Логотип «Мәйдан» журналы

Син кайт әле

Син кайт әле дустым, ерак китмә,Кайт әле син Идел буена.Анда сине көтеп балыклар даЯр буенда гына коена.Анда сине көткән су кызларыОзын чәчен тарый басмада.Бөтен гөнаһларың коелырларТуган җиргә аяк ба...

Син кайт әле дустым, ерак китмә,
Кайт әле син Идел буена.
Анда сине көтеп балыклар да
Яр буенда гына коена.


Анда сине көткән су кызлары
Озын чәчен тарый басмада.
Бөтен гөнаһларың коелырлар
Туган җиргә аяк басканда.
Сагынуга түзеп яшәгәнче,
Бер кайтуың илгә – мең шифа.
Үләннәрдә борынгыдан калган
Җанны эретерлек моң шыта.
Син кайт әле дустым, читтә йөрмә,
Сагынуга башка чара юк.
Анда озын толымнарын үреп,
Су кызлары көтә саргаеп.


Рифат СӘЛАХ

Фото:

Комментарийлар