игътибарын яулыйсы килде. Ул моңа ирешәчәгенә шикләнми дә: аңа уены-чыны бер! Егет мавыгып киткәнен сизми дә калды! Ошый аңа бу кыз!

Сәлимә дә моны тойды: зур кара күзләр ягымлы елмая, сокланып карый, иркәлиләр! Мәхәббәт көткән яшь кызның йөрәге мондый назга ничек каршы торсын?! Сәлимәгә әле бер егетнең дә болай ошаганы юк иде!

Кызу ритмлы биюләр кабатланып торды. Ниһаять:«Дамский вальс! Дамы приглашают кавалеров», – дип игълан итте ди-джей. Залда, йөрәкләрне дәртләндереп, вальс яңгырады. Оскар Сәлимәнең чакыруын көтә…

Сәлимә кулын егетнең иңсәсенә куйды, егет аның нечкә биленнән кочып, зал уртасына ук очыртып алып керде.

Кызны беренче күргәч тә биюенә сокланган егет:

– Сез әллә бию мәктәбендә өйрәндегезме ? – диде.

Сәлимә, елмаеп, комплиментны җавапсыз калдырды. Гадәттә, егетләр бу сорауны кызларга ошарга, ярарга тырышып кулланалар. Ул чыннан да биергә бик ярата, мәктәптә укыганда ук бию түгәрәгенә йөргән иде. Шуңа да аның гәүдә тотышында балериналарга хас грация, нәзакәтлелек сизелә иде.

Сәлимә бу өермәдә, аяклары идәнгә тияр-тимәс, аккош мамыгы кебек очты, әкренәя төшкәч, егет аны күкрәгенә кысты… Кызга төбәлгән караш бик җитди, җавап көткән кебек иде. Сәлимәгә егет кочагында шундый рәхәт, җиңел иде, әмма телефоны пипелдәп алгач, һушына килде:

– Миңа китәргә кирәк.

Оскар, кызны кочагыннан чыгармыйча, аптырап, күзләренә карады:

– Ничек? – ул кулындагы сәгатенә күз төшереп алды, – әле бит унбер дә тулмаган! Тагын бер генә сәгать?!

Кыз, мөмкин түгеллеген белдереп, баш кына селкеде. Оскар аның кечкенә йомшак кулын кысып:

– Мин сине озатам, ярыймы? – дип, рөхсәт сорады.

Сәлимә, группадашлары янына барып, дусты Алсу белән хушлашты.

Тышта вак кына яңгыр сибәли иде. Кыз курткасының башлыгын киеп куйды.

– Әйдә, минем тачка якындагы тукталышта, – Оскар, яңгырдан ышыклагандай, Сәлимәне иңсәсеннән кочты.

Әллә октябрьнең яңгырлы киче кызны һушына китерде, әллә кыз балада үз-үзен саклау тойгысы уянды, егетнең машинасына утырырга теләмәде.

– Рәхмәт, троллейбус белән кайтам, безнең йорт тукталышка якын. Аннары, йокы алдыннан бераз җәяү йөрү файдалы да…

Егет, тәкъдиме тагын каршылыкка очрагач, бу кызның яңа гына бишектән төшмәгәнен, холкы ныклы икәнен төшенде, сәбәбен аңлады, кыстамады. Троллейбустан төшкәч, байтак араны җәяү атладылар.

Кич тыныч, җилсез, томан кебек кенә вак тамчылар сибәли, йөзне иркәли. Һавага яңгыр, көзге яфрак һәм агач кайрысы исе таралган. Урмандагы кебек… Юеш кара асфальтка алтын парчалар булып сибелгән челтәрле кызгылт-сары өрәңге яфракларын күреп, Сәлимә исе китеп туктап калды, аларга басарга кызганды, купшы чәчәкләргә охшаган яфракларны җыеп, бәйләм ясады, йөзенә китереп иснәде, шатланып көлде! Мондый сихри кичнең әле булганы юк иде!.. Кара бәрхет төнне яктырткан утлар ягымлы, серле… Егетнең кайнар учындагы кечкенә кулы аша кызның йөрәгенә ялкын үрли… Бүгенге дулкынландыргыч кичнең болай тиз тәмамлануын теләмәсә дә, кайтып җиттеләр.

– Бераз гына торыйк инде! – Егет аның кулын кысып куйды.

– Юк, миңа керергә кирәк!

– Ничек инде? Әле бит «детское время»!

Кыз матур итеп көлеп җибәрде:

– Менә шуңа күрә дә миңа керергә кирәк!

Хушлашканда, Оскар тагын Сәлимәнең кулын үпте.

– Рәхмәт, синең белән танышуыма мин бик шат. Син тагын очрашырга каршы түгелме?

Кыз, үзенә төбәлгән сөйкемле йөзгә кыймыйча гына карап:

– Каршы түгел, – диде.

Сәлимә кереп киткәч, егет юлга чыкты. Ләкин бераз атлагач та туктап калды: эх, телефон номерын сорамаган, үзенекен дә бирмәде! Хәзер ничек элемтәгә керә инде? Әле мондый кызны очратканы булмаган икән Оскарның. Алай бик тиз генә яуларлык та түгел, үзенең матурлыгын да, сөйкемлелеген дә белә, холкы да бар.

* * *

Сәлимәгә ишекне әнисе ачты.

– Ничек, күңелле булдымы кичәгез? – дип каршылады Галия кызын.

– Ярыйсы. – Кызының җавабында бик үк канәгатьлек сизелмәсә дә, әнисе, төпченүне урынсыз санап, сораштырмады. Баласының һәр сулышын, кәефен тоеп яшәгән ана сизгән төсмер – Сәлимәнең яңа танышы белән аңлашасы, озаграк сөйләшәсе килүдән иде. Аларның гаиләсендә тәртип шундый: бер-берсенә бик тә сак караш, хәтер саклау, олылау, ышаныч, ләкин ул тәртип бозылырга тиеш түгел – әтиләре кызларын никадәр яратса, таләп тә шундый катгый: ата-ана ышанычын сакларга, кая барсалар да, кичке сәгать унбердә өйдә булырга тиеш!

Сәлимәнең әтисе Илшат авылда туып-үсте. Аны әти-әнисе нәсел-нәсәптән, ата-бабалардан килгән гореф-гадәтләрдә тәрбияләделәр, шул югары әхлак йогынтысында үстеләр. Аннары, Илшатлар үскән вакыт башка заман иде, менә хәзер – егерме беренче гасыр алып килгән афәтләрдән яшьләрне ничек сакларга?! Ләкин, «бүредән курыксаң, урманга барма», дигәндәй, кызларны да өйдә бәйләп тотып булмый. Сәлимә үсеп, буйга җитте, төпчекләре Фирүзә дә апасын куып бара.  Үзара ышанычлы мөнәсәбәтләр генә сөекле кызларын хәвеф-хәтәрләрдән саклар, дип өметләнәләр, кызлары белән бу турыда бер генә сөйләшмәделәр.

Сәлимә кайтып кергәндә, өйдәгеләр йокларга җыена иде. Апасын түземсезлек белән көтеп алган Фирүзә:

– Йә, ничек? Күңелле булдымы? – дип каршылады.

– Ә син ничек уйлыйсың? – кыз серле генә елмаеп куйды.

– Егетләр алдыңа утын өемедәй ауганнардыр инде! Кайда киптереп ысларбыз икән ул мәхлукларның башларын?!

Сеңлесе бу арада Джек Лондонның маҗаралы әсәрләрен укып хыяллана иде. Апасының кулындагы яфраклар бәйләмен күреп:

– Тукта әле, син үзең дә башыңны югалтканга охшап торасың! Тиле шикелле елмаясың! Ни булды, сөйлә инде!

Бүлмәләренең ишеген ныклап ябып, Фирүзә әле чишенеп тә бетмәгән апасын ашыктырды:

– Ну? Кем белән таныштың?

– Оскар исемле егет белән.

– Оска-ар?! Иностранец?

Сәлимә сеңлесенең сүзеннән рәхәтләнеп көлде.

– Татар!

– Кайда укый?

– Эшли. Адвокат.

– О-о-о! Круто! Ошадымы?

– Ярыйсы.

– Ярыйсымы, дип сорамыйм.

– Ну, ошады инде, ошады.

– Үбештегезме?

Сәлимә сеңлесен шелтәләп алды:

– Син мине кем дип беләсең? Кара аны, үзең борыныңа киртләп куй: беренче очраган егетнең муенына сарыласы булма, кем икәнеңне онытма! Ул егет тәрбияле күренә.

– Тагын кайчан очрашасыз?

– Белмим.

– Ничек инде? Телефоныңны сорамады мени?

– Юк…

– Гаҗәп…

– Ярар, әйдә, йокларга ятабыз. Арыдым мин.

Сәлимә көзге каршына йөзен чистартырга утырды. Ул үзен үтә матурлардан санамый, ләкин бүген көзгедән сөйкемле, мәхәббәтле кыз елмайды: зур коңгырт күзләр, «һаваланыбрак» торган туры борын, кабарынкы тулы иреннәр, атластай шома йөз… Ул бик канәгать, бик бәхетле! Оскар да аны ошатты!

Сеңлесе төпченә башлады:

– Очрашу турында бер сүз дә әйтмәдеме?

– Әйтте.

– Нәрсә?

– Очрашырга син ризамы, диде.

– Ә син?

– Риза, дидем.

– Шуннан? Хәзер ничек очрашырсыз инде? Телефонсыз?

Сәлимәнең кайтып кергәндәге шатлыгы сүрелә башлады. Сораулары белән Фирүзә аны күктән җиргә төшерде. Һәм… Оскар аның турында барысын да белеп бетерми бит…

– Ярар, ни булса да булыр. Йокла! Тыныч йокы! – диде дә юынырга кереп китте.

Ул тиз генә йоклый алмады. Бүгенге кичнең һәр мизгелен күңеленнән кичерде.

 

Көзге урман

Йокыдан уянганда, Сәлимәнең уйлары яңа танышы турында гына иде… Сөйкемле йөзен күз алдына китерә… Аның кочагындагы, карашындагы назны кабат кичергәндәй була… Үзен күрәсе, аның да хисләрен беләсе килә… Чынлап ошатты микән? «Очрашырга ризамы?» – диде. Очрашырлар микән? Кайчан очрашырлар?

Бер көн үтте… Ике көн… Кыз һәр иртәдә егетне очратуына өметләнеп чыга да, университет баскычына җиткәч, як-ягына карый. Килмәгән… И юләр, бер күргән кеше өчен ут йота, дип, үзен тирги! Килмәсә! Кирәге юк!

И мәхәббәт! Сине гөлчәчәкләргә, сандугачлы язларга, тургай җырларына, йөрәктән-йөрәккә сузылган салават күперенә тиңлиләр! Ә менә Сәлимәгә ул көзге кичтә, күңелен канатландырган алтын йолдызлардай өрәңге яфраклары, сәйләндәй вак яңгыр тамчылары, сихри «Вена вальсы» булып килде…

Чәчәк бәйләме тоткан Оскар аны университет алдында каршылады. Сәлимәгә болытлы октябрь иртәсе яктырып киткәндәй тоелды, аның янына, әнә, елмаеп, «кояш» килә! Кызның күңелендә дә кояш кабынды!

Көн яктысында беренче мәртәбә күргән кызга төбәлеп, сынап, бәяләп карады егет, күргәненнән бик тә канәгать калып:

– Сәлам! Ниһаять, очраттым! – Егет чәчәкләрен кызга сузды да яңагыннан үбеп алды. Сәлимә, шатлыгын сиздермәскә теләп, корырак кына исәнләште. Чәчәк бәйләмен йөзенә китереп иснәде. Көзге чәчәкләр, матур булсалар да, хуш ис бөркемиләр иде…

– Кайчаннан бирле көтәм, кайда йөрисең син? Бүген минем ял көне. Синең ничек? Лекцияләрме? Ну, нишлибез?!

– Белмим. Лекцияләргә кермичә булмый, кыйммәтле нәрсәләрне югалтасым килми!

– Әйдә, алай булгач, эшең беткәч очрашабыз?

– Яхшы, беренче яртыда чыгам. Пока!

Оскар, нәкъ вакытында, баскыч төбендә елмаеп көтеп тора иде:

– Киттек!

– Кая барабыз?

– Кая телисең, шунда! – Егетнең шатлыгы йөзенә чыккан: елмая, күзләре көлә, авызын җыя алмый…

– Синең карамакта күпме вакыт бар? Сәгать ничәгә кадәр йөри алабыз? – дип кызыксынды.

– Күпме телим, шул кадәр!

– О-о-о! Прекрасно! Я счастлив! (Егет татарча белсә дә, русча сүзләрне күп куллана иде.) – Йә, нинди маршрут сайлыйбыз? Кино? Ресторан? Урман?

– Урман! Урман! Мин көзге урманны бик яратам!

Танышкан көнне машинасына утырырга базмаган кызның бүген бер шиге дә юк: ул шундый якын, әйтерсең, йөз ел белә!

– Яхшы. Болай эшлибез: хәзер кибеткә кереп, кайбер нәрсәләр алабыз да китәбез. Мин урманда бик матур урын беләм, сиңа да ошар!

Өр-яңа «Ниссан» Лаеш урманнарына таба юл алды. Юллар коры, машиналар күп түгел, ярты сәгатьтән артык үтмәгәндер, нарат, каен катыш урман буендагы ике катлы яңа йорт янында туктадылар.

– Бу – безнең дача, – диде Оскар. – Кыш көне дә яшәргә була, калын бүрәнәләрдән салынган.

Алтынсу төстәге йорт артык зур күренми, ләкин биек, матур, әкияттәге сарай кебек. Ихатасы яшел калай белән әйләндереп алынган.

– Матур коттедж, – диде Сәлимә, сокланып.

– Хәзер әйберләрне кертәбез дә мичкә ягып җибәрәбез. Кофе эчкәч, мин сине экскурсиягә алып чыгармын, биредә бик күңелле урыннар бар.

Ишекне ачып кергәч, өйдә көзге салкынча дымлы һава сизелде. Өй эчтән тагын да матур: ап-ак чыршы диварларда искиткеч нәфис табигый бизәкләр – ботак эзләре күзне иркәли, алардан җылы кояш нуры сибелгәндәй тоела…

– Әйдә, түрдән уз! Кунак бул! Мин хәзер барысын да оештырам!

Кыз бу урман йортының зәвык белән эшләнгәненә игътибар итте: бар нәрсә яңа, монда өйдән арткан иске-москы ташымаганнар.

Егет эшкә кереште: мичтә вак итеп ярылган утын дөрләп янып китте. Өй рәхәт булып җылына башлады. Кибеттән алган ризыкларны өстәлгә урнаштырып, тоз, борыч, тәмләткечләр салып әзерләнгән шашлык итен болгатты, күмер төшкәч, итне суган белән аралаштырып тезеп, барбекюны кыздырырга куйды. Өйгә кызган ит, борыч һәм тәмләткечләрнең хуш исе таралды. Чәйнек тә кайнап чыкты. Оскар, оста итеп, ике кешелек өстәл әзерләде: тәлинкә, пычак-чәнечке куйды, алма белән апельсин юып, тәбәнәк вазага тезде, ипи кисте. Сәлимә аның бар эшкә дә кулы ятып торуына игътибар итте.

– Рәхим итеп утыр, минем эшкә бәя бир! – диде егет, шашлыкны кечкенә подноска бушатып, алтынсу төстәге ит кисәкләре янына суганны алкалап турады, помидор кисте.

Хуҗа өстәлгә караңгы яшел төстәге шешә һәм ике фужер китереп куйды да Сәлимәнең күзләренә бакты:

– Нишлибез? Француз шәрабе.

– Рәхмәт, мин эчмим.

– Бер тамчы да?

– Ярты тамчы да! Сиңа да ярамый – рульдә!

Кара-каршы утырган егет белән кыз икәүдән-икәү генә аулакта бәйрәм итүләренең гадәти түгеллеген, бу очрашуның мәгънәсен тоялар, аңлашу көтәләр… Сүзсез генә бер-берсенә карап елмаялар…

– Иң оста пешерүчеләр – ирләр, дигән сүзнең дөреслеген исбат иттең! Сыйларың искиткеч тәмле булды: шашлык та, кофе да, рәхмәт! Ничек шулай оста итеп пешерергә өйрәндең?

– Безнең өйдә бит әнидән башка кызлар юк, әни мине эшләтә! Бәрәңге дә әрчетә, савытларны да юдырта!

– Әниең әйбәт икән! Сине эшкә өйрәткән!

– Ул кушканны эшләми кара! – Егет, әллә артык әйтеп ташладым, дип уйлады. – Вообще-то, әни үзе пешерергә бик оста, – дип сүзен йомшартты.

– Хәзер өстәлне җыештырып куям, аннан урманга чыгарбыз, – кыз, чөйдәге алъяпкычны киеп, савыт-сабаларны юа башлады. Матур тәлинкәләр, чәнечке-кашыклар юганда, кыз сәерсенде, үзен бер мизгелгә биредә хуҗабикә итеп күз алдына китерде. Егеткә дә шуңа охшаш уй килде:

– Алъяпкыч сиңа бик килешә, син миңа кәләшем кебек тоеласың!

Оскар аны кочаклап алды, күкрәгенә кысып үпте.

– Син ризамы?!

– Ничек??

– Минем кәләшем булырга?! Мин сиңа бер күрүдән гашыйк булдым! Әйт әле, мин дә сиңа ошыйммы?

Мондый тизлек, кызулык белән «кәләш» булудан Сәлимә шикләнде, бераз гына көттереп җавап бирде:

– Ошыйсың…

Егет аны кысып кочып, шашып үбәргә тотынды. Сәлимә егетнең артык кабынуын, кайнар сулышын тоеп, күкрәгеннән этеп, кочагыннан ычкынды. Чәчләрен рәтләгәндәй итте.

– Кемдер мине экскурсиягә алып бармакчы иде?!

– Син миннән куркасыңмы? – диде егет.

– Курыкмыйм.

– Ә нигә тартынасың?

– Ничек әйтим… Мин татар кызы… Шулай тәрбияләнгән.

– Үзеңне саклыйсыңмы?

– Әйе, шулай булсын, ди.

Уенын-чынын бер итеп, тиз генә яшь кыз белән күңел ачарга теләгән егет: «Недотрога… Несовременная», – дип нәтиҗә ясады.

 

Роза Хәбибуллина

Фото: pixabay.com

Беренче бүлекнең дәвамын журналыбызның апрель (№4, 2019) санында укый аласыз.


Комментарий язарга